Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иген игү уен эш түгел яки борчыла-борчыла кан басымнары күтәрелгән (+фото)

Урып-җыюның һәр җирлектә үз үзенчәлеге бар. Әнә, ”Сосна” хуҗалыгына башкаларга караганда бер атнага соӊ калып чыгарга туры килде. Явым-төшем башкаларга караганда хәйран ким булса да, игеннәр өлгереше барыбер соӊлады. Бу техниканыӊ әзерлегенә яисә механизаторларныӊ булмавына бәйле түгел, бары басуларга аммиак суыныӊ тиешенчә, мулдан кертелүе белән аӊлатыла.

Хуҗалыкныӊ алдынгы механизаторы, яӊа “Акросс-5500” комбайнында очынып эшләп йөргән, мактаулы комбайнчысы Расил Зыятдиновны штурвал артында күрмәдек. Борчыла-борчыла кан басымнары күтәрелеп, бераз хастаханә юлында йөри әле, ди аны алыштырган улы Рүзәл. Рүзәл “МТЗ-82” тракторы белән салам-печән пресслый, кирәк булгач, бу эшкә алынган. Комбайн да яӊа, игеннәр дә мулдан, ә шулай да әти сәламәтләнсен дә, үз урынында эшләсен, ди ул. Ярдәмчесе Азат Шәйхетдинов һөнәр лицеен тәмамлаган, алдагы елларда да Расил Зыятдинов белән бергә эшләп, чыныгу алган егет. “КЗС-812” комбайнында эшләүче Тәлгать Зариповныӊ да хезмәт стажы зурдан, тәҗрибәле, үзенеӊ белгәннәрен ярдәмчесе Илнур Вәлиевка түкми-чәчми җиткерергә омтыла. Игенче хезмәтенеӊ нәтиҗәсен күрү зур шатлык икәнен тойса, бәлки туган авылыбызда төпләнеп калыр егет, ди  Тәлгать Зарипов ярдәмчесе Илнур турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев