Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Игенче" җирлегендә 17 комбайнга бәя бирелде (+фоторепортаж)

Уракка чыгарга санаулы көннәр калып барганда, районыбызда бик күмәк төстә комбайннар парады уза. Бүген төшкә кадәр "Игенче", "Алга", "Сорнай" хуҗалыкларының комбайннары энә күзлегеннән үткәрелде.

Гомумән, быел районыбыз кырларында 97 комбайн эшләячәк, шуның 7се өр-яңалар. Күпчелек хуҗалыкларыбыз "Акрос-550"гә өстенлек биргән, шулай да яңалар арасында бер "Полесье-1218"дә бар.
Парад барышында 3 хуҗалыктан килгән 17 комбайн бик җитди тикшерүләр үтте, монда комбайнчының осталыгы да зур роль уйнавын ассызыклап үтәргә кирәк. Әлеге чара барышында комбайнчылар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар һәм елдагыча тулы җаваплар да ишеттеләр. Инде хәзер комбайнчыларыбыз алдында эшләргә мөмкинчелек туган һәрбер көннең, минутның кадерен белеп, бөртекләрне югалтмый җыйнап алу бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250