Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Игенче”нең игенчеләре “Раушан”да

Басу-кырларның алтынлыкка күмелгән иң матур чоры хәзер. Кыр корабларының мул уңышлы игеннәр арасыннан йөзеп кенә диярлек йөргәннәрен күреп күңелләр шунда ашкына.

Дөрес, читтән генә караганда җайлы шул аларның эшләре. Чыгып бер генә сәгать алар янәшәсендә йөрсәң дә үзләре генә исән-сау эшләсеннәр диясе килә.
Елның-елында урып-җыю компаниясендә уңышлы эшләүче комбайнчылар белән таныштырып үтәсем килә. “Игенче” хуҗалыгы мәйданнары ягыннан районыбызда иң зурларының берсе булып тора. Ә шулай да басуда бары тик дүрт кенә комбайн эшләп йөргәнен күреп, күңелгә әзрәк шом да керә. Тик басудагы төп җитәкче, һәрбер эшкә күз-колак булып, комбайнчыларга төрле яктан ярдәм итеп торучы Фидаил абый Хәйруллин, безнеке кебек егетләр булганда эштән куркып торырлык түгел, дип тынычландырып куйды.
Бүген алар 135 гектарлы басуда “Раушан” сортлы арпаны турыдан-туры суктыруда эшлиләр. Комбайнчылар Рамил Билалов һәм Раушан Фәйзрахманов “Полесье-12” кыр корабында хезмәт куйсалар, беренче урагында сыналучы “Класс Тукано” комбайнын Алмаз Гарифҗанов иярли, “Нива” комбайны белән Рамил Гарифҗанов идарә итә. Игеннәрне ындыр табагына “КамАЗ” белән Алмаз Исмәгыйлев һәм Ленар Шәфигуллин, “МТЗ-82” тракторында Булат Әхмәтшин ташый.
Маңгай тирләрен агызып, тырышып эшләүче комбайнчыларга уңышлар теләп, алар хезмәтен “Хезмәт”ебездә тулырак яктыртканчыга кадәр дип саубуллашып торабыз.

Фидаил Хәйруллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев