Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир кадерен – игенче, ә без алар кадерен белик

«Яңа тормыш» җәмгыятенә юл тоткач, узган ел шушы чорда әлеге хуҗалыкта булуымны искә төшердем.

Баш агроном Илгиз Заһидуллин, уңыш начар бит, нәрсә язып булсын, дип каршы алган иде. Әйе, бер «Яңа тормыш» өчен генә түгел, узган ел күпләр өчен бик авыр ел булды. Ә быел инде уңышның муллыгыннан, хәтта саннарны әйтергә дә куркабыз, дип елмаялар.

Без басуга килгәндә «Яңа тормыш»лылар борчак сугуда иде. «Велес» сортлы әлеге культураның уңышы 1 гектардан 36,8 центнер чыккан. – 40 гектар мәйданга чәчкән идек, егылмый торган сорт бу, аннан аның кузагы ачылмый һәм чәчелми, – дип әлеге сорт турында сөйләп алды баш агроном. Мондый уңыш алуга ирешә алулары белән бар да канәгать, йөзләрендә елмаю. Эшләреннән бүләсе дә килми торган итеп, дүрт комбайнчы да тырышып эшлиләр иде. Төшке аш алып килгәч, туктамый булдыра алмадылар. – Пешекчеләребез Люзия Хәбибуллина, Гүзәлия Дәүләтшина, Гөлназ Гыйльмуллина бик оста безнең, ашаулары шундый тәмле. Көн дә камыр ризыгы да пешерәләр, болай ашатканда эш нәтиҗәсе дә түбән була алмый, – диләр игенчеләр. Ашау бүлеп бирүчеләр белән проблема килеп тугач, һәрбер механизатор-шофер өчен аерым махсус термос алып кайтып, һәрберсенә шуның белән ашауны китерә башлаганнар. Бу эшне шоферлар Раушан Габделхаков белән Илшат Шакиров башкара.

– Кадрлар белән берара кытлык булып алган иде, шөкер, соңгы арада гына бер шофер, ике механизатор эшкә килде. Икесе дә эшләрен төгәл башкара торган, бик тырышлар, – дип сөенече белән бүлеште баш агроном. – Безнең эштә техника һәм аны иярләүчеләр беренче урында тора. Техниканы да гел яңартып торырга тырышабыз. Быелгы уракка яңа комбайн – «КЗС-1218» алдык. Тагын бер «К-742» тракторлы булдык. Яңа килгән егетләребезнең берсе – Алмаз Нәбиев «МТЗ-80» тракторында, Алмаз Хәйруллин «КУН»лы «МТЗ-82» тракторында, Марат Мөхәммәтгалиев «КамАЗ»да эшли. Быелдан түләү мәсьәләсенә дә үзгәреш керде, стажлар бетерелде һәм өстәмә 30 процент түләү кертелде. Бу юл белән эшләгәндә яңа килгән шофер-механизаторларга да хезмәт хакы әйбәт чыга, дөрес, эшләрен җиренә җиткереп башкарсалар.

Илгиз Заһидуллин яңалыклары белән таныштырган арада гел теземнәргә салынган борчакны сугып йөрүче игенчеләрдән күзен ала алмады. – Игенчеләребез бик тырыш безнең. Араларында инде шактый еллар эшләүчеләр дә, яшь булса да үрнәк итеп куярдайлары да, әле быел гына чыкканы да бар.

Яңа комбайн Булат Мөдәрисовка бирелгән. Чыннан да, яшь кенә булса да бик тырыш һәм уңган егет ул. Моңарчы энесе Фәдил белән бергә эшләсәләр, быел инде Булатның ярдәмчесе – Эмиль Нәбиев. Ә Фәдил әтиләре Мансур белән узган ел абыйсы белән эшләгән комбайнда эшли, анысы да «КЗС-1218». Гаилә башлыгына улларының тырышлыгына карап, сокланып, горурланып эшләрлек шул. «Акрос»та эшләүче Марат Нигъмәтуллин да чын җир улы. Аңа Рафис Галиев ярдәм итә. «Нива» комбайнында Самат Шәрәфиев белән Рөстәм Хәбибрахманов тырышып хезмәт куя. Биредәге игенчеләрнең берсен алып берсен куя торган түгел, барысы да югары уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тырыша.

Бункерлары тулган комбайннар махсус утларын кабызып, шоферларга шулай итеп хәбәр салгач, соңгылары да эшкә кушыла. Машина кузовына көткән бөртекләрне төягән шофер юлга кузгала. Аларга да зур эш йөкләнә  – игенче түкми-чәчми җыеп алганны ындыр табагына алып кайтып бушату. Әлеге эшне «КамАЗ» шоферлары Марат Сибгатуллин, Ринат Нурмөхәммәтов, Марат Мөхәммәтгалиев, «ГАЗ-53»не иярләүче Айдар Нигъмәтҗанов, Илдар Закиров, Александр Тарасов башкара. «ГАЗ-53» шоферларының эшләре тагын да үзенчәлекле, чөнки алар чират буенча бер көн ындыр табагында эшләсә, икенче көнне басуга чыгып китә.

Игеннәрне теземнәргә «Магдон» комбайнында эшләүче Илшат Нәҗипов салып бара.

«Яңа тормыш»ның ындыр табаклары Иске Көшкәт һәм  Яңгулда урнашкан. Икесендә дә газ кертелгән. Складлар инде шактый тулган, шул сәбәпле узган атнаның ял көннәрендә хуҗалыкта эшләүчеләргә арыш биргәннәр. Иске Көшкәттә Алевтина Петрова амбар мөдире булып 2004 елдан эшли. Ә Яңгулда мөдирлек вазыйфасына әле күптән түгел генә Иван Филиппов алынган. Биредә машинист эшен Айрат Газыймҗанов белән Фердинанд Гыйльмуллин башкара.

Терлек азыгы инде тупланган, кукурузлар да силоска һәм орлыкка алынасы вакытларын көтә-көтә шаулап үсәләр. Игеннәрдән бушап калган мәйданнарны Владислав Петров белән Сергей Щербаков чәчүгә әзерләп, эшкәртеп баралар.  Әле кайчан гына талгын җилдә башак башакка бәрелеп урак җитү турында хәбәр итсә, инде бушап калган мәйданнар саны да арта бара. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр маңгай тирен түгеп тырышып хезмәт куючы һәрбер игенчегә зур рәхмәт җиткерәбез. «Яңа тормыш»лыларга быел алган югары планканы алдагы елларда да кабатларга һәм тагын да зуррак үрләр яуларга язсын. Үз хуҗалыгын хөрмәт итеп эшләгән хезмәткәрләр барында үтәлмәс хыяллар булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте «Яңа тормыш»