Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Игенче» хуҗалыгында республика семинары булды.

Нәселле таналар үстерү белән шөгыльләнүче предприятие, хуҗалык җитәкчеләре килде.

Ни өчен нәкъ менә безнең Балтач районын сайладыгыз? - дигән сорауга Татарстан Дәүләт нәсел берләшмәсе җитәкчесе Илсур Закиров:
- Мондый семинарларны башка төбәкләрдә дә үткәрәчәкбез. Беренче итеп, һәр өлкәдә алдынгы булган Балтачны сайлавыбыз бер дә гаҗәп түгел. Сезнең хуҗалыкларның терлекчелек фермаларында нәсел эше белән дә бик җитди шөгыльләнәләр һәм күрсәтерлек, тәҗрибә алырлык эшләр бар, - диде.
Рәисләре Булат Зыятдинов җитәкчелегендә «Игенче» хуҗалыгы белгечләре һәм терлекчеләре семинарга бик җитди хәзерләнгәннәр, ферма территориясендә, абзарларда, кардаларда идеаль тәртип, санитар нормалар төгәл үтәлә. Мул сөт бирүенә шикләнмичә алырлык көр таналар үсә.
- Килү бушка булмады. Күп яңалыклар күрдек, өйрәндек, - диючеләр шактый булды семинарга килүчеләр арасында. Аерым урыннарны үрнәк итеп фоторәсемгә төшерүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250