Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игеннәр шавына комбайннар тавышы кушыла

Борчакның «Ульяновец» сорты 34 центнер уңыш биргән

«Якты юл» җәмгыяте дә күршеләреннән калышмаган, 4 август көнне көзге бодайны сугу белән уракка старт биргәннәр. – «Скипетр» сортлы әлеге культурадан уртача 34,5 центнер уңыш алдык, – ди хуҗалыкның баш агрономы Зөлкәфир Нәҗипов. – 90 гектар мәйданда борчак бар иде, «Ульяновец» сортыннан – 34, «Аксайский» сортыннан 24 центнер уңыш ала алдык. 242 гектар мәйдандагы арышның уңышы 31,6 центнер булды. Бүгенге көндә игенчеләребез көзге бодайда эшли. «Акрос 595» комбайнында – Рөстәм Закиров, «Акрос 550» дә – Фәрит Хәкимҗанов, «КЗС-812» дә – Рифат Бариев хезмәт куя. Алтын бөртекләрне Илдус Гайсин, Илгизәр Һадиев һәм Илшат Әшрәфҗанов ташып тора. «Кыр кораблары» артыннан бушап калган мәйданнарны «К-744» тракторы белән Нуретдин Гайсин белән «БТЗ 175» тә эшләүче Инсаф Вафин эшкәртеп, чәчүгә әзерлиләр. Саламны пресслау эшен Илдар Әшрәфҗанов белән Ришат Шәрәфетдинов башкаралар. «МТЗ-1221» тракторы һәм чит ил арбасы белән Наил Закиров үзе төяп, үзе ферма территориясенә ташып тора, анда рулоннарны Ильяс Зарипов өеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев