Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ирләр сыер сава

Раиф Аланда механизатор булып эшли иде. Юк инде эше, җәй-көз әзрәк акча кергән шикелле була да, кыш буе диван җылытып ятасың.

Әнә Гөлнары ай саен ун меңнән дә ким акча алып кайтмый. Эшеннән дә ул кадәр зарланмый, чиләкләп сөт, су, сәнәк белән силостыр, саламдыр ташып йөрисе юк. Сыерларны да күптән инде машина сава. Тәвәккәлләде Раиф. тракторын куеп, эшкә тормыш юлдашы Гөлнар янына фермага килде. Әнә Илфат Әхмәтшин да, Фәһим Гафуров, Дамир Нурисламов та кышка кергәч, тракторларын куеп, сыер савуга күчәләр. Раиф алай итеп йөрмәде, төпләнеп сыер савучы булып эшләп калды. Нигә эшләмәскә ди. Сыерлары нәселле, тырышып тәрбияләгәч сөтне мул бирәләр. Быел 4 айда берүзенә 111 тоннадан артык сөт җитештерде.
- Әнә шул продукциягә карап хезмәтләренә түләнә, - ди Алан фермасы мөдире Таһир Хисаметдинов. Ир-егетләрнең фермада сыерлар савуына бер дә гаҗәпләнәсе юк дип саный. Молодцы, бик нәтиҗәле эшлиләр, ди. Раиф Галимуллин быел ай саен 12-13әр мең сум акча эшләп барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250