Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илфат Фазылов: «Терлекчелектә бәйрәм дә, ял да юк»

Югары Ушма фермасы коллективы тырыш, үз туган ягының патриоты булган хезмәткәрләрдән тора.

Бүгенге көндә Югары Ушма фермасында 850 баш терлек асрала, шуларның 650се таналар, 200е үгезләр.

– Югары Ушма фермасы «Сорнай» җәмгыятенең иң зур симертү комплексларының берсе. Биредә 4-6, 6-12, 12 айлык һәм аннан югары таналар, үгезләр тәрбияләнә. Каплатылган таналарны 5-6 айлык буаз вакытта башка фермаларга озатабыз, – ди ферма мөдире Илфат Фазылов.

Илфат башта Зур Лызи-1 өлеш фермасында мөдир булып эшләгән. Инде менә 11 ел Югары Ушма фермасы белән җитәкчелек итә. Эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручылардан. Ферма территориясенә аяк басуга биредәге чисталык иң беренче күзгә ташланды. Бар җирдә тәртип, юллар трактор белән эттерелгән, абзарлар тирәсендә аунап яткан салам, печән өемнәре дә юк. Бу тармакка игътибар аз гына кимесә, шунда ук проблемалар барлыкка килә шул. Ә Югары Ушма фермасы җитәкчелеге дә, аның тырыш хезмәткәрләре дә проблемаларга юл куя торганнардан түгел.

Фермада эш режимы шулай итеп куелган, биредә бер генә минутка да маллар караучысыз калмый. Беренче смена иртәнге сәгать алтыдан башланып, көндезге 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итә, ә икенче сменага терлекчеләр 12.00дә килеп, сәгать кичке алтыларда кайтып китә икән.Төнгә исә терлекчеләрне каравылчылар Михаил Гришкин, Анатолий Добромыслов, Александр Егоровлар алыштыра, малларга күз-колак була.

Коллектив белән танышып йөргән вакытта иң беренче 4-6 айлык бозаулар группасында эшләүче Светлана Медведева белән очраштык. Светлана инде 25 ел фермада эшли икән. Әлеге торакта эшләүче Ольга Автономова һәм Лилия Арыкова белән бергә 145 баш бозау тәрбиялиләр. Көнлек артымнары 782 граммны тәшкил итә.

– Бозаулар Зур Лызи-1 өлеш һәм Түбән Ушма фермаларыннан китерелә,  аларны башта читлектә тотабыз, адаптация чорын узгач, иркенгә җибәрәбез, – ди Светлана Медведева.

6-12 айлык таналар группасында эшләүче Лидия Авдеева, Мария Гришкина, Людмила Григорьеваларның да эш күрсәткечләре начар түгел. Алар исә терлекләрдән көн саен 761 грамм артым ала.

– Кызлар малларны бик әйбәт карыйлар, үз вазыйфаларын җаваплылык белән башкаралар, – ди ферма мөдире алар хакында.

12 айлык һәм аннан югары таналар группасында эшләүче Лидия Яковлева, Светлана Ишмурзина, Светлана Леонтьева, Лилия Манашева, Елена Ишмурзина, Людмила Емельянова, Зоя Ишмурзиналар да мактаулылар рәтендә. Алар терлекләрдән 750 грамм көнлек артым ала.

Үгезләр симертүдә Тамара Автономова, Надежда Плотникова, Ангелина Миронова, Наталья Медведева, Елена Леонтьева, Михаил Константинов тырышып хезмәт куя. Көнлек артымнары 764 граммны тәшкил итә.

Башка фермалардан аермалы буларак, Югары Ушма фермасында аерым мал табибы да, осеменатор да юк икән.

– «Сорнай» җәмгыятенең баш мал табибы Дамир Садыйковка, Түбән Ушма фермасы осеменаторы Сергей Макаровка рәхмәтлебез. Вакытында киләләр, – ди ферма мөдире.

Югары Ушма фермасында игътибарыбызны җәлеп иткән икенче күренеш әле һаман да кул хезмәтенең тулысынча саклануы булды. Азык кертүдә атчылар Николай Автономов, Владимир Ишмурзин, Павел Медведев, Александр Волков тырышып хезмәт куя икән. Җитәкчелек алар хакында бары мактау сүзләре генә әйтте.

– Азык мәсьәләсенә кил-гәндә, терлекләргә башак ашатабыз. Кукуруз силосы белән сенажны бергә кушып бирәбез. Бөртекләрне исә кул белән башакка салабыз. Солыны пешереп ашатабыз, алай файдасы күбрәк, – ди Илфат Фазылов.

Ферма мөдире билгеләп узганча, Югары Ушма ферма коллективы тату һәм  бердәм. Терлекчеләр иртән иртүк килеп җитәләр. Көне буе, кушканны көтми, бик тырышып эшлиләр. Хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар. Бүгенге көндә лаеклы ялда булсалар да, Лидия Авдеева, Зоя Ишмурзина һәм Ангелина Миронова эштән туктамаганнар. Үз эшләрен җиренә җиткереп, намус белән эшләүче, яшьрәкләргә һәрчак үрнәк булган әлеге апаларга җитәкчелек бик рәхмәтле.

Яшь кадрларга кытлык булса да, коллективта яшьләрне күрү сөенечле хәл булды. Елена һәм Владимир Ишмурзиннар бәхет эзләп калага чыгып китмәгәннәр, авылда төп нигездә калып, өлкәннәр белән яшәүне күпкә кулай күргәннәр. Елена таналар симертүдә эшләсә, Владимир терлекләргә ат белән азык кертә. Ишмурзиннар күптән түгел дәүләт программасы нигезендә яңа йорт җиткергән. Тырыш хезмәт белән яшәүче Ишмурзиннар гаиләсендә берсеннән-берсе матур, акыллы ике кыз үсеп килә.

– Эшләгән кешегә авылда яшәргә була. Иң мөһиме, эштән курыкмаска кирәк. Үз туган авылыңда яшәүгә җитми инде, – ди Ишмурзиннар.

Югары Ушма фермасы коллективы әнә шундый тырыш, үз туган ягының патриоты булган хезмәткәрләрдән торуына бик куанып кайттым. Үзләре әйткәнчә, бүгенге көндә эш урыннары булу иң зур байлык. Авырмый эшләргә, тырышып тапкан малларының куанычын күреп яшәргә язсын аларга.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма