Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Игенче» алдынгылары белән мактаулы хуҗалык (+фоторепортаж)

«Игенче» районыбызда иң зур сөрү мәйдан биләгән хуҗалыкларның берсе. Биредә алты авылның тырыш халкы эшли. Хезмәт кешеләре белән танышу, яңарышлары хакында сөйләшү өчен «Игенче» хуҗалыгына юл алдык

Ел саен әлеге хуҗалык игенчеләре алдынгы урыннарны били, быел район буенча чәчү батыры булып та нәкъ менә «Игенче» механизаторы танылды. Роботлы ферма төзүләре белән дә замана белән бергә атлап баручылар булуларын да күрсәтте алар.

«Игенче» хуҗалыгының баш инженеры Раил Сәгъдиев белән машина-трактор парклары белән танышып йөрибез. Аның берсе Арбашта, икенчесе Түбән Кенәдә урнашкан. Ике якта да паркларның бер өлеше җылытып эшләнгән. Биредә барлыгы утыз дүрт трактор, өч «КамАЗ», ике «ГАЗ-3309», дүрт ашлык җыю комбайны, бер азык җыю комбайны «Ягуар» һәм «Магдон» бар. Техникалар барлык таләпләргә туры китерелеп, кышкы сакланышка куелган. Арада яңа техника һәм агрегатлар да бар.

– Ел саен материаль-техник базаны яңартып торырга тырышабыз, – ди Раил. – Ике ел рәттән яңа «Класс Тукано» комбайннары сатып алдык. Алардан тыш, яңа алынган агрегатлар да бар. Икенче елга чәчү агрегаты һәм кукуруз чәчкече алырга планлаштырабыз, – дип эшләре белән таныштырып үтте баш инженер.

Хуҗалыкта эшләүчеләр арасында яшьләр күп түгел, механизаторларны гына алып карасак та, күбесе 50 яшьләренә якынаеп килүчеләр. Яшьләр авылда калу яклы түгел шул, читкә китеп эшләүне кулай күрәләр, ди Раил. Түбән Кенә гаражында да эшләүчеләр арасында яшьләрне очрату насыйп булмады. Биредә дә теш чыкканнан бирле шушында бит инде без, дип елмаючы абыйлар эшли. Фоат абый Ситдыйков Кенәбаш авылында туып үскән, бүгенге көндә Түбән Кенәдә яши. Утыз елдан артык колхозда эшли ул. Эретеп ябыштыручы да, тимерче дә. Авылга газ кертүче, авыл кешеләрен газлы итүче бит ул, дип мактап узды аны бергә эшләүче Рашит абый Хөсәенов. Без белгәннән тракторда эшләгән Рашит абый да бүгенге көндә техникада түгел инде, ремонт эшләре башкаруда. Икесе бергә барлык тагылмалы агрегатларны чистартып, буяп, кышка әзерлиләр, ә кышын шуларны алып кереп, язгы чәчүгә әзерлек эшләрен башлап җибәрәләр. Болардан тыш алар төзелеш бригадасына да ярдәмгә киләләр, мин килгән көнне дә фермага вентиляция шахталары ясыйлар иде алар.

Төзелеш ягыннан да гел нәрсәдер эшләнә «Игенче»дә. Быелның иң зур эше – роботлы яңа ферма һәм аңа салынган юл. Шул ферма янәшәсенә тагын бер яңа траншея да салырга планлаштыралар, берсе 2020 елның көзендә эшләнгән иде инде. Болар хакында төзелеш бригадиры Рифкать Камалетдинов һәм баш зоотехник Айрат Миңнебаев белән сөйләшеп уздык. – Әйе, чыннан да быел төп эшебез Кенәбаш авылында урнашкан яңа фермада булды. 2020 елның август аенда төзелеш эшләре башланган әлеге объктны быел ел башында кулланылышка тапшырдык, аннан соң аңа бара торган юлларны бетонлап эшләттек. Икенче елга яңадан биредә 300 башка исәпләнгән тагын бер роботлы ферма салуны планлаштырабыз, – дип эшләре белән таныштырды Айрат Миңнебаев.

– Арбашның алты фермасында да бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Мәсәлән, сыерлар басып тора торган идәннәр яңартылды, түбәләр ремонтланды, агарту эшләре башкарылды, өлешчә азык өстәлләре яңартылды. Үлчәү кардалары эшләнде, кечкенә бозауларны ачык һавада тәрбияләү өчен тораклар ясалды. Шулай ук Югары Кенә фермасында ишекләрне төзекләндереп чыктык, тәрәзәләргә поликарбонат куйдык. Бу эшләрне Сергей Максимов, Марат Сәмигуллин, Газинур Гайфетдинов, Раил Хафизов, Тәбрис Гарапшиннар башкарды, – дип башкарган хезмәтләре һәм әлеге эшләрне эшләүчеләр турында сөйләп үтте төзелеш бригадиры.

Хезмәт кешесе эше белән мактаулы. «Игенче» хуҗалыгында эшләүчеләр дә аерым алып караганда челтәрнең бер өлеше генә. Ә бергә эшләп, һәрбер хезмәтне уртак күргәндә алар бер тулаем команда. Көчле команда. Алга таба да шушы бердәмлек югалмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев