«Яңарыш кертмичә, алга барып булмый»
Тырышып эшләгән җир улларының хезмәт нәтиҗәсе мул уңышлары белән сөендерсен.
Мари Иле һәм Киров белән чиктәш урнашкан «Якты юл» хуҗалыгында моннан ике ел элек булып, язгы кыр эшләре белән танышып узган идек. Биредә хәзер яңа җитәкче — Азат Ганиев. Моңарчы ике дистә елдан артык Тимирязев исемендәге хуҗалыкта баш агроном булып эшләгән Азат Мәгъфурович яңа вазыйфада әле өч кенә ай. Алай да инде хуҗалыкта яңарышлар бар. Алар турында без җитәкченең үзе белән сөйләшеп уздык.
— Безнең көзге культуралардан 76 гектар мәйданда көзге бодай, 155 гектарда арыш бар. Аларның бүгенге көндәге торышы бик яхшы, бер гектарын да бозмадык. Шушы мәйданнарны эшләүдә бераз технологияләрне үзгәртеп, көзгә мул уңыш алырлык итеп үстерергә инде. Әлеге хуҗалыкта моңарчы яфрактан тукландыру һәм авыруларга каршы көрәш эшләре бер генә тапкыр үткәрелеп килгән, безнең максат — хәзер өч тапкыр эшләү.
Язгы кыр эшләренә ашламаны тулысынча туплап кердек, барлык күпьеллык үлән мәйданнарына 100 процент ашлама кертә алдык. Безнең хуҗалыкта бишенче елгы күпьеллыклар бөтенләй юк, дүртенче елгылар да аз гына. Шуңа күрә ашламаны тиешенчә керттек, чөнки ансыз күп уңыш алып булмаячагы көн кебек ачык. Берьеллык үлән мәйданнарын шул килеш калдырдык, үзебезгә җитәрлек булсын дип, чөнки сенаж буенча запассыз чыгабыз. Люцерна гектарларын да быел гына үзгәртеп булмый, шуңа да ике укосыннан да сенаж салырга дип планлаштырабыз. Өч укос ала алсак, бигрәк тә яхшы була инде. Кукуруз мәйданнарын арттырган идек, әле тагын да артыр дип торам, чөнки керә алмаган сазлы басулар бар, аларга да кукуруз чәчәргә планлаштырабыз. Бүгенге көндә терлек азыгын кирәгенчә һәм запас белән дә әзерләү төп бурычыбыз булып тора.
Бездә шушы май суыкларында иң салкыны минус сигез градус булды. Агроном булып 21 ел эшләп, мондый елны күргән булмады. Салкын булса бер яки ике көн була иде дә, бетә торган иде, монда хәзер атна буена сузылды. Инде игеннәр тишелеп чыгып киләләр, борчаклар да, җитен дә. 5 майда эш тукталган иде, аннан соң бер атна диярлек эшләп булмады, 11 майдан яңадан эшкә керештек һәм бүгенге көнгә (без хуҗалыкта 14 май көнне булдык — З. Ф.) 80 процент мәйданнар чәчелде. Күп җир калмады, бераз мәйданда кукуруз, бодай һәм солы чәчәсе бар. Бөртеклеләрне бик сатып булмас, дип борчак культурасының мәйданнарын арттырдык. Җитенне дә биредә тәүге тапкыр үстерәбез, узган ел Тимирязев исемендәге хуҗалыкта үстереп караган идек инде, бүгенге көндә бу культурага ихтыяҗ бар, күп чыгым сорамый, чүп үләненә каршы эшкәртсәң, яңадан урып, сугып кына аласы була. Быел без аны 150 гектарда чәчтек. Гомумән, чәчү өчен югары репродукцияле орлыклар алынды, аларны киләчәктә зуррак мәйданнарда игеп, орлык итеп сатуны күзаллыйбыз.
Яңарыш кертмичә, алга барып булмый. Технологияләрне яңарту юнәлешендә эшләр өчен яңа «Kuhn Kosma» маркалы кукуруз чәчкече алдык, аның белән бер басуда эшләп карадык инде. Киләчәктә сыйфатлы кукуруз силосы әзерләү өчен яңа комбайн да алдык. Шулай ук орлыкка алына торган мәйданнарны да арттырдык, терлекләргә үзебездән ашату өчен. Яңа алынган техникаларга килгәндә, ашлама сиптергече алынды, ашламаны вакытында кертеп, эшне башкару өчен бик әйбәт булды. Алга таба да техникаларны яңарту өстендә эшләргә дип торабыз, чөнки яңалык кертмичә булмый. Кичә генә «КВК-800» маркалы терлек азыгы комбайны кайтты. "Krone«фирмасының волкователе шушы көннәрдә кайтып җитәргә тиеш. Шулай ук ашау йөртергә бер «УАЗ» машинасы алдык, чөнки әлегәчә бу эшне белгечләр башкара торган булган. Ул машинаны эшчеләргә эченә кереп ашарга уңайлы итеп, өстәл һәм урындыклар куеп эшләделәр.
Кадрлар ягына килгәндә бераз аксыйбыз, баш мал табибы белән зоотехник юк иде. Зоотехник булып эшләргә бер яшь егет килде, тырышып эшләп китте, ләкин баш мал табибы әлегә юк. Чәчү алдыннан хуҗалыкта ике яшь механизатор эшли башлады, анысы да куанычлы — диде яңа җитәкче.
Кадрлар мәсьәләсе буенча җәмгыятьнең баш агрономы Зөлкәфир Нәҗипов сөенеп: «Безнең шофер-механизаторлар һәрберсе үзебезнеке, читтән килгән түгел. Инде араларында 50 яшьне үткәннәр күп. Шулай да бүгенге көндә һәрберсе ышанычлы, үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара торган шофер-механизаторлар белән эшлибез», — диде.
— Язгы кыр эшләре башыннан егетләребез төрле эшләрне башкарып киләләр. Тырмага дүрт агрегат чыккан иде: «К-744» тракторы белән Нуретдин Гайсин, «К-742» тракторы белән Салават Галеев, «МТЗ-1221» тракторы белән Наил Закиров һәм «БТЗ» тракторы белән Илдар Вафин. Аннан Нуретдин Гайсин белән Илдар Вафин күлти белән аммиак кертүгә күчтеләр.
Бөртеклеләрне чәчүгә өч агрегат чыкты — «МТЗ-1221» тракторы белән Рамил Гыйниятуллин, «МТЗ-82» тракторы белән Илнар Мәгъсүмҗанов һәм «МТЗ-1221» тракторы белән Рифнур Вафин. «МТЗ-80» тракторы белән Илдар Әшрәфҗанов кукуруз чәчүдә. Люцернаны «МТЗ-80» тракторында эшләүче Ришат Шәрәфетдинов чәчә. Җир өлгергәнчә бүген башкара торган эшне иртәгәгә калдырмыйча эшләп барырга тырышабыз. Уҗым һәм күпьеллыкларны тук-ландыруда Рамил Гыйниятуллин эшләде, Илнар Мәгъсүмҗанов ашлама төяп торды.
Ашлама һәм симә-нәләрне вакытында алып чыгып, өзеклек тудырмыйча хезмәт куючы шоферлар — Илшат Әшрәфҗанов, Илдус Гайсин, Ильяс Зарипов, Илгизәр Һадиев, Илгизәр Гыйләҗев, Алмаз Шәйхетдинов. Алмаз Фәйзрахманов белән Рәфыйк Гамбәров дежурда йөрүче шоферлар. Басудагыларга запас частьлар кирәк булса да алар алып баралар, шулай ук обед та алып чыгалар.
Бу чорда амбар хуҗалыгында да эшләр гөрли. Фәнис Низамиев белән Азат Шәрәфетдинов 500 тонна симәнәне агулап, басуга җибәрү эшләрен башкаралар. «Амкадор» белән ашламаны һәм симәнәне Илнур Саттаров төяп җибәрә. Шушы өч егет симәнә белән дә, ашлама белән дә басуда хезмәт куючыларны вакытында тәэмин итеп торалар.
— Гомумән алганда, безнең 3240 гектар җир бар. Язгы кыр эшләре вакытында 1999 гектары чәчелә. Быел басуга беренче тапкыр 14 апрельдә чыктык — 943 гектар күпьеллык үләннәргә ашлама керттек. 24 апрельдә чәчүне башлап җибәрдек, арпа чәчә башладык. Икенче көнне инде кукуруз чәчүгә дә керештек. Бүгенге көнгә 160 гектарда — бодай, 640 гектарда — арпа, 140 гектарда — җитен, 50 гектарда — борчак һәм берьеллык үләннәр 200 гектарда чәчелде. Кукурузның 180 гектарын чәчтек силоска, 30 гектарын орлыкка, тагын 270 гектар чәчәсе бар. Чәчүне бүгенге көндә үк тәмамлап булыр иде, ләкин сазлыклы урыннар бар, андыйларны гомуми җыеп карасак, 300 гектар тирәсенә тулачак, — дип сүзен тәмамлады баш агроном.
Без басуларда йөргәндә ике басуга ашау килде, бездәге ашау бик тәмле, пешерүчеләребез бик уңганнар, дип мактап уздылар шофер-механизаторлар. Пешекчеләр Гүзәл Низамиева, Гөлирә Нәҗипова, Илүзә Зариповага бик зур рәхмәтләрен ирештерде алар һәм бүген нинди тәмле ризыклар белән сыйланырбыз икән, дип алар өчен уңайлыклар тудырып эшләгән «УАЗ» һәм «Газель» машиналарына кереп утырдылар. Чынлап та, тамак тук булса, эшләргә шартлар тудырылса, хезмәт хаклары сөендерсә, эшче көчләргә тагын нәрсә кирәк инде?!
Узган елгы яз тизрәк эшләргә ашыктырса, быелгысы сабыр итәргә өйрәтә. Инде көннәр рәтләнеп китеп, язгы кыр эшләрен вакытында тәмамласыннар иде. Май ае суыклары эзсез калмас, диләр белгечләр. Яхшысына өметләник. Тырышып эшләгән җир улларының хезмәт нәтиҗәсе мул уңышлары белән сөендерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев