Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенчеләрнең кызу мәле (фото)

Кыр корабларын, дулкындай тибрәлгән иген кырларын күзәтергә кем генә яратмый икән ул.

Көнне-төнгә ялгап, ару-талуны, ялны белмичә хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәренең кызу урак өсте. Көннең һәр сәгате, һәр минуты кадерле булуын беләләр алар. 

Быелгы гадәти булмаган елны мул уңыш алырга хыяллану мөмкин дә түгел кебек, әмма басу-кырларда йөреп, механизаторларның тырыш хезмәтен күргәч, аларга сокланып, горурланып куясың, уңышның югалтуларсыз җыелып алыначагына тагын бер кат инанасың.

Бүген комбайнчылар Аланның арыш кырларында эшләрен төгәлләделәр. Арыш уңышы, арпага караганда югарырак. Ул узган ел өч басуга чәчелде, иртә яздан ашланды, шулай ук корткычларга каршы да эшкәртеп торылды. Тир түккән хезмәтнең нәтиҗәсе күз алдында! Өч басудан бергә уртача 27.4 центнер. 

Суктырыласы мәйданнар күз алдында кими бара. Авылыбыз басуларындагы гөрелте, бүген хезмәт җыры булып ишетелә сыман.

📸 Илдар Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иген