Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Игенче"дә... профилакторий төзиләр (+фоторепортаж)

«Игенче» авыл хуҗалыгы мәйданы буенча, районда иӊ эре хуҗалыкларныӊ берсе. Мәйдан ягыннан гына түгел, ә һәр гектар җиргә җитештергән продукция күләме буенча алдынгы урынга чыгу мөһим икәнен монда яхшы аӊлыйлар.

Биредә 2270 мөгезле эре терлек хисаплана, шуныӊ 829ы савым сыерлары. Ел башыннан 85 миллион 90 меӊ сум керем булса, шуныӊ 68 миллион 364 меӊе терлекчелектән. Бу барлык керемнеӊ 81 проценты дигән сүз. Хуҗалык җитәкчелеге сөт савып алуны арттыруны беренче максат итеп куя. Бу, үз чиратында, капитал салымнарны арттыру, нәкъ менә терлек торакларын төзү, көтүлекнеӊ барлык мөмкинлекләрен тулысынча файдалануны күздә тота. Һәр елны районның хуҗалык җитәкчеләре әлеге хуҗалыкта булып, үзгәреш күреп кайталар. Узган ел Кенәбаш фермасында булып, яӊа төзелгән, 300 баш сыерны бозаулатырга мөмкинлек бирүче торак белән таныштылар. Элгәре елны Арбаш авылында 6 айдан 18 айга кадәр тәрбияләнә торган 400 баш тана бозаулар өчен төзелгән терлек торагы белән гаҗәпләндергәннәр иде. Менә быел 120 баш буаз савым сыерын кабул итеп, бозаулатуга исәпләнгән торак төзелеше белән таныштырдылар. Монда инде якынча 15 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган, әле ул дәвам итә. Бу торак белән бергә яӊа туган бозаулар өчен профилакторий төзелә, аныӊ да бәясе 4 миллион сумнан да ким булмастыр. Проектны кайдан алдыгыз, дигән сорауга «Игенче» хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдинов: «Проектныӊ архитекторы баш зоотехнигыбыз Айрат Миӊнебаев, ә мин аныӊ сызымнарын тормышка ашыручы», дип, ярым шаярып, ярым җитди җавап бирде. Әйе, бүгенге көндә финанс чыгымнары тотмыйча гына алга куелган зур бурычларны үтәү гаять авыр мәсьәлә. Юкка гына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчеләргә, мөмкин булганда кредитлар алып, тиз арада савым сыерлары өчен районда ел саен 5-6 мегаферма төзү бурычын куймагандыр.
Шуныӊ белән бергә, терлекчелек өлкәсендә үзебезнеӊ файдаланылмаган мөмкинлекләребез, шуныӊ нәтиҗәсе буларак, алынып бетмәгән керемнәр турында урыннарда аз кайгырталар кебек тоела. Бу фикерне Карадуган мәдәният йортында районда терлекчелекнеӊ 8 айлык нәтиҗәләре белән танышканда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин җиткерде. «Күп очракта без һавада очып, эшкә ашмаган хыяллар белән мавыгабыз. Шул ук вакытта терлекчелектә, бигрәк тә сөтчелек тармагында үзебездән торган гади генә эшләрне башкармыйбыз», диде ул. Бу бигрәк тә терлек азыгыныӊ сыйфаты, технологик чылбырныӊ сакланышы, җибәрелгән кимчелекләрне барлый белмәүдә чагыла, диде. Дөрестән дә, быелныӊ 8 аенда терлекчелек өлкәсендә булган нәтиҗәләр белән танышканда бу сүзләргә нигез бар. 8 айда күмәк хуҗалыкларда 47619 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елныӊ шул чоры белән чагыштырганда 2500 тоннага артык. Әмма шушы чорда 6 хуҗалыкныӊ узган елга караганда да кимрәк сөт савулары булмаса, бу артыклык тагын да зуррак булыр иде. «Дуслык»та - 316, «Труд»та - 206, «Уӊыш» хуҗалыгында 132 тонна сөт кимрәк җитештерелгән. Ел башында хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре белән киӊәшләшеп, үтибез, дип алган йөкләмәләрнеӊ үтәлеше тагын да начар хәлдә. Сөт җитештерү йөкләмәсен 20 хуҗалыкныӊ бары 7се генә башкарып чыга алган. Болар­ - «Сосна», «Сорнай», «Смәел», «Игенче», «Кама», «Алга» һәм «Борнак» хуҗалыклары. 2017 елда районда сөт җитештерү күләме ни өчен түбән, дигән сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ терлекчелек буенча җаваплы белгече Разил Низамиев түбәндәгечә аӊлатты:
- 2016 елга караганда, бу елда 20 хуҗалыкныӊ 11ендә көтүгә таналар кертү гаять дәрәҗәдә начар булды. Район буенча алдагы чор белән чагыштырганда көтүлеккә 152 баш тана ким кертелде.
Ни өчен дигәндә, хуҗалыкларда бозау алуда кимүгә юл куела. 10 хуҗалыкта бу елныӊ 8 аенда, узган чор белән чагыштырганда, 443 баш бозау ким. Бозау булмагач, сөт савуныӊ кимүе гадәти хәл, диде ул.
Киӊәшмәне алып барган Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, үз чиратында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре саннар җыю белән генә мавыкмыйча, урыннарда булып, җибәрелгән кимчелекләрне төзәттерү чараларын да күрергә тиешләр, диде. Ә кимчелекләр, дөрестән дә күп җибәрелә. Терлек азыгыныӊ сыйфаты, аӊа бәйле савым сыерларыныӊ физиологик халәте, һәм шуӊа турыдан-туры кагылышлы һәр сыерныӊ сөт бирүгә булган сәләтен киметмәү мәсьәләләре һәр җитәкченеӊ, һәр белгечнеӊ көндәлек күз уӊында булырга тиеш. Берничә сан китереп үтик: «Татарстан», «Алга» хуҗалыкларында савым сыерларыныӊ 55-54 проценты тәүлеккә 20 килограмм һәм аннан да күп сөт бирә. «Кызыл юл», «Смәел» хуҗалыкларында андый сыерлар саны көтүлекнеӊ 47 процентын тәшкил итә. «Борнак» хуҗалыгында алар савым сыерлары көтүлегенеӊ бары 8 проценты гына. «Якты юл», «Активист», «Уӊыш» хуҗалыкларында 20 килограмм һәм аннан да күбрәк сөт бирүче сыерлар бары 24-22 процент. Шулай булгач, чыгымнарны киметү, югары рентабельле эшләү мәсьәләләренең икътисадый яктан да нигезләнгән булуы кирәк.
Киӊәшмәдә каралган мәсьәләләр күпкырлы һәм аларны тиз арада гына хәл итәргә дә мөмкин түгелдер. Әмма, җыелышта катнашкан һәр белгеч һәм җитәкче, алдагы эшләрен фикерләгәндә, бу мәсьәләләрне игътибардан читтә калдырмасыннар иде. Урыннарда эшне оештырганда һәр юнәлешнең әһәмиятле икәнен аӊлап, киләчәкне дөрес күзаллаганда гына уртак югары максатка ирешергә мөмкин, дип йомгаклады җыелышны район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: