Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ике исәп, бер хисап - 2

«Кама» хуҗалыгында игенчелек тармагы елның-елында тотрыклы күрсәткечләргә ирешә.

(Ахыры)

Азыкның сыйфатын яхшырту, программалар таләпләрен төгәл үтәү, селекция эшен яңа баскычка күтәрү, технологиянең, фермаларда эчке тәртип кагыйдәләренең катгый саклануына ирешү – болар әле файдаланып бетерелмәгән мөмкинлекләр икәнен сөйләшү барышында кат-кат әйтелде.

«Кама» хуҗалыгында игенчелек тармагы елның-елында тотрыклы күрсәткечләргә ирешә. Узып киткән елда да ирешелгәннәр мактанырлык. Моның нигезендә дистә еллар буе алып барылган күмәк хезмәт ята, дип әйтергә була. Хуҗалык рәисе бу очракта белгечләрнең, бигрәк тә баш агроном Айдар Әсхадуллинның, яздан кара көзгә кадәр басудан кайтып кермәгән механизаторларның, шоферларның, гаражда хезмәт куючыларның тырышлыгын ассызыклап әйтеп узды. Бүгенге көндә хуҗалыкта язгы чәчүгә әзерлек тулы көченә бара, авыл хуҗалыгы механизмнарын ремонтлау, тракторларны техник күзәтү таләпләренә туры китерү, ашлама һәм үсемлекләрне сак-лау препаратларын булдыру финанс ягыннан тәэмин ителгән, ди Рәкыйп Нәҗипов. Чәчелә торган мәйданнарга нинди ашлама кертү кирәк, аның күләме турында кат-кат исәпләнелә, һәр басу буенча башкарылачак эшне инде монда күптән күзаллаганнар. Урып-җыю чорында бу хуҗалыкта булырга туры килде, дөрестән дә эшне оештыру, механизатор-шоферларны туплау буенча күрелгән чараларның   соңгы нәтиҗәгә эшләве күзгә ташлана. Бөртеклеләрдән һәр гектарыннан 47 центнер уңыш алынган, сенаж, силос, печән алдагы елга караганда күпкә артык әзерләнгән. Игенчелектә рентабельлек 85 процентны тәшкил итә. Хуҗалык рәисе белән кукурузны орлыкка алу турында гапләшеп алдык. – Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта кукурузны орлыкка алу бәхәсле мәсьәлә, кат-кат исәпләп, чагыштырып, чыгымнарны төрле яктан санагач, читтән сатып алуга тукталдык, – ди Рәкыйп Нәкыйпович. – Бу очракта хуҗалыкның машина-трактор паркының эшчәнлеген дә, тиешле агрегатларның да үзкыйммәтен исәпләдек. Киләчәктә бу мәсьәләгә кире әйләнеп кайтмабыз, дигән сүз түгел, бездәге бүгенге чынбарлык шушылай, дип йомгаклады ул сүзен.

Яңа техника алырга, тагылма механизмнарны яңартуга ел саен хуҗалыкта 15-20 миллион сум акча тотыла. Машина-трактор паркында ел саен яңа биналар сафка баса, эш шартларын яхшырту, техниканы саклау буенча күрелгән чаралар күләмле.

Хуҗалыкта алып барылган иң зур һәм әһәмиятле төзелешләрнең берсе – әңгәмә барышында искә алган Әтнә авылында төзелгән мегаферма. Башкарылган эшләрне санап китү генә дә никадәр көч түгелгәнен күрсәтә: 29 метрга 126 метрлы терлек торагын сафка бастыру (әле бу беренчесе), 21 метрга 42 метрлы саву залын салу, аңа җиһазлар кайтарту һәм урнаштыру, ут, газ, су кертү мәшәкатьләре генә дә җитәкчелекнең, белгечләрнең күпме вакытын һәм нервысын ашагандыр, бу турыда үзләре генә белә. Бернинди кредитлар алмыйча, үз хисабына 130 миллион сумга якын чыгымнар тотып, төзелеш алып бару бар хуҗалыкның да көченнән килмидер.  Һәр авылдагы фермаларда агымдагы ремонт эшләрен дә башкарырга кирәк. Бу елда да төзелешкә игътибар зур булачак монда. Мегаферманың икенче өлешен төзеп, терлек кертү һәм тулы көченә эшләтү иң төп бурыч буларак кабул ителгән. Шулай ук Әтнә авылында тракторларга җылы гараж төзү күздә тотыла. Яңа силос-сенаж базларын булдыру, терлек азыгы әзерләү цехын төзү, зур авырлыктагы йөкләрне үлчәүне төзү иң беренчел максатлар, дип куелган.

Менә шулай һәр өлкәдә киләчәкне күзаллап, кат-кат исәпләп, чагыштырып, уртак фикергә килеп, бердәм булып эшлиләр бу хуҗалыкта. «Кама» хезмәтчәннәренә күмәк хезмәтегез тагын да бәрәкәтле булсын, аның нәтиҗәләренә куанып, исән-имин эшләргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы