Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илнар Габбасов район җәмгыятьләрендә комбайннарның уракка хәзерлегенә плюс дүртле билгесе куеп китте (фото)

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техника секторы буенча мөдире Илнар Габбасов район җәмгыятьләрендә комбайннарның уракка хәзерлегенә плюс дүртле билгесе куеп китте.

«Бөрбаш»та урып-җыюда елдагыча өч «Полесье» комбайны эшләячәк. Быел утызынчы урагына әзерләнгән Нурислам Сабирҗановның, шулай ук күп еллык тәҗрибәләре булган механизаторлар Камил Идрисов, Илшат Нотфуллинның кәефләре күтәренке. Комбайннарының тавыш, яктырткыч сигналлары эшли, аптечкалары, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инсруктаж үткәнгә кул куйган, уракта норма үтәгән, сыйфатлы эшләгән өчен түләүләр күрсәтелгән дәфтәрләр кабинада.

«Труд»та моңа кадәр Чепьядагы коммуналь хуҗалыгында эшләгән механизатор Алексей Овчинниковка өр-яңа «Полесье» комбайнын ышанып тапшырганнар. Нормасы югары дип яңага утырырга теләүче юк. Сүзне тыңлап килде, күреп, белеп йөргән егет, ышанычны аклар дип ышанабыз диделәр паркта җитәкчеләр. Ярдәмчесе ел да уракта эшләүче Михаил Дмитриевның тәҗрибәсе зур.
«Кама»га да яңа «Полесье» кайткан. Мондагысында быел 60 яшен тутырып лаеклы ялга чыккан Хаммат Низаметдинов эшләячәк. Рәдис Галиәхмәтов, Хәбир Мөхәрләмов та комбайннарын уракка җентекләп әзерләгәннәр.

«Активист»та баш инженер Евгений Михайловка шушы көннәрдә 55 яшь тула, шул хөрмәткә бер елда булмаганча яхшы әзерләндек, дип шаярта механизаторлар. Шаярту гына түгел, чыннан да комбайннар уракка бүген чыгып китә ала монда. Виктор Федоров, Владимир Шубников, Юрий Андреев, Геннадий Семенов - һәркайсы яңа иген уңышын җыеп алуга күтәренке кәеф белән киләләр: комбайннары әзер, урып-җыюда үзләренең стажына, комбайннарының елына карап өстәмә түләүләр билгеләнгән. Ә кырлар уңышны мул вәгъдә итә, ди алар. Уракка кадәр плюс дүртлене бишле итәргә дә вакыт бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250