Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иген икмәк — тир түкмәк

Районыбыз кырларында яңа уңышка нигез салу эше бара. Сабан культуралары чәчүне уңышлы гына башкаручылар исемлегендә бүгенге көндә «Кама» һәм «Яңа тормыш» җәмгыятьләрен мисалга китерергә мөмкин.

«Кама» игенче-механизаторлары: Хәбир Мөхәрләмов «ДТ-75» тракторын иярләп, бүгенгесе көнгә 340 гектар мәйданда, Шәрифулла Төхбәтуллин «МТЗ-1221» агрегатында 215 гектарда, Хәлиф Гафиуллин «МТЗ-82»дә 292 гектар мәйданда арпа, бодай, солы, борчак кебек бөртекле һәм кузаклы культураларны җир куенына иңдерделәр. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә чәчүлек мәйданнарның өчтән бер өлеше чәчелгән инде.
Ә менә «Яңа тормыш» игенчеләре чәчү эшенә 30нчы апрельдә 4 агрегат белән үк керешкәннәр. Алар инде игеләсе мәйданнарның яртысыннан артыгында чәчәргә дә өлгергәннәр. «ДТ-75» маркалы тракторларда Шамил Гыйльманов - 243, ә Рәфкать Гыйззәтуллин 176 гектар, «МТЗ-1221» агрегатында Нурислам Гарифиуллин 351 гектар һәм Илһам Шәрипов «МТЗ-80»дә 226 гектар мәйданнарда нәтиҗәле эш башкарырга өлгерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250