Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы хезмәт – көзге хөрмәт

Чәчүне «Бөрбаш» һәм «Яңа тормыш» беренчеләрдән булып башлады

Быел язның иртә килүе игенчеләрне берникадәр аптырашта калдырды. Басу-кырлардан кар бик тиз эреп бетсә дә, көндез җылы булып, төнгә суыту сәбәпле, хуҗалыклар җирнең җитешкәнен көтәргә мәҗбүр булды. Шул ук вакытта җир улларыннан бер җылы яңгыр явып үтсә иде, дигән өмет тулы сүзләр дә ишетергә туры килә.

Көннәр мөмкинлек бирүгә язгы кыр эшләренә, иң беренче чиратта, дым каплатуга һәм күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыруга керештеләр. Инде бүгенге көндә язгы чәчүне башлап җибәргән хуҗалыклар да бар. Туфрак урыны-урыны белән генә җитешсә дә, әлегә дым булуын исәпкә алып һәм инде төнге салкыннар да бетә дигән һава торышы фаразлавы белән, язгы чәчүне кичектерергә ярамый, дигән фикердә авыл хуҗалыгы белгечләре. Быел безнең районда язгы чәчүгә иң беренчеләрдән (11 апрель көнне – З.Ф.) булып «Бөрбаш» һәм «Яңа тормыш» хуҗалыклары керешкән. Бүгенге көндә инде «Дуслык», «Активист», «Арбор», «Кама», Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Маяк», «Смәел», «Якты юл» хуҗалыклары да алар рәтенә кушылды. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономия буенча баш белгече Ирек Галимов бүгенге көндә район хуҗалыкларындагы эш торышы белән таныштырып үтте.

– Уҗымнарны тукландыру тәмамланды, бары тик Тукай исемендәге җәмгыятьтә генә калды. Әлеге хуҗалыкта хәзергә эш оешмаган. Район буенча караганда уҗымнар сакланышы уртача. Әлегә көн суык булу сәбәпле, бодай уянмады, шуңа төгәл генә бернинди нәтиҗәгә килеп булмый. Уҗымнарның һәлак булуы күзәтелми, әмма алар хәлсезләнергә мөмкин. Шуңа күрә аларны үз вакытында ашламалар белән тукландыру бик мөһим иде. Хәтта көчсезләнгән үсемлекләр дә, вакытында туклану порциясен алып, яхшы уңыш бирә ала. Хуҗалыклар барлыгы 13231 тонна минераль ашлама, аммиак сулары алды. Район буенча уртача алып караганда 1 гектарга 79,1 килограмм ашлама тупланган, бу өлкәдә иң начар эш алып барган Тукай исемендәге җәмгыятьтә ул нибары 1 гектарга 20,5 килограммны тәшкил итә.

Язгы кыр эшләре кысаларында зәб тырмалау 40100 гектар мәйданда башкарылырга тиеш, бүгенге көндә аның 72 % эшләнде. Күпьеллык үләннәр 19227 гектар җирне били, бүгенге көнгә аларның 14300 гектары инде тырмаланган, 10 мең гектарга якыны тукландырылган. 38349 гектар мәйданда язгы чәчү башкарылачак, моңа бөртеклеләр дә, терлек азыгы да керә. Шул мәйданнарның 23428 гектарына бөртекле культуралар чәчү планлаштырыла, шуның 1823 гектарын орлыкка алыначак кукуруз били. Силоска алыначак кукуруз 6760 гектар мәйданда үстереләчәк. Болардан тыш, 500 гектар мәйданда рапс үрчетеләчәк, бу эш белән быел ике хуҗалык – «Кызыл юл» белән «Активист» шөгыльләнәчәк. «Татарстан»лылар 200 гектарга җитен чәчәргә планлаштыралар, – диде Ирек Галимов.

Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор – елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү