Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Икенче икмәк” басуларында Уңыш күп. Бәясе дә булса... (+фоторепортаж)

Казыгычлар артыннан, дөрестән дә, чүпләргә кызыктыра торган сап-сары, берсеннән-берсе зур бәрәңгеләр тәгәрәшеп ята. Туфрак та әйбәт, тракторчыларның тагылма казыгычлары да балчыкны шәп иләгән – бер кәсәнкә юк, чүпләүчеләргә бик уңайлы.

Газетабызның алдагы саннарында районыбызда быел нибары ике хуҗалык – “Татарстан” һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкта гына бәрәңге үстерүләре турында язган идек. Бу культурага мөнәсәбәт көнләп-еллап үзгәреп  торган мәлдә дә аңардан ваз кичмәгән әлеге хуҗалыкларны чын мәгънәсендә тәвәкәлләр дияргә кирәк. Бер отып, бер отылып булса да,  икесенә бергә 170  гектарда үстерәләр бит әле. Чыгымлы, мәшәкатьле дип тормыйлар.

Чебешләрне көзен саныйлар дигән кебек, бәрәңге ала башлагач, бу хуҗалыкларда булып, эш барышы белән танышып кайттык. Иң элек Тимирязев исемендәге хуҗалык басуына юл тоттык.

Без килгәндә хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев метрлы таяк белән бәрәңге чүпләүчеләргә җир бүлеп йөри иде. Җир өстендә тулы качыклар аз күренгәч, монда бәрәңгеләре начар чыга икән дип уйлап ялгышкан булдык. Эшне тиешенчә оештырганга, чүпләүчеләр артыннан бернинди тоткарлыксыз капчыкларны, бәрәңгеләрне җыйнап, басудан алып китеп барганга шулай күренгән икән. Бәрәңге ташуда гына сигез машина эшли булып чыкты. Алар комбайннан да, чүпләүчеләр артыннан да өлгереп бара диделәр.

Хуҗалыкта күп еллар бәрәңге алуда бер комбайн эшли. Ике рәтне берьюлы алып барганга, җитештерүчәнлеге югары. Өстәвенә, хуҗасы Илфат Зариповның тәҗрибәсе зур. Бәрәңгене комбайнда ук чүпләрдән, таш-балчыктан аралап торучыларга  поликарбонаттан кабина шикелле корылма да эшләгәннәр. Салкын җилдән, тузаннан саклану өчен шактый уңайлы булган. Комбайнга тыгылган чүпләрне чистартучы ир-ат: “Алабутадан күп нәрсә юк, карамаганнар, чүбен утамаганнар дип языгыз”, – дип зарланса да, янәшәдәге, казыгычлар чыгарган буразналар моның киресен раслый иде шул. Каралмаган басулар мондый уңыш бирә алмый! “Монда баскан җирдән бер чиләк түгел, бер капчык бәрәңге чүпләп алалар”, – ди казыгыч таккан тракторларда эшләүче Нурислам Мәннапов белән Дамир Мөхәммәтгалиев. Казыгычлар артыннан, дөрестән дә, чүпләргә кызыктыра торган сап-сары, берсеннән-берсе зур бәрәңгеләр тәгәрәшеп ята. Туфрак та әйбәт, тракторчыларның тагылма казыгычлары да балчыкны шәп иләгән – бер кәсәнкә юк, чүпләүчеләргә бик уңайлы. Шуңа күрә ике трактор артыннан җитешеп, чүпләп бетереп баралар. Монысы да эш оештырудагы бер плюс.

–Көне бик ышанычлы булмаганга, шулай эшләргә тырышабыз, – ди Азат. – Инде бер басуның уңышын җыйнап бетердек. Көннәр коры торганда дип,  сентябрь башында ук чыктык. Иртә өлгерә торган “Бонус”  сортын утырткан идек. Уңышы 320 центнер чыкты. “Маделина” уртача 300 центнер бирсә, “Крона” 330 центнер тирәсе уңыш бирә. Әлегә болар конкрет саннар түгел. Гомумән, уңышны күреп торасыз... Без инде берничә ел берничә төрле сорт белән эшлибез. Соңгы елларда уңыш начар булды димәс идем. Быел бигрәк тә әйбәт. Инде үзебезнең подваллар, гаражлар бәрәңге белән тулды. Менә бүген “Бөрбаш” җәмгыятенең подвалын сөйләштек, шунда ташый башлыйбыз. Әлегә сатмый торырга булдык.

Аңлашыла да. Уңыш күп елны бәрәңгенең бәясе түбән булыр инде дип уйласак та, кызганычка, беребез дә бу дәрәҗәдә үк булыр дип ышанмагандыр. Шуңа күрә, әнә, шәхси хуҗалыклар да, дүрт-биш сумга бәрәңге сатып, сигез-ун сумга фураж алганчы, малларга пешереп ашатабыз ди. Сүз уңаеннан, башка елларда ашарга, утыртырга дип аерып куйган зурлыктагы бәрәңгеләрне быел вак бәрәңге дип малларга ашатуы барыбер кыенрак, жәлләтә икән шул. Алай булса да, сатарга атлыгып торган кеше күренми.

... “Татарстан” хуҗалыгының 49 гектарлы бәрәңге басуында без килгәндә ике комбайн эшли иде. Тимирязевлылардан аермалы буларак, комбайннарның икесе дә берәр буразна гына ала. Әмма тракторчылары инде бу эштә “азу ярган” – Геннадий Иванов та,  Зөлфәт  Хәкимов та мондый төр комбайн кайтканнан бирле шушы эштә. Елның-елында бәрәңге участокларының күпчелек өлешендә уңышны алар җыйный. Геннадий бәрәңге игү өчен 1996 елдан бирле җаваплы, үзе утырта, үзе ала дигәндәй. Башта гади казыгычта эшләсә, 2005 елдан бирле шушы төр тагылма техника белән эшли. Ике комбайнда алты булышчы беренче чистартуларны-аралауны үткәреп бара. Фәргать Саттаров, Раушан Зиннәтуллин, Фәмис Гарипов, Илнур Мөхәрләмов, Айрат Әсхадуллин, Сөнгать Гатауллиннар бәрәңгеләр подвалга чагыштырмача чиста кайтсын өчен тырыша. Бәрәңге саклауга җаваплы Рәшит абый Галиев та алар арасында.
–Бәрәңге бик әйбәт. Көннәр коры булгач, бик чиста да. Егетләр тырышып эшли, – ди ул.

Әлегә бу хуҗалыкта да бәрәңгене сатмыйлар икән.

–Уртача сатып алу бәясе биш сум. Бу бит аның үзкыйммәтеннән дә кимрәк. Шуңа күрә бәяләр бераз күтәрелмәсме дип көтәргә, үзебезнең саклагычларга урнаштырып торырга булдык. Безнең бит дүрт подвал бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин. – Салавычтагылары зур, заманча саклагычлар. Сыйган кадәр шуларга тутырып, хәзергә сыймаганын гына сатарга планлаштырабыз.

–Быел бәрәңгене 120 гектарда утырттык, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдус Хәкимов. – Үзебездән торганның барысын да эшләдек инде. Авыруларга каршы гына да дүрт тапкыр эшкәрттек. Һава торышы да бу төр культурага уңай килде. Шуңа күрә без утырткан “Гала”, “Рокко”, “Ред Скарлетт” сортларының өчесе дә зур уңыш вәгъдә итә. Әлегә “Гала”ны гына алабыз. Уңыш гектардан 350-380 центнер чыга.
Хуҗалыкта бәрәңге ала торган өч комбайн бар. Без барганның икенче көнендә үк өченчесе белән Дима Иванов та басуга чыккан. Ул да инде бу техника белән беренче елын гына эшләми. Техникалар, механизаторлар бераз иркенәю белән бәрәңге комбайннарын ике сменада эшләтергә уйлыйлар. “Мөмкин булган кадәр комбайннарга эшләтергә, казыгычларны аларга уңайсыз урыннарга, уентыклы җирләргә генә чыгарырга исәп”, – диләр биредә.

Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде ул, кызганычка. Биредә отасыңны да, отыласыңны да белмисең. Ул конвейерга корылган цех та түгел, табышсыз дип ярты юлда туктатып, тиз генә табышлы товар җитештерүгә дә күчеп булмый. Бәрәңгедән кул селтәгәннәр, мөгаен, быел: “Ярый әле утыртмаганбыз, авыртмаган башка тимер тарак алмадык”, – дип шөкер итәдер, әмма күңел яхшыга өметләнә. Һич югы кышка таба  бәяләр күтәрелеп (мондый еллар булды инде), тәвәккәлләрнең хезмәте дә җилгә очмасын, кешеләргә кыш буена җитәрлек эш тә булды, кассага фәләнчә миллион сумнар да керде дип сөенерлек булсын иде.

Фото: Б.Сәйфетдинов
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге казу