Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игеннәр өлгерде. Башладык!

Кырларда өмет ителгән мул уңыш сөенә-сөенә эшләргә бер сәбәп

Соңгы көннәрдәге һава торышы әле җәйге челләне хәтерләтсә дә, басу-кырлар инде көзләрнең якында гына булуын искәртә. Сап-сары булып, күзләрне камаштырып утыручы кырлар игенчеләрне көтә.

Коры, эссе көннәр бөртеклеләрнең өлгерешен тизләтте. “Әле атна-ун көнсез уракка төшеп булмас”, – дигәннәр дә, ике-өч көн үтүгә, уракка кереште. Бер ел икенчесенә охшамый, үткән ел игенчеләребез уракка керешә алмый, яңгырлы, салкын көннәрдә ничек эш башларга белми аптыраса, быел ул яктан шөкер итеп эшләрлек. Кырларда өмет ителгән мул уңыш та сөенә-сөенә эшләргә тагын бер сәбәп.

Быел районда беренче бункер ашлыкны “Сорнай” хуҗалыгы комбайнчысы Фирзәр Газизов суктырып алды. “Дуслык” хуҗалыгы исә, үткән җомгада барлык техникасы белән турыдан-туры суктыруга кереште. Һәм беренче көннән үк оешкан төстә эшли башладылар. Сугып алынган мәйданнарда салам җыйнала, җир эшкәртелеп бара. Районда данлыклы, иң өлкән комбайнчыларның берсе Сәлим ага Вафин быел да кырда, улы Азат белән беренче көннән матур нәтиҗәләр күрсәтеп эшли. Гаилә агрегатлары гына да өчәү бу хуҗалыкта. Юрий Шерстов студент улы Алексей белән эшләсә, Гадел Хәкимов югары белем алучы улы Гамил белән инде җиденче сезон бергә ашлык суктыралар. Бу көннәрдә хуҗалыкка яңа “Тукано-450” маркалы комбайн кайтуын көтәләр. Аны мәктәп елларыннан комбайнчы ярдәмчесе, соңрак үзе төп комбайнчы булып эшләгән, техниканың кадерен белүче Расих Кашаповка дип тәгаенләгәннәр.

Шунысы сөендерә: бер-бер артлы башка хуҗалыклар да урып-җыюга уңышлы гына керешеп киттеләр. Нәтиҗәле эшләүче Тимирязев исемендәге, “Бөрбаш”, “Арбор”, “Труд” хуҗалыкларыннан башкалар да калышмас дип көтик. Районыбызда оештырылган ике сыйфат комиссиясе басу-кырларыбызда даими булып, эш барышы белән таныштырып барачак.

Вымпел кемнәргә булыр?

Урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү һәм өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы Рамил Нотфуллин берничә ел инде комбайнчылар арасында  район башлыгы призына махсус ярыш оештыра.

Бу бәйге быел да дәвам итәчәк. Җиңүчене билгеләү гадел булсын өчен, төрле маркадагы комбайннарның эш күрсәткечләре физик берәмлектән шартлы берәмлеккә күчереләчәк (комбайннарның җитештерү куәтенә бәйле рәвештә). Аңа премия һәм “2019 елның иң яхшы комбайнчысы” дигән вымпел тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез: алдагы елларда “Дуслык” җәмгыятенең 71 яшьлек комбайнчысы Сәлим ага Вафин, “Борнак”тан Илдар Шакиров, “Кызыл юл” хуҗалыгыннан Рәфыйк Галиевлар тәүге җиңүчеләр булган иде. Быел беренче вымпел кемгә эләгер?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев