Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ирешкән уңышлар белән беррәттән җитешсезлекләр дә ачыктан-ачык сөйләшенде. Кайда? (+фоторепортаж)

Терлекчелек тармагында 1нче кварталга нәтиҗә ясау уңаеннан, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә семинар-киңәшмә үтте.

Семинар-киңәшмә эшчәнлегендә ТР Аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Хаҗипов Нәҗип Накипович та катнашты һәм чыгыш ясады. Балтач районының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча республика рейтингында торган урыннары белән таныштырды. Узып киткән 3 айга нәтиҗә ясады, алда торган максат-бурычларга тукталды.

Әлеге семинарда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре, зоотехниклары һәм экономистлары чакырулы иде. Алар иң элек Пүскән фермасында таналар, бозаулар торакларын карап, биредә эшнең ничек оештырылуы, отышлы яклары, табыш һәм артым алуның нечкәлекләре белән кызыксындылар. Хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов реконструкцияләнгән терлек абзары белән таныштырды, терлек азыгының сыйфаты хакында сөйләде. Юлны дәвам итеп, Кили авылы фермасында бозаулар өчен махсус төзелгән яңа такта абзар белән таныштырды. Ел башыннан бары тик бер бозауның гына үлем очрагы теркәлде, яңа туган бозауларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, дип басым ясады. 
Семинарның гамәли өлеше Кили авылы мәдәният йортында үтте. Биредә терлекчелек тармагына тулы бәя бирелде. Ирешкән уңышлар белән беррәттән җитешсезлекләр дә ачыктан-ачык сөйләшенде. Хуҗалык җитәкчеләренә карата тәнкыйть фикерләре белдерелде. 

http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар-киңәшмә