Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икмәк бит ул яшәешнең терәге

Быел авыл хуҗалыгы өчен авыр ел. Кайбер җәмгыять басуларында бер тамчы да яңгыр төшмәде. Күп басуларда уңыш һәр гектардан 12-15 центнер гына чыга. Бу узган елга караганда, ике-өч тапкырга кимрәк. Корылык шартларында «Борнак» җәмгыятендә игеннәрнең торышы, комбайнчылар бу шартларда ничек эшли, бүгенге язма шул хакта.

«Борнак» хуҗалыгы игенчеләре белән танышу комбайннар парадыннан ук башланган иде. Ул чакта ук күңелләре көр иде комбайнчыларның. Берсеннән-берсе яңа өч комбайннарына да сөенүләре иде. 2019, 2020, 2021 елларда алынган кыр кораблары белән уракны уңышлы, югалтуларсыз башкарып чыгасыларына ышаналар алар. Бу атнада инде игенчеләрнең эшен бәяләргә дә мөмкинлек бирелде. 54 гектарлы басуда көзге арышны турыдан-туры суктырып эшләп йөргән чакларына туры килдем. Уртача уңыш 20 центнер тирәсе чыга, – диде баш агроном Ранил Әхмадуллин. Игенчеләрне эшләреннән туктату алай җиңелләрдән түгел, әллә бер генә секундны да югалтырга теләмиләр, әллә кондиционерлы кабиналарыннан урамдагы эссегә чыгасылары килми. Соңгысы белән үзләре дә килешәләр. 1996 елдан бирле хуҗалыкта эшләүче Илдар Шакиров үзенең «Нива»да эшләгән чакларын искә алып: «Заманча техника икенче шул инде. «Нова 340» (бүгенге көндә эшләүче комбайны) кабинасында рәхәт, кондиционер эшләп тора. Тузан да, тавыш та керми», ди. Илдар абый узган ел район башлыгыннан 3 вымпел алуга ирешкән сирәк игенчеләрнең берсе. «Быелны узган ел белән чагыштырырлык түгел, чөнки 2020 ел бик уңышлы булды. Гомуми 16 мең центнер бөртекне суктырып алуга ирештем», ди 3 ел рәттән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелүче 100 мең сумга лаек булган комбайнчы. 1997 елдан бирле кыр корабын иярләүче Владимир Якимов та хуҗалыкның алдынгы игенчесе. Дөрес, узган ел вымпел алуга ирешмәгән ул, ә 2019 ел урагында алган. Алай да хезмәттәше Илдар Шакиров кебек өч ел рәттән 100 мең сумга лаек булган. «Эшләгән кешегә бик зур хөрмәт тә, терәк тә ул», ди Владимир әфәнде. Егерме елдан артык эшләү дәверендә гел комбайнда хезмәт куя ул. Хезмәт юлын «Нива» комбайнында   башлап җибәрә, ун елдан соң яңа «Нива» бирәләр үзенә һәм менә 2019 елда янәдән яңа, ләкин инде заманча техника – «Нова 340» комбайнында чыга ул уракка. Урак тәмамланып, икенчесенә старт бирелгәнче ремонт звеносында эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя. Өченче игенче Ленар Муллагалиевта яңа – «Акрос 550» комбайны. «Техника арасында 6нчы сыйныфта укыган вакытта ук чуала башладым инде. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 1989 елдан үзем комбайнчы. Гомуми алганда, 35ләп уракта катнашканмындыр инде. Әлеге комбайннан тыш «Т-150» тракторында эшлим, анысы белән җир эшкәртәм», ди Ленар абый. Игенчеләрнең уң куллары, ягъни ярдәмчеләре  – Алексей Иванов, Максим Никитин һәм Никита Никифоровлар да авырлыклар алдында югалып кала торган егетләр түгел. Тәҗрибәле абыйларыннан үрнәк алып, үзләренә йөкләнгән хезмәтне тырышып башкаралар.

Бөртеклеләрне ындыр табагына «КамАЗ» машинасы белән Раузит Габдрахманов һәм Вадим Антонов ташый. – Раузит Габдрахманов озак еллардан бирле эшләүче, тәҗрибәле шоферыбыз, ә Вадим яңарак кына эшли башлаган яшь егетебез, – ди баш агроном Ранил Әхмадуллин.

Игенчеләрнең эшләре белән танышканнан соң, баш агроном белән сүзне язгы чәчү вакытларыннан ук башладык. «Борнак» җәмгыятендә тулаем 1500 гектар җир чәчелгән. Аннан тыш, уҗымнар начар кышлаган җирләрдә, 120 гектар мәйданда өстәмә чәчү эшләре башкарылган. Карап торышка яхшы гына үсеп киткән кукурузлары 300 гектар мәйданны били, шуның 50сен орлыкка алырга планлаштыралар. Узган елгы көз кукуруз өчен бик яхшы килгән иде дә, быелгысы ничек буласын вакыт кына күрсәтер инде. Бүгенге көнгә кадәр хуҗалыкның 100 гектарда борчагы сугылып беткән, ул уртача уңышны 11,5 центнер биргән. 41 гектар мәйданнан җыеп алган көзге бодайның уңышы 25 центнер булган. Игеннәрдән бушап калган басулардагы саламнар җыелып, рулонлатып, фермалар янына ташыла. Шулай ук көзге чәчүгә җир әзерләнә. Бу эшләрне Анатолий Филиппов белән Александр Антоновлар башкара. Анатолий 107 гектарда БДМ белән җир эшкәртә иде, яңгыр арты авырданрак эшләнелә, туфрак юеш, диде ул. Чыннан да, биредә 25 майдан 1 июльгә кадәр басу-кырлар бер тамчы яңгыр күрмәгән. Кайбер җирләрдә йодрык сыярлык ярыклар да барлыкка килгән хәтта. Ә менә уракка чыкканнан алып һәркөнне яңгыр әзме-күпме явып китә, дип елмая Ранил Әхмадуллин. Ул яңгырларның зыянын күрмиләр алар, яусын, яшеллеккә, кукурузга бик кирәк вакыты, ди агроном.

Урып-җыю, җир эшкәртү белән беррәттән сенаж салу эшләре дә бара. – Узган елгыдан калган нәкъ 1 еллык сенаж запасыбыз бар, ашлык запасыбыз да аз түгел. Печәнне тулаем алганда 555 тонна тупладык һәм бер эшләгән кешегә 8 рулон исәбеннән хуҗалыкка өләштек, – дип башкарган хезмәтләре һәм запаслары хакында бәян итте Ранил. Әйе, запаслары булган хуҗалыклар күпмедер иркен сулый быел, «Борнак»лылар да шулар рәтендә.

Басу-кырларда яшел азыкны һәм игеннәрне теземнәргә салу эшен «КСУ-1» комбайны белән Илнур Хәбибуллин башкара. Яшел азыкны Ренат Нәҗипов һәм Рәфыйк Габделхаков «Полесье» комбайны белән урып һәм төяп торалар, сенажны «МТЗ-1221» тракторы белән Анатолий Шишкин, Алексей Якимов һәм «КамАЗ»да эшләүче Андрей Игнатьевлар базга ташыйлар. Траншеяларга урнаштыру, таптауда Роман Коняев хезмәт куя. Траншеялар да биредә быел яңартылган. Өчесе өр-яңа. Ындыр табагында да төзелеш барган чор – яңа симәнә склады төзиләр. Биредә дистә еллап Илшат Сәләхетдинов мөдир булып эшли. Аның белән бергә тырышып хезмәт куючылар – Виктор Шишкин, Айдар Хөснетдинов һәм Анатолий Тимофеев.

Хуҗалыкның бөтен тармагында эшләре гөрләгән чор. Җәй коры килде, дип берәү дә күңел төшенкелегенә бирелергә җыенмый. Быелгы ел өчен бездә уңыш әйбәт, шушысын югалтмый җыеп алырга язсын, дигән максат белән хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев