Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игътибар түбән дәрәҗәдә

Яӊа туган яшь терлеккә вакытында сыйфатлы һәм кирәк кадәр күләмдә эчертелгән угыз сөте – ул булачак савым сыерыныӊ тиешле сөт бирүенә турыдан-туры бәйле. Кызганыч, урыннарда бу мәсьәләгә игътибар һаман да түбән дәрәҗәдә.

Район күләмендә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре белән үткәрелгән киӊәшмәдә районныӊ баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов даими чыгыш ясый. Малларныӊ сәламәтлеге, яшь терлекнеӊ үсеше, тиешле вакциналарның вакытында ясатылуы, терлек азыгыныӊ сыйфаты һәм башка күп төрле мәсьәләләр аныӊ чыгышларында җентекләп яктыртыла. Менә күптән түгел аныӊ тарафыннан районда терлекчелекнеӊ 10 айлык нәтиҗәләренә багышланган киӊәшмәдә даими игътибар үзәгендә торган яшь терлекләрнеӊ сакланышы проблемалары күтәрелде. Бу өлкәдә хуҗалыкларга куелган таләпләр нигезендә, һәр яшь терлектән район ветеринария үзәгенә кан анализлары (пробалары) китерелергә тиеш. Октябрь аенда район буенча 963 баш яшь терлек туган, шуныӊ бары 55 процентыныӊ, ягъни 527 баш яшь терлекнеӊ каны анализга китерелгән. «Игенче» һәм Тукай исемендәге хуҗалыклар бер проба да китермәгәннәр. «Сорнай», «Кама», «Борнак» хуҗалык белгечләре дә бу эшкә салкын карыйлар. Шул ук вакытта «Сосна», «Татарстан», «Алга» һәм «Яӊа тормыш» хуҗалыкларында һәр туган яшь терлекнеӊ пробалары вакытында китерү өчен мөмкинлек тапканнар бит.

Урыннардан проба китертү үзмаксат түгел, ди Алмаз Зөлфәтович, бу пробаларныӊ анализлаганда яӊа туган терлеккә угыз сөте эчертелгәнме, юкмы һәм аныӊ сыйфаты тикшерелә. Яӊа туган яшь терлеккә вакытында сыйфатлы һәм кирәк кадәр күләмдә эчертелгән угыз сөте – ул булачак савым сыерыныӊ тиешле сөт бирүенә турыдан-туры бәйле. Кызганыч, урыннарда бу мәсьәләгә игътибар һаман да түбән дәрәҗәдә. Анализдан күренгәнчә, район буенча тикшерелгән яӊа туган терлекнеӊ бары 16 процентына гына вакытында һәм тиешле күләмдә угыз сөте эчертелгән. 37 процент яшь терлеккә эчертелгәне аз күләмдә һәм сыйфатсыз, ә 38 процент терлеккә угыз сөте бөтенләй эчертелмәгән. Терлек үсеп җитеп савым сыеры булып формалашкач, нигә бу сыерларныӊ сөте аз икән, дип аптырыйбыз.

2019 елныӊ 10 аенда хуҗалыкларда үткәрелеп барган «контроль дойка» урыннарда бу эшнеӊ нәтиҗәләрен ачык күрсәтә. «Татарстан» хуҗалыгы савым сыерларыныӊ һәр өчесе тәүлеккә 25 килограммнан артык сөт бирә, «Игенче», «Дуслык» хуҗалыгында һәр дүрт сыерныӊ берсе шушындый нәтиҗәне күрсәтә. Тукай исемендәге, «Борнак», «Арбор», «Активист» һәм «Якты юл» савым сыерларыныӊ 28-24 проценты тәүлеккә бары 10-15 килограмм сөт бирә, әле район буенча 9 процент савым сыерыныӊ тәүлеккә 10 килограмм сөт бирүен искә алсак, зур итеп мактанырга урын аз. Шул ук вакытта гомуми алганда, савым сыерларыныӊ «Кызыл юл» да 66 проценты, «Татарстан»да - 63, «Игенче» һәм «Алга»да 55 проценты тәүлеккә 20 килограмм һәм аннан да күбрәк сөт бирә икән, хуҗалыкларда терлекчелеккә булган карашны бу күрсәткечләр ачык чагылдыра.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы