Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иң яшь комбайнчылар «Игенче» белән «Активист»та

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе «Тимер» компаниясе белән берлектә районыбызның иң яшь һәм иң өлкән комбайнчыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырып үттеләр.

Иң яшь комбайнчылар булып «Игенче» хуҗалыгыннан Ильяс Сәмигуллин белән "Активист«тан Кирилл Федоров, иң өлкән игенче булып «Алга» җәмгыятеннән Нурлыхак Хәсәнов танылды. Иң беренче бүләкне алу бәхетенә ирешкән Ильяс ике ел әтисендә ярдәмче булып эшләгәннән соң быел үзе «Тукано» комбайнын иярләгән, хәзер инде әтисе аның ярдәмчесе булып тора. Мин Казан дәүләт аграр университетының механизация һәм техник сервис институтында белем алам, икенче курсны тәмамладым. Комбайнда эшләвем миңа җәйге чорда акча эшләү мөмкинлеге генә түгел, ә укыганым буенча зур практика да булып тора, диде Ильяс.

Кирилл Федоров та студент Казан дәүләт аграр университетының агроинженерия факультетының икенче курсын тәмамлаган. Мәктәптә укыган елларыннан ук инде ул җәйге чорда туган хуҗалыгына ярдәм итә, әтисе, тырыш һәм уңган игенче, механизатор Виктор Федоровта комбайнчы ярдәмчесе булып дүрт ел эшли, шул вакыттан техника серләренә дә төшенә. Соңгы ике елда ул инде үзе комбайнын иярли, ярдәмчесе Никита Кугергин.

Үзем дә авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем алгач, бу юнәлештә эшләү бик зур плюс булып тора минем өчен. Моңарчы комбайн ватылса әтидән ярдәм һәм киңәш сорый идем, хәзер үзем дә төзекләндерә алам инде. Алай да әтинең янәшәдә эшләве ышаныч тудыра, ди яшь игенче.
Урып-җыю кампаниясе барышында Ильяс белән Кирилл мондый бүләкләргә лаек булуларына сөенүләрен дә белдерделәр һәм рәхмәтләрен ирештерделәр. Мондый чара әле республиканың бер районында да булмаган, бездә тәүгесе. Компания вәкиле Антон Коваль бу традицияне дәвам итәргә кирәк, авыл хуҗалыгында хезмәт куючы яшьләрнең хезмәтенә югары бәя дә, аларны авыл җиренә җәлеп итү чарасы да бу, дип ассызыклап узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы