Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир эшкәртү - уңышның нигезе

Игенчелек процессында төп һәм иң беренче фактор - чәчү өчен туфрак әзерләү.

Авыл хуҗалыгында һәр гамәл бик мөһим. Ягъни һәр элемент: орлык, туфрак һәм су сибү нәтиҗәле уңыш алуда зур роль уйный. Игенчелек процессында төп һәм иң беренче фактор - чәчү өчен туфрак әзерләү. Төп бурыч - вак туклыклы көпшәле сөрү катламын булдыру, туфрак өслеген көпшәк халәттә тоту, чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш, су һәм җил эрозиясен булдырмау, мул һәм сәламәт уңыш алу өчен дым һәм башка кирәкле элементларны арттыру, уңдырышлылыкны торгызу процессларын көчәйтү һәм чыгымнарны экономияләү. Җир эшкәртү - туфрак өчен махсус шартлар тудыру яки киләсе чәчү эшләре барышына туфрак әзерләү процессы. Һичшиксез, авыл хуҗалыгында бу иң мөһим процесс. Билгеле булганча, туфрак эшкәртү системаларының берсе дә универсаль түгел. Аларның һәркайсы билгеле шартларда үз өстенлекләрен дә, җитешсезлекләрен дә күрсәтә. Шуны исәпкә алып, туфракны билгеле бер культуралар астында эшкәртү ысулын дөрес сайларга кирәк.

Быел Балтач районында туфракны төп эшкәртү 42,6 мең га җиргә планлаштырыла. 2019 нчы елның 16 нчы сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда, 19,2 мең га җир эшкәртелгән, шул исәптән сөрүлек катламын тирәнәйтү белән – 7,356 мең га, өстән эшкәртү 4,335 мең га, пласт әйләнеше белән - 7,345 мең га. Бүгенге көнгә 45 процент эш башкарылган.

Бер көн мисалында карасак, 15 нче сентябрьдә 1098 гектар җир эшкәртелгән. Бу эшкә 77 агрегат җәлеп ителгән.

baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге кыр эшләре