Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ике атна йокым йокы булмады»

Инде традициягә әверелгән республика күләмендә үтүче «Кыр көне» авыл хуҗалыгы тармагында яңа үзгәрешләр, заманча техника һәм технологияләрне тәкъдим итү урыны гына түгел, ә урыннарда яңалыклар кулланып эшләүче авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең ирешкән уңышларын башкаларга күрсәтү, үз-үзеңне рекламалау мәйданчыгы булып та хезмәт итә.

1-3 июль көннәрендә Лаеш районында күргәзмә эше белән танышкан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу чараның Татарстанның авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, ә илкүләмендә азык-төлек белән тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия  булуын ассызыклап әйтеп узды.

Районыбыздан бу күргәзмәдә төрле төркемнәрдә 10 күмәк хуҗалыктан сөтчелек, терлекчелек юнәлешендә 24 мөгезле эре терлек катнашты. Шулар арасыннан җиңүче булу бәхете «Кызыл юл» хуҗалыгыннан «Лава» кушаматлы савым сыерына елмайды. – Конкурска алдан хәзерләндек, яшермим, чөнки мондый чараларда катнашу тәҗрибәсе бар инде, – ди хужалык рәисе Фердинанд Хәйруллин. Дөрестән дә, Россия күләмендә уздырылган «Алтын көз» конкурсында 2014 елда хуҗалык савым сыеры көмеш медальгә лаек булса, 2015 елда шушы конкурста хуҗалыкның «Пицца» кушаматлы сыеры алтын медаль яулады. 2017 елда «Кыр көне» кысаларында уздырылган конкурста шулай ук бу хужалыкның савым сыерына тиңнәр булмады. Һәм менә чираттагы җиңү.

«Лава» мегафермада тәрбияләнә, бүген ул тәүлеккә 45 литр сөт бирә. Конкурска барыр алдыннан аны Чутай фермасына алып төшеп, аерым әзерләдек, ди мондагы ферма мөдире Вәсилә Мөхәммәтҗанова. Миләүшә Нургалиева, Ризилә Гайфетдинова, Әлфия Җамалиева, Ләйсән Закирова һәм Илгиз Галимуллин ике савым сыерын һәм бер баш тананы конкурста лаеклы катнаштыру өчен ныклап әзерләделәр. Бу фермада столяр булып эшләүче Мөдәрис Рамазановның хезмәтен аеруча мактарга кирәк, ансыз булмый, диләр монда. – Тырыштык та, борчылдык та, үземнең дә соңгы ике атнада йокым йокы булмады, – ди Вәсилә Мансур кызы. Менә шундый тырышлык нәтиҗәсендә генә уңышлар зурдан була шул. «Лава» әле «Иң яхшы имчәк» конкурсы җиңүчесе буларак та таныла, хуҗалыкның тагын бер танасы да дүртенче урынны ала. «Кызыл юл» хуҗалыгы барлыгы 1 миллион 60 мең сум күләмендә төрле җиһазлар алырга сертификат белән бүләкләнә. Сыерларны әзерләүдә актив катнашкан, аларны подиумга алып чыккан хужалыкның мал табибы Рәис Нигамәтшин өчен бу беренче зур чирканчык алу, аңа алда зур ярышларда да җиңәргә язсын.

Бу җиңү районыбызда сөтчелек тармагының торышының да бер матур күрсәткече. «Татарстан» хуҗалыгының «Азык үзәге» җитештергән һәм пакетларга тутырган туклыклы азыгы да белгечләрдән яхшы бәя алды, анда катнашкан терлекләр шуның белән тукландылар. Күп хуҗалыкларда мул сөтле, җиңүче була ала торган савым сыерлары тәрбияләнә. Киләчәктә аларны да жиңүчеләр итеп күрик, сөт елгасы саекмасын!

Күргәзмәдә катнашкан терлекләрне әзерләүдә, аларны тәрбияләүдә көчләре кергән терлекчеләргә, белгечләргә зур рәхмәт!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев