Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Игенче”нең тырыш егетләре (+ фото)

Вымпелның чираттагысын алу өчен Алмаз ничек тырыша, башка игенчеләр басуда эшләгәндә нәрсәгә сөенә

Игенчеләребез әле генә уракка төшкәннәр иде кебек, ә инде берничә көннән урып-җыю бетәчәк дигән сүзләрне ишетеп аптырарлык та, сөенерлек тә. Шөкер, бөртеклеләрне вакытында җыеп, ындыр табагына кайтара алалар.
“Игенче” хуҗалыгының иген кырларында йөрергә бик яратам мин. Туган як, туган җир үзенә тарта күрәсең. Бертуган абыем Раушан Фәйзрахманов та әлеге хуҗалыкта комбайнчы булып эшли, шуңа да аларның хезмәт күрсәткечләре белән кызыксынып, һәрчак күзәтеп барам. Быел районда беренче тапкыр вымпел ике мәртәбә берүк комбайнчыга – Алмаз Гарипҗановка насыйп булды. Өр-яңа комбайнда эшләве, заманча техниканың көчле булуына басым ясап, сөенече белән бүлеште Алмаз. Озак еллардан бирле штурвал артында булучы Рамил Билалов һәм Рамил Гарифҗановларның да хезмәтләрен югары бәялиләр хуҗалыкта.
“Игенче” кырларында соңгы ике елда дүрт “кыр корабы” алтын бөртекле игеннәр арасында “йөзә”. Саннары аз дип карасак та, эшкә өлгерәләр, сыйфат ягыннан да зыян китермиләр, дип эш нәтиҗәсе белән бүлеште Фидаил Хәйруллин. Ул биредә бик хөрмәтле кеше, комбайнчыларга да, комбайннарга да барлык ярдәмне күрсәтеп тора ул.
Вымпелның чираттагысын алу өчен Алмаз ничек тырыша, башка игенчеләр басуда эшләгәндә нәрсәгә сөенә, болар хакында газетабызның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев