Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Игенче»дә чын игенчеләр

Күп кенә хуҗалыклар, - әле дымлы, әле өлгермәгән, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә, кыскасы, юк сәбәпне бар итеп игеннәрне җыеп алуга керешүне сузган вакытта «Игенче» хуҗалыгы механизаторлары бүгенге форсатны кулдан ычкындырмыйлар.

8 комбайн бер булып, һәр көнне 120-130 гектардан игеннәрне суктырып, амбарга озаталар. 5 нче август көненә һуҗалык ындыр табакларына 950 тонна ашлык кайтарылды. Шуныӊ 341 тоннасы көзге бодай.
Район сыйфат комиссиясе Карадуган авылы өстендә 100 гектарлы басуда эш кайнаган вакытка туры килеп, комбайнчыларныӊ үз вазифаларына намус белән караганнарын билгеләп үтте. Комбайнерныӊ эшенә карап куелган һәр билгенеӊ акчалата бәһәсе бар, мәктәптәге укучы балалары шикелле игенчеләр дә «бишле» билгесенә тырышалар.
Машиналарныӊ берсе артыннан-берсе, ашлык төяп өзелексез амбар ягына юл тотуыннан басудагы арыш уӊышыныӊ саллы икәнен күрсәтә.
Борчак басуларын да покосларга салуда районда беренчеләрдән булып чыктылар «игенче»ләр. Покосларга салынган борчакны бер-ике көннән инде сугарга вакыт җитә. MAC DON комбайнын төнге сменада эшләтүне җайга салыр вакыт җитте, ди күмәк хуҗалык рәисе Булат Зиятдинов.
Җитәкчелекнеӊ һәр эшне алдан уйлап планнаштырганда, механизаторларныӊ ялны, көне-төнне белмичә тырышып эшләгәндә һәм табигать мөмкинлеген биргәндә «Игенче» хезмәтчәннәренеӊ табыннары мул булыр, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250