Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ЯРАТКАН ЭШНЕ ЯХШЫ ЭШЛИСЕҢ

Техникада эшләргә теләк белдерсәләр, яшьләргә юл куябыз, килсеннәр генә, ди ул.

1981 елдан «Сосна» хуҗалыгында механик, хәзер баш инженер Галинур Гыйбадуллин моннан 30-40 ел белән эшләгән техниканы хәзергесен чагыштырып булмый, басуга 32шәр комбайн чыгарган еллар булды, 32 комбайнчы янында 32 ярдәмчесе дә кирәк бит, дип искә алып узды. Чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлар, йөк машиналарының исәбе 50дән арта иде, ягулык һәм запчастьлар ничек җиткердек икән? Техникада эшләргә теләк белдерсәләр, яшьләргә юл куябыз, килсеннәр генә, ди ул. Соңгы елларда эшли башлаган егетләребез булдыра, безнең киләчәк аларда бит, дип йомгаклап куйды сүзен тәҗрибәле баш белгеч.

Хуҗалыкта мегаферма төзелә башлагач, барлык җир эшләрен, санап бетергесез төзелеш мәшәкатьләрен башкарыр өчен алынган яңа «Амкодор» тракторын Нормадагы профлицейда укып кайткан яшь егет Муллагалиев Илназга ышанып тапшыралар. Сынатмый егет, тырыша. Булдыклы икәнлеген күреп, 2022 елда сатып алынган тагын да куәтлерәк яңа «Амкодор» тракторын да аңа бирәләр. Бүгенге көндә алмаш-тилмәш ике трактор белән канатланып эшли егет, күз тимәсен. Тырыш гаиләдә тәрбия алган шул, әнисе гомер буе сыер савучы булып эшләгән, әтисе хуҗалыкның тырыш механизаторы.

«Сосна» хуҗалыгының мактаулы комбайнчысы Расил Зиятдиновның улы Рүзәл читтә бераз эшләп карагач, туган авылына эшкә кайтырга карар кабул иткән. Бүгенге көндә «КУН-10» агрегаты тагылган тракторы белән терлекчелек комплексында бар эшне карусыз башкарып, җиренә җиткереп эшләп йөри, күз тимәсен, диләр аның хезмәте турында җитәкчеләр. 2019 елда хуҗалыкка эшкә кайткан Диаз Гарипов белән Алмаз Нәҗиповны да ферма территориясендә очраттык. Һәр икесенең дә күңелләре күтәренке, үз эшебезне яратабыз, диләр. Диазның әти-әнисе шушы хуҗалыкта хезмәт куя, әнисе ферма җитәкчесе, әтисе механизатор. – Чәчү вакыты җитсә, басуда инде, культи белән җир эшкәртәм, аннан печән вакыты җитә, сенаж ташыйм, фермада эшлим, – ди Диаз. Алмаз хуҗалыкта да тырыша, гаиләдә дә хәзер төп эшче көч, әнисе алдынгы сыер савучы булып эшли. Киләчәгегезне ничек күз алдына китерәсез дигән сорауга егетләр, туган «Сосна» хуҗалыгында калачакбыз, дип җавап бирделәр.

Туган авылында калырга теләк белдереп, тырышып эшләүче яшьләр һәм аларның башлангычларын һәрчак күтәреп алучы җитәкчеләр булганда авылларыбыз яшәр, хуҗалыкларыбыз ныгыр һәм туган ягыбыз чәчәк атар, дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык