Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Игенче" җитәкчесе элекке җитәкчеләрне дә онытмый

Калинин, Рәхимов, "Игенче"... Әлеге хуҗалыклар ничә еллардан бирле я берләшә, я аерылыша хезмәт куя.

Ләкин ничек кенә булмасын, әлеге хуҗалыклар һәрчак чәчәк атып яшәде һәм яши. Моннан берничә ел элек Рәхимов исемендәге хуҗалык белән "Игенче" берләшеп, 6 авыл халкын бер канат астына туплады.
"Игенче" күмәк хуҗалыгының бүгенге җитәкчесе Булат Зыятдинов күп кенә җитәкчеләребезгә үрнәк итеп куярлык шәхес. Һәрбер бәйрәм уңаеннан ул хуҗалыкта тырышып хезмәт куйган кешеләрне олуг хөрмәтләп уза. Ә быел исә, авыл хезмәтчәннәре бәйрәме уңаеннан Калинин һәм Рәхимов исемендәге хуҗалыкларны элек җитәкләгән җитәкчеләрне дә бүләксез калдырмаган. Тормыш иптәше Фирая белән Филсур Хәкимов, Марат Зарипов, Фәрит Әхмәтханов, Ришат Нургалиев, Зиннур Зәйнуллинга күчтәнәч тулы пакетлар өләшеп, әлеге шәхесләребезгә хөрмәтен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250