Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ике урам әзер. Кайтсыннар, килсеннәр генә...

Дөресен әйтергә кирәк, «Арбор» хуҗалыгы турында сирәгрәк язабыз. Сирәк баруыбызга ара ераклыгы да сәбәпче түгел, язарлык эшләре булмауда да түгел хикмәт.

Эшләре дә бар, мактап язарлык кешеләре дә күп. Алтын урталыкта баруның бер нәтиҗәседер бу, бәлки. Күләгәдә калырга яратулары да сәбәпчедер.

Әнә бит, җитәкчеләре Хәмит Сәет улы Баязитов 60 яшьлек юбилеен да тыйнак кына үткәреп җибәрде. Егерме ике ел рәис булып эшләсә дә, аның белән газетада әңгәмә булмаган икән... Бүген шуңа да әңгәмәбезне аның белән таныштырудан башлыйбыз. Сүзебез дә эш нәтиҗәләре турында гына түгел. Җитәкчелек принциплары турында да булыр. Үз авылыңда шуның кадәр җитәкче булып эшләгән кешенең әйтер фикерләре бар, әлбәттә.

–Армиядән соң ул чактагы «Ударник» колхозында бригадир, 14 ел шофер булып эшләдем. Аннан мине юллар идарәсенең Чепья бүлекчәсенә җитәкче итеп куйдылар, – дип башлады ул үзе белән таныштыруны. – Анда эшләгән өч ел мине бик күп кешеләр белән таныштырды, Рәшит Мәгъсүмовичтан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул еллар район тарихында иң күп асфальт чыгарылган, иң күп асфальт җәелгән еллар булды. Безнең участокта гына да елына 46 мең тонна асфальт чыгардык. Марат Хәевич башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгәндә юллар юнәлешенә кураторлык итә иде. Мине шул чакта белеп калгангадыр инде, рәислеккә ул тәкъдим итте. Миңа кадәр ике рәис тә икешәр ел гына эшләгән иде, мине дә шул ике елга куялардыр дигән идем. Чират уздырырга кергән җирдән 22 ел эшлим инде.

–Юллар идарәсе бер юнәлеш, колхоз бөтенләй башка тармак. Эшләп китүе җиңел булмагандыр...

–Икенче юнәлеш булуы бәлки әллә ни авыр да булмас иде, әмма хуҗалыкта терлекләргә ашатырга салам да юк иде... Миңа хуҗалыкны тапшырганда басуда унбер эскерт бар дигәннәр иде, берничә көн эчендә бер колхоз (исемен әйтмим инде) аларны тарттырып, ташып куйган булып чыкты. Басудан югалган эскертләрне эзләп йөрмәдек инде, салам табу чарасына керештек. Колхозның алачакларына да салам эзләп алдык. Бер хуҗалык (тагын исемен әйтмим инде) җитәкчесе әнә шул бирәчәккә дип бер килограмм саламны 6 сумнан сатып бирде, ашлыктан да кыйммәт иде бу. Рәхмәт яусын, Хәмит Гәрәевич булышты. Менә шунда мин үз-үземә сүз биргәндәй әйттем: исән-сау эшли калсам, хуҗалыкны башка салам, сенаж эзләп йөрерлек итмәм дидем. Фуражны әле алып кайтырга да, азрак бирергә дә була, ә менә саламны... Ул миңа шулкадәр газаплы, шулкадәр әрнеткеч  булып кереп калган. Шөкер, моңа кадәр сүземдә тора алдым. Без шул сәбәпле  электән терлек азыгы культураларын күбрәк үстердек. 2010 елгы корылыкны да фәкать шуңа гына җиңелрәк кичердек дип уйлыйм.

–Саламы да булмаган хуҗалык-тан ниндидер күрсәткечләр көтү могҗиза булыр иде, билгеле. Юкса, ул елларда көздән саламны ут төртеп яндыралар гына иде бит. Мөгаен, биредә дә исәпләп бетермәгәннәрдер.

–Ул җәйгә, дөрестән дә, бик авырдан чыктык. Йөрим дисәң машинасы, машинага бензин салырга акча да юк вакытлар иде. Шөкер, ул чорлар үтте. Башка андый авыр чаклар булды димәс идем. Егерме ике ел эчендә аз эшләнмәде. Техникалар яңартылды, төзелешләр, ремонтлар күп булды, бөтенесен яңадан эшләп-төзәтеп чыктык дисәң дә була.. Ни дисәң дә ике дистә ел аз вакыт түгел...

–Һәр җитәкче үз командасын булдырырга тиеш дигән язылмаган бер кагыйдә яши...

–Алыштырам дип махсус эшләнмәсә дә, булды андый үзгәрешләр. Китүчеләр дә, кабат кайтучылар да булды, яңалар да килде. Әйтәм бит, аз вакыт түгел. Күп еллар инде төп команда үзгәрешсез дисәң дә була, күбесе үзебезнекеләр, Чепья җирлегендәгеләр. Аңлашып эшлибез. Аларның фикерен тыңларга, киңәшләшеп эшләргә тырышам. Ни дисәң дә, җитәкче кушканга гына эшләү ул плюс өчен генә эшләү кебек, ә инде үзе әйткән фикер буенча эшләнсә, аңа ул җаваплылык та өсти.

–Бер генә авылның аерым бер колхоз, хуҗалык булуның да үз өстенлекләре, минуслары бардыр инде...

–Билгеле. Бер яктан компактлы, бөтен нәрсә күз алдында, контрольдә. Ә икенче яктан бер генә авыл булганлыктан, кадрлар белән проблемалар күбрәк була. Шактый авыр вакытлар булды. Әмма хәзер хәл ул кадәр авыр димәс идем. Үзебез дә кайтабыз, эшкә киләбез дигән кешегә мөмкинлекләр булдырырга тырыштык. Аларга авылдагы нормаль хәлдәге буш торган йортларны сатып алып бирдек. Хезмәт хакыннан җайлап түләп, ул йортларны үзләренеке иттеләр. Шундый алты яшь гаилә кайтты. Чит-ятлар түгел. Ире, я хатыны безнең авылныкылар. Киленнәр, кияүләр дә үзебезнеке булып бетте инде. Бик сөенечле хәл, билгеле. Алар бит яшь гаиләләр, һәркайсында икешәр-өчәр бала. Эшләрен дә булдырып эшлиләр. Дүрт гаиләне хөкүмәт программасы буенча яңа өйләргә кертергә җыенабыз. Кайтсыннар, килсеннәр генә. Без читләргә дә каршы түгел. Ике урамга өйләр салам диючеләргә, газ, су китереп әзерләп куйдык. Бу яктан авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин белән икебез бер фикердә, бер нияттә эшләгәч, бик уңай. Ул да бит шушы авыл егете.

–Үз авылыңда җитәкче булып эшләү шулай ук ике яклыдыр?

–Авыр димәс идем. Бөтен кешене беләсең, алар да сине белә. Пенсиягә чыккач та бу авылдан беркая китмәячәгеңне белү, билгеле, җаваплылык өстидер. Шөкер, моңа кадәр авылдашлар белән килешеп, аңлашып эшләдек. Өстәл сугып кына бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый, син аларны аңларга тырышмасаң, алар да сине аңламыйдыр инде. Авыл кешесе шулай күнеккән: гомер буе колхоз белән яши бит инде ул. Кемгә, кая барсыннар. Акча кирәк булса да, башка ярдәм кирәк булса да безгә киләләр. Кассада акча юк вакыт булса, кемнәндер алып торып булса да бирәбез. Кешегә юк дип әйтүдән дә авыры юк. Соңгы елларда сыер сораучылар шактый артты. Бездә болай да терлекне бик күп асрыйлар, мөмкинлек булдырырга тырышабыз. Ел саен 15-20 сыер сатып бирәбез. Плюс бозаулар. Баш санын үзебезгә дә арттырырга кирәк дисәк тә, борып чыгармаска тырышабыз.

–Сез районда беренчеләрдән булып дуңгызны бетергән хуҗалык. Әле ул елларда ул иң табышлы тармак иде шикелле.

–Мин эшли башлаганда бездә әллә ни күп түгел иде инде ул. Белгечләр белән бергә утырып сөйләштек тә, татар авылында дуңгыз асрап булмас дип бетерергә булдык, авыл апаларының да нигәдер анда эшлисе килми иде. Икенче сәбәбе шул булды бугай. Авыл халкы аны өйләрендә дә асраудан туктады. Аның урынына күп итеп бозаулар, сыерлар асрый башладылар. Бүген бездә көн саен шәхси хуҗалыклардан  2,5- 2,6 тонна сөт җыйнала. Бу мин кереп эшли башлаганда тулы бер колхозның көндәлек сөте. Әле бит ул җәйгә бермә-бер диярлек арта. Тырышмыйча, эшләмичә генә терлек асрап булмый, билгеле. Элекке кебек печән-салам эзләп йөрисе, чалгы белән чабасы булмаса да, алып кайтып, печәнлегенә менгереп бирсәк тә, калган хезмәте дә аз түгел. Тырышлыкларына күрә мул тормышта яшиләр. Мин шуңа күрә читтә яшәүче авыл егетләрен күргән саен, шәһәрдә тилмереп ятмагыз, кайтыгыз дип үгетлим. Аларның кайтасына да ышанам. Акыллы җитәкчеләр дөрес сәясәт үткәргәндә авыллар бетмәячәк дип тә ышанам мин. Ни дисәң дә үзеңне-үзең туендыру, ашату ул иң беренче стратегик мәсьәлә. Билгеле, үзебездән дә күп тора.

–Авылдан чыккан күренекле якташлар белән бик тыгыз элемтәдә яшәүче сирәк авылларның берседер Арбор... Бу әйбер дә ике яклыдыр, сезнең тарафтан аларга кешелекле мөнәсәбәт булмаса, алар да үз авыллары турында шулай җан атып кайгыртмаслар иде кебек тоела.

–Без үзебез дә бу хезмәттәшлеккә бик сөенәбез. Барысы да авылда мәчет төзелүдән башланды дисәң дә була. Ул чакта барыбыз бергә җыелыштык та, нәрсә эшләп була, кем нәрсә эшли ала дип сөйләштек. Менә шуннан бирле Мөхәммәт Хәбибулла улы Гатиятуллин, Роберт Билсур улы Зәкиев, Гарифҗан ага Мөхәмммәтшин, Фәрит абый Зәкиевларның идеяләре, матди ярдәмнәре белән авыл өчен бик күп игелекле гамәлләр тормышка ашырылды. Хәзер бу сафларга элекке данлыклы көрәшчебез Айдар Хәйретдинов та өстәлде... Билгеле, читтәгеләрдән генә ярдәм көтеп тормыйбыз, авылда булган барлык эшләргә хуҗалык та ярдәм итә. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, мәчет... барысы да гөрләп эшләсен өчен мөмкинлекләр тудыру безнең өстә. Мәктәпкә программа нигезендә спорт мәйданчыгы төзелде, аңа 500 мең сумлык ярдәм күрсәттек, мәчетне төзекләндерүдә алдагы елларда ярдәм иткән идек инде, быел 6х9 метрлы янкорма төзедек, эчке эшләре генә калып бара.

–Быел кайсы хуҗалык җитәкчесе белән генә сөйләш-сәң дә, үткән ел безнең өчен иң уңышлы елларның берсе булды, ди.  Бераз гына эш күрсәткечләре турында сөй-ләшмәсәк, әңгәмәбез тулы булмастыр...

–Безнең өчен дә ел әйбәт килде. Игенчелектә күп еллардан бирле тотрыклы эшлибез, районда алдынгы урыннарда барабыз. Сөтчелек буенча да соңгы елларда алга китеш сизелә. Үткән ел, мәсәлән, алдагы елга караганда 575 тонна сөт артык җитештерелде. Ит җитештерү буенча да районның уртача күрсәткеченнән өстәрәк барабыз. Ел саен 12-13 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре алып барабыз, алынган техникалар белән бергә 20 миллионнан да ким булмый. Быел бер азык, бер ашлык комбайнына акча түләп куелган, тагын берне лизингка алырбыз дибез. Комбайннар очсыз түгел, берсе 11,5 миллион сум тора... Зур комплекслар салмасак та, җирләребез аз, хуҗалык кечкенә булганлыктан, безгә алар отышлы да булмас иде, малларның бер өлешен бәйсез асрауга күчердек, заманча технологияләрдән дә артта калмаска тырышабыз. Компьютерлар, махсус программаларның үзебезнең хуҗалыкка туры килә торган вариантларын кулланабыз. Азык цехлары булмаса да, миксерлар, азык тараткычлар, компьютерлашкан программалар белән эшлибез. Терлек көтүе белән электрон идарә итү һәм электрон басу системасы проектларын гамәлгә кертергә җыенабыз. Бу юнәлешләрдә уңышлы эшли алырлык белгечләребез дә бар, шөкер.

–Авылга читтән килгән һәр кеше сездәге матурлыкка, төзеклеккә, кешеләрнең активлыгына сокланып китә икән, алга таба да шулай эшләргә, яшәргә язсын дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы