Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ил байлыгы күчә амбарларга (+фото)

Уракта барлыгы 5 комбайн катнаша.

– Быел уңыш яхшы, эш барышы да канәгатьләнерлек. Көннәр яңгырсыз торганда эшләп калырга ашыгабыз, – ди “Сосна” җәмгыятенең баш агрономы Ифрат Сафиуллин.
Без килгәндә хуҗалыкның сап-сары арпа басуын биш комбайн гизә иде. Билгеле бер тизлек белән, ашыкмый-кабаланмый гына, арпа суктыралар. Уңыш начар түгел, гектарыннан 42,5 центнер чыга, диләр. “Комбайнчыларның һәркайсы турында бары мактау сүзләре генә әйтергә була. Хезмәт сөючән, тырышлар”, ди агроном.

“Акросс”ны иярләүче Раил Зыятдинов стажлы комбайнчыларның берсе. Һәр урак саен мактаулылар рәтендә. Шушы көннәрдә тырыш хезмәте, югары эш күрсәткечләре өчен район башлыгы үзен вымпел белән бүләкләде. Уракка ул быел улы Рүзәл белән төшкән.

“КЗС-812” комбайнында эшләүче Тәлгать  Зарипов та инде комбайн штурвалы артында берничә дистә еллар.  Ярдәмчесе Илсаф Ганиев белән аңлашып эшлиләр.

“Дон-1500” комбайнында эшләүче Рамил Нуриев белән ярдәмчесе Рүзәл Бәдретдинов экипажы да, “КЗС-7”дә  эшләүче Илдар Әскаров (ярдәмчесе Алмаз Галләмов), әтиле-уллы Раяз һәм Рәсим Габдрахмановлар да булсынга дип эшләүче егетләр. Хезмәтләрендә дә, гаиләләрендә дә үрнәк кешеләр.

“Сосна” игенчеләренең эшләрендә өзеклекләр булмавында шофер егетләрнең дә өлеше бик зур. Рәис Ганиев, Ингел Закиров, Илһам Хәйруллин, Рәнис Хәйруллин, Рөстәм Һадиев «КамАЗ» машиналары белән орлыкларны өлгер генә ындыр табагына ташып торалар.

Амбарда эшләүче шофер егетләр Айдар Хәйруллин, Айдар Борһанов, Айдар Гәрәев, Халит Зәйнуллиннар  хезмәтләренә дә тел-теш тидерерлек түгел. Ике дистә ел инде амбар мөдире булып эшләүче Таһир Габдрахманов  үз эшенә җаваплы караучылардан. Шуңа күрә биредә эш бер минутка да тынып тормый.

Хуҗалыкта эшнең кызу чагы, урып-җыю белән бергә терлек азыгын да вакытында әзерләргә кирәк. Көзге чәчү тулы көченә бара, кырларны саламнан арындырып, җирне көздән әзерләү, эшкәртү вакыты да бергә туры килә.Шуның өстенә хуҗалык үз көче белән төзелешләр дә алып бара. Алары турында алдарак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев