Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра (фото)
Иң беренче игътибарымны җәлеп иткән әйбер — ул «КамАЗ«ның чип-чиста булуы иде.
Бу атнада урып-җыюның барышы белән танышу өчен «Бөрбаш» җәмгыятенә юл тоттык. Әллә без иртәрәк килдек, комбайнчылар әле басуда күренми иде. Ләкин, озак та үтми алар килеп тә җитте һәм эшкә дә кереште.
— Озак тормаслар, туларлар, әйдәгез басуның уртасына бара торыйк, — дип Рамил Дәминов чакыргач, "КамАЗ"га утырып, "кыр кораблары"на таба киттек.
Иң беренче игътибарымны җәлеп иткән әйбер — ул "КамАЗ«ның чип-чиста булуы иде.
— Көн дә иртән кабина эчен юешләп сөртеп алам, — диде шофер.
Техниканы чиста тотуы ул машинасына булган карашны гына түгел, хезмәтендә дә нинди шәхес булуын дәлилли иде Рамил әфәнденең. Өч «КамАЗ» чиратлашып иген кырыннан амбарга ашлык ташып торалар. Хезмәттәшләре — Илдар Сабиров һәм Илдар Юнысов. — Шоферларыбыз һәркайсы үз эшенең остасы, — дип аларның һөнәри осталыгын бәяләп үтте хуҗалыкның баш агрономы.
Озак еллардан бирле хуҗалыкта баш агроном булып эшләүче Искәндәр Гыйльметдинов белән быелгы уңыш турында сөйләшеп алдык.
— Сүзне уҗымнардан башлап китим әле. Арыш уҗымнары әйбәт чыкты, Алан ягындагы 71 гектар мәйданга гына өстәп чәчәргә туры килде. Көзге бодай исә өшеп чыкты. Аның ике участогын да бозып чәчтек. Ел да урып-җыюны көзге бодайдан башлый идек бит инде, бездә «Льговская-4» дигән иртә өлгерә торган сорты аның, аннан 4-6 көннән соң арышка тотына идек. Быел бар да үзгәчә. Арыш җитешмәде быел, арпа җитеште. 25 июльдә урып-җыюга чыктык, арыш ул вакытта 28-30 % дымлылыкта иде, ә арпаны 24 % дымлылык белән суга башладык. Арпаның бездә гомуми мәйданы 810 гектар, шуның әлегә «Нур» сортын сугабыз, «Память Чепелева» сорты торып тора, чөнки ул соңрак өлгерә торган сорт.
Бүгенге көнгә алып карасак (1 август көнге сөйләшү — З. Ф.), уртача уңыш 35,1 центнер булып бара. Инде аерым басуларга тукталып карасак, 52,8 центнер уңыш биргәне дә бар, 24,9 центнер биргәне дә. Бүгенге көндә без Алан ягындагы иң зур басуда эшлибез, ул 277 гектарлы участок. Бу басу уртача 27 центнер тирәсе уңыш бирә. Корылык, эссе һава торышы һәрбер культура уңышына тәэсир итми калмады.
Инде башка культураларга килгәндә, 50 гектар мәйданда борчак бар иде, шуның «Усатый кормовой» дигән сортын сенажга алдык, 38 гектар мәйдандагы «Ватан» сортын әле суктырып алмадык. Арыш 238 гектар мәйданны били. Елына күрә уңышны әйбәт дип бәяләрлек. Корылык бик каты куркыткан иде бит, ләкин язгы чәчү вакытында көннең сүрән торуы туфракта дым сакланырга ярдәм итте. Һәм ул ашлык башак чыгарганчы булып, булачак уңыш өчен дә уңай роль уйнады.
Соңгы биш елда без сукалауны киметтек, аның урынына плоскорез, чизель плуг кулланып эшлибез. Алар туфракны әйләндерми, ә өстән 35-40 сантиметр тирәнлектә көпшәкләндереп бара. Көзге яңгырлар, эрегән кар сулары шуларга кереп тула, ә сукалаган җирдә дым очып бетә. Уңышның төп нәтиҗәсе дип шушылай җир эшкәртүне дә атап үтәсе килә.
Күпьеллыкларның беренче каты көткән кадәр уңыш бирмәде. Икенче катының 70 %ын җыеп алдык, анысы да корылык нәтиҗәсендә тәбәнәк булды. Печәнне вакытында әзерләп, хуҗалыкта хезмәт куючыларга алтышар рулоннан өләшеп чыктык. Хуҗалыкта печән хәзер шуның кадәр күп күләмдә кулланылмый инде, терлекләргә сенаж, силос, фураж кирәк. Кукурузга килгәндә, июньнең 15ләренә кадәр ул бик начар утырды. Халыкның әйтеме дә бар бит, кукуруз Питраудан соң гына нык үсеп китә, дип (культура короткого дня, длинной ночи дип өйрәттеләр безне укыганда да, ди Искәндәр абый).
Июль аендагы яңгырлардан соң, бездә аның берсе бигрәк тә әйбәт яуды — 17 миллиметр, кукурузлар үсеп китте һәм бүгенге көндә аларның торышы әйбәт, — дип эшләренә бәя биреп узды Искәндәр абый.
Игеннәрне суктырып алганнан соң, калган теземнәрдәге саламны өч трактор белән рулонлап та баралар һәм хуҗалыкта эшләүчеләргә өләшәләр. Җитәрлеге булганнан соң, туратып кына баралар, анысы инде ашлама була, ди агроном.
Көзге чәчүгә дигән җирләрне дә инде әзерләп куйганнар.
— 44 гектар пар җире калдырган идек, аңа тирес кертеп, эшкәртеп, әзерләп куйдык. Сукалый торган күпьеллык үлән җирләрен эшкәртеп, уҗымга дип әзерләдек. Берьеллыклардан соңгы мәйданнар да эшкәртелде инде, — диде Искәндәр Гыйльметдинов.
Дәвамы алдагы сәгатьләрдә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев