Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җиңел булырга охшамаган... Бәяләр арта. Билгесезлек борчый. Әзерлек дәвам итә

Язның тәүге аеның яртысы үтеп китте. Димәк, язгы кыр эшләренә дә ерак калмый.

Әле генә кыр эшләрен тәмамлап, техникаларны кышкы саклауга куеп, басуларны оныткан идек кебек... Бу беренче карашка гына шулай. Районыбыз игенчеләре, белгечләре инде игенчелекнең сезонлы булуын күптән инкарь итте шикелле.

Соңгы елларда бу өлкәдә ел әйләнәсе «хәрәкәт»тә, техникаларны – тагылма машиналарны кырдан кайтуга ремонтлый башлаучылар да, яңа техникалар алу, ашламасын туплау, ягулык-майлау материалларын, запас частьларны алдан-ала кайгыртучылар да бар. Елларның төрлесен күргән җитәкчеләр, белгечләребез шулай эшләүне кулай күрә.

2021 елның язгы кыр эшләре дә җиңелдән булырга охшамаган. Бер яз икенчесенә охшамый, еш кына алдан корган фаразлар да эшкә ашмый. Үткән елгы ирешкән уңышлар да инде үтелгән этап булып калган, барысын өр-яңадан башлыйсы. Дөрес, иткә-сөткә бәяләрнең тотрыклы торуы, ашлыкка, бәрәңгегә бәяләр күтәрелү яхшыга өметләндерсә дә, энергия ресурсларына, техникалар, запас частьларга – барлык төр чыгымнарга да бәяләр тик тормый, киресенчә, акрынлап түгел, шактый сизелерлек үсешкә бара.

Ягулык-майлау материалларына апрель аенда хөкүмәт тарафыннан бер гектарга 20 килограмм исәбеннән ташламалы бәяләр булыр дип көтелә дип бераз тынычлансалар да, соңгы вакытта минераль ашламаларның барлык төренең бәясе дә килограммы биш сумга кадәр артуы уйландыра торган сан.

Билгеле, бу кадәр үсешне берәү дә көтмәгән, әле бит бу ахыргы саннар да түгел. Әлегә хөкүмәт тарафыннан да ашламаларга ярдәм булачагы билгеле түгел. Район хуҗалыклары алдына бер гектар җиргә 85 килограмм тәэсир итү көчендә ашлама туплау бурычы куелганын, әлегә бу санның 73 килограмм гына булуын исәпкә алсаң, хуҗалык җитәкчеләренең, белгечләренең хәлен чамаларга була. Бу очракта алдан аяк киенгәннәр шактый ота.

«Татарстан», Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш», «Кама», «Кызыл юл» хуҗалыкларында бу сан 80 килограмм тирәсе, шул ук вакытта «Игенче», «Смәел», Тукай исемендәге хуҗалыкларга бермә-бер авырга туры киләчәк, аларда минераль ашламалар туплау буенча эш җитәрлек түгел. Әле бит техникаларны ел әйләнәсе төзек тотуга, ремонтлауга, запас частьларга миллионнар кирәк, ел саен яңа техникалар, тагылма авыл хуҗалыгы машиналары алмыйча, паркны яңартмыйча да булмый. Бу – ихтыяҗ. Аларга ел саен шулай ук дистә миллионнар кирәк.

Чәчүлек орлыкка да таләпләр шактый артты: соңгы елларда министрлык беренче репродукцияледән түбән орлыкларны бөтенләй чәчмәскә, элита һәм супер элиталыларга өстенлек бирергә, быел элита һәм супер элиталылар 27 процентка җитәргә тиеш дигән шарт куйган (бездә бу сан 56 процент). Бу юнәлеш тә чыгымсыз түгел. Саный белгән җитәкчеләр боларны инде әллә кайчан чутлап-исәпләп куйган иде дә... Бәяләрнең тотрыклы булмавы бөтен уй-планнарны үзгәртергә сәләтле шул.

– Район җитәкчеләре тарафыннан язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык төр техникалар, тагылма машиналарны ремонтлауны район буенча 1 апрельгә тәмамлау бурычы куелды. Бу срокка сыешырбыз дип уйлыйм, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Эдуард Әхмәдиев. – 19 мартта инде хуҗалыкларда техник күзәтү башланды. Быел бу чарага «Алга» хуҗалыгында старт бирелде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләренә әзерлек бәяләр арта