Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенченең хезмәт нәтиҗәсе

Игенчеләребез урып-җыю чорын түземсезлек белән көтеп алып, зур тырышлык белән башкарып чыктылар. Елы да уңдырышлы килеп, эшләр өчен көннәре дә бик яхшы булды.

Игенчеләребезнең тырышлыкларын урып-җыю кампаниясе барышында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да күзәтеп, алдынгыларны һәрчак бүләкләп килде. Әлбәттә, тагын да тырышыбрак эшләр өчен зур этәргеч иде ул комбайнчыларыбыз өчен. Һәм менә яңадан сөенечле хәбәр – районыбызның 19 иң яхшы комбайнчысы 100әр мең сум акчалата бүләккә лаек булды.

ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан август аенда ук “Иң яхшы комбайнчы – 2020” конкурсы игълан ителде. Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу максатларында ел саен уздырыла. Ярышлар объектив булсын өчен техника төркемнәргә бүленеп каралды. Соңгы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Балтач игенчеләре биредә 19 кеше. Менә алар районыбыз данын еракларга танытучы тырыш, уңган комбайнчыларыбыз: “Арбор” хуҗалыгыннан Мәхмүт Фазылҗанов һәм Нурулла Ульданов (икесе дә “Нива” комбайнында эшләде), “Борнак”тан Илдар Шакиров һәм Владимир Якимов (“Нова-340”), “Бөрбаш”тан Нурислам Сабирҗанов һәм Илшат Нотфуллин (“КЗС-812”), “Венета”дан Нурсил Мәннанов (“Акрос-530”), “Дуслык”тан Гадил Хәкимов, Азат Вафин, Юрий Шерстов (“КЗС-812”), “Сосна”дан Тәлгать Зарипов (“КЗС-812”), Раяз Габдрахманов (“КЗС-7”), “Труд”тан Алексей Овчинников (“КЗС-812”), “Якты юл”дан Рифат Бариев (“КЗС-812”), “Яңа тормыш”тан Булат Мөдәрисов (“КЗС-812”), Марат Нигъмәтуллин (“Акрос-550”), “Активист”тан Виктор Федоров (“КЗС-812”), “Кама”дан Рашит Әлтәпов, Илшат Локманов (“КЗС-812”).

Әлеге комбайнчыларыбызны зур тырышлыклар аша ирешкән уңышлары белән ихластан котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгы комбайнчылар