Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игътибар җитми

2021 елның беренче эш көнендә районның хуҗалык рәисләре, терлекчелек тармагы өчен җаваплы белгечләр «Кама» хуҗалыгының Әтнә бригадасына җыйналды

Районның иң төньягында урнашкан бу авылның терлекчелек фермасы соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде. Моннан өч ел элек салынган яңа терлек торагына яңалары өстәлеп тора. Амбар хуҗалыгын ныгыту максатыннан ашлык һәм фураж хәзерләү өчен 7 миллион сумлык бина җиткерелгән. Терлекчеләрнең эш шартларын яхшырту, шуның белән бергә бозау алу, үстерү технологиясен төгәл үтәр өчен 21 миллион сумга 140 башка исәпләнгән бозаулату торагы сафка баскан. Киңлеге  – 29, озынлыгы 84 метр булган бу бинада сыерлар бозаулар алдыннан тәрбияләнә, яңа туган терлек уңайлы, аерым боксларга урнаштырыла. Барлык технологияне үтәү, яшь терлекләрнең үлемен киметү, тиешле тәрбия бирү өчен менә дигән заманча корылма булып чыккан бу. Киңәшмә эшендә катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин кайбер хуҗалык җитәкчеләрен оялтып, 5-6 елга бер шушындый бина салырлык мөмкинлек табарга теләгегез булмады, дип әйтеп алды. «Кама» хуҗалыгына да җиңел булмагандыр, бу бинаны салырга иң элек сазлыклы жирне күтәртү өчен 500 «КамАЗ» машинасы ком һәм туфрак китерергә мәҗбүр булганнар.

2020 ел өчен районның терлекчелек тармагы үсешенә нәтиҗә Әтнә мәдәният йортында ясалды. Бу тармакның төп күрсәткечләрен 2019 ел белән чагыштырып караганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны – 2, савым сыерлар – 4, ат – 5, бозау алу – 3, колын алу – 14, сөт җитештерү – 12, ит житештерү 5 процент үсеш белән булган. Ә шул ук вакытта дуңгыз баласы алу, дуңгыз ите һәм ат ите җитештерү кимрәк.

2020 елда район хуҗалыкла-рында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 38392 башка җиткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 834 башка күбрәк. Мәсәлән, «Татарстан» хуҗалыгында терлекне – 293, «Кызыл юл» – 171, «Активист» хуҗалыгы 132 башка арттыра алдылар. Әмма «Смәел» хуҗалыгында шушы чорда терлекләрне 140 башка киметү аларны бизәми.

Районда атларның баш санын саклау, арттыру буенча алып барылган эшнең нәтиҗәсе саннарда чагыла. Аларның саны 1436 башка җитте һәм бу алдагы елдан 62гә күбрәк. Әмма шул ук вакытта «Алга» хуҗалыгында атларны 26 башка киметү бернинди кысаларга да сыймый. Колын алу 53 башка арткан һәм гомуми баш саны 442 булган. «Дуслык», «Маяк», Тукай исемендәге хуҗалыклар колын алуны 2-2,5 тапкыр арттыра алдылар. «Татарстан», Тимирязев исемендәге, «Яңа тормыш» хуҗалыкларында 42шәр баш колын алганда, «Борнак», «Сорнай» хуҗалыклары ничә еллар инде 7-8 баш колын алу белән чикләнәләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә үзенең дәгъвасын белдерде. Ныклап, кирәк дип тотынганда бу мәсьәлә инде әллә кайчан хәл ителергә тиешле, бары урында кызыксыну, игътибар гына җитми, дип билгеләп үтелде.

2020 елда район хуҗалыклары 97115 тонна сөт савып алдылар, бу узган ел белән чагыштырганда 12 процентка, ягъни 10307 тоннага күбрәк. Бу өлкәдә «Кызыл юл» хуҗалыгы уңганнарын аерым билгеләп узарга кирәк. Алар сөт җитештерүне бер ел эчендә 37 процентка арттырып, 2409 тонна сөтне күбрәк савып алдылар. «Активист», «Арбор», «Борнак», Тукай исемендәге хуҗалыкларда бу тармакта үсеш 20-24 процент булды. Әмма «Алга» хуҗалыгы  алдагы елда җитештергән сөтнең – 85, «Смәел» 90 процентын гына җитештерә алдылар.

Ел башында һәр хуҗалыкка 15 процент үсешне максат итеп алып, сөт, ит җитештерүдә еллык йөкләмә җиткерелгән иде. Кызганыч, районның 11 хуҗалыгы алган йөкләмәләрен үти алмады.

Ит җитештерү йөкләмәсе район буенча 101 процентка үтәлде. Бу юнәлештә 6 хуҗалык үзенең йөкләмәсен башкарып чыга алмады. Ә «Маяк», «Бөрбаш», «Игенче» һәм «Алга» хуҗалыклары ике юнәлештәге йөкләмәләрен дә үти алмадылар.

Район хуҗалыкларында 2020 елда барлыгы 7234 тонна ит житештерелде, бу алдагы елга караганда 347 тоннага күбрәк. «Татарстан» 59 тонна, «Яңа тормыш» 51 тонна, «Якты юл» 47 тоннага итне артык җитештергәндә, «Игенче», «Алга», «Борнак» 24-9 тонна итне кимрәк җитештерде.

Терлекчелек төп акча китерүче тармак буларак, бу өлкәдә җибәрелгән кимчелек-ләрнең нәтиҗәсе аянычлы. Мәсәлән, районда сөтне алдагы ел белән чагыштырганда 10307 тоннага күбрәк җитештерү нәтиҗәсендә хуҗалыклар кассасына 253 миллион сум өстәмә акча керде, шул ук вакытта «Смәел» хуҗалыгы сөтен кимрәк җитештерү нәтиҗәсендә 14 миллион 328 мең сум, «Алга» 12 миллион 115 мең сум акчаларын алып бетерә алмадылар. Ит җитештерүне киметү нәтиҗәсендә «Игенче», «Алга» һәм «Борнак» хуҗалыклары да акчаларын югалттылар.

Хужалык рәисләре, бел-гечләрнең киңәшмә барышында әйтелгән тәнкыйть фикерләрне, тәкъдимнәрне ничек кабул итүләре аларның 2021 елда эш нәтиҗәләрендә күренәчәк.

Сөт җитештерү

Хуҗалык исеме

Ел башыннан савылган тулаем сөт күләме, тн.

2019

2020

2020 елны 2019 ел белән чагыштырганда

% %

+,-

Татарстан

8197

8940

109

743

Дуслык

6093

7130

117

1037

Маяк

4581

5211

114

630

Сорнай

4665

5056

108

391

Тимирязев исем.

5436

6251

115

815

Яңа тормыш

4499

5056

112

557

Сосна

4318

4968

115

650

Якты юл

3295

3546

108

251

Смәел

5714

5128

90

-586

Бөрбаш

5217

5662

109

445

Кама

3558

4130

116

572

Активист

3207

3981

124

774

Игенче

5569

5597

101

28

Тукай исем.

2323

2804

121

481

Труд

3568

3852

108

284

Арбор

2528

3103

123

575

Алга

3303

2803

85

-500

Борнак

3020

3677

122

657

Кызыл юл

6490

8899

137

2409

Уңыш

1230

1321

107

91

Авыл хуҗалыклары буенча барлыгы

86808

97115

112

10307

Крестьян-фермер хуҗа-лыклары буенча барлыгы

681

806

118

125

Район буенча барлыгы

87489

97921

112

10432

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кама