Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир кадерен җирдә эшләүче белә (+фото)

«Яӊа тормыш» хуҗалыгы кырлары аша туры Соснага чыгарга туры килде. Күз күреме җитмәслек басуда тәгәрмәчле тракторда берәү җир сөрә. Өстән-өстән генә түгел, нәкъ без кечкенәдән белгәнчә, тирән сука белән туфрак әйләндерә.

Ирексездән янына туктадым, трактор да туктады. Аннан бер карауга күӊелгә якын, көләч йөзле, күзлекле трактор хуҗасы җиргә сикереп төште. Икебез дә күзлекле булгач, бик тиз уртак тел таптык. Танышабыз,:  

- Мин Балтачтан, гәҗиттән, - дим.
- Мин Яӊгулдан, Нәбиев Рәшит, - ди, ул.

Минем гаҗәпләнүне күреп, «Зур авылда бер исемле, бер фамилияле кешеләр күп була, җирдә эшләүчесе генә аз», - дип өстәп куйды.

Дөрестән дә, 42 ел буе кырда-басуда тир түккән механизаторлар саны бик күп түгел шул. Ә Рәшит шундыйлар хисабыннан, 1976 елны хезмәт юлын «Яӊа тормыш» та башлаган  һәм аны шунда  дәвам  итә. Ел саен   язгы чәчү, урып-җыю, көзге чәчү кебек эш белән гомер узып та киткән, ди ул.  Рәшитнеӊ гомере заяга узмаган, нәкъ менә шушындый туры сүзле, үз эшен яратып башкаручылар хезмәте аркасында күмәк хуҗалык яши, алга бара, эш нәтиҗәләре районныкына үрелеп, уӊышларны мулдан итә.

Менә ничә дистә еллар инде Рәшит Нәбиев «Яӊа тормыш» хуҗалыгыныӊ алдынгы механизаторы исемен йөртә, бу елда ел башыннан «МТЗ-1221» тракторы белән 928 эталон гектар эш башкарган, язгы чәчү барышында 37 «нормосмена» тутырса, көзге кыр эшләрендә бу күрсәткеч 33  «нормосмена» булган, 225 гектар җир сукалаган. Хуҗалык җитәкчелеге дә   уӊган механизаторныӊ хезмәтен югары бәяли, оешманыӊ терәге, дип атый.

Тормыш иптәше Сәрия белән ике кыз, бер егет тәрбияләгәннәр алар. Кызлар инде зурлар, Рузалия һәм Алсу үзләре әни булганнар, Рәшит белән Сәрияне 5 онык белән шатландырганнар. Казанда яшәүче Рөстәм исемле уллары да оныклар белән шатландырыр, дип көтәләр алар.

Бер атнадан Рәшит Нәбиевныӊ гомер бәйрәме. Тынгысыз һәм кешелекле, эшчән-булган механизаторга «Хезмәт» газетасы үзенеӊ иӊ ихлас, эчкерсез матур теләкләрен җиткерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге кыр эшләре