Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенчеләрнең эшләрен бүлмәс өчен... Нишләгәннәр? (+фото)

Чапшар мәдәният йорты артистлары составындагы агитбригада концерт программасы белән Тимирязев исемендәге хуҗалык кырларына чыкты.

Чәчү һәм урып-җыю вакытлары - авыл халкына хас зур әһәмияткә ия вакыйга. Мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригадалар һәр елны игенчеләрнең кәефләрен күтәрер өчен басу-кырларга чыгалар.

"Игенчеләрнең эшләрен бүлмәс өчен, ял вакытына туры китереп  концерт белән чыктык. Безне бик җылы каршыладылар, рәхмәтләр әйтеп, озатып калдылар. Үзебезгә дә бик ошады. Мондый чаралардан авыл хезмәтчәннәре канәгать булып кала икән, безнең өчен иң куанычлысы да, иң мөһиме дә шул инде", - ди агитбригада җитәкчесе Гүзәлия Вәлиева.

Традиция буенча урып-җыю кампаниясе барышында  игенчеләрне илһамландыруларын алар алга таба да дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев