Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ирләрнең эшләре дә ирләрчә шул

Рәхимҗан Әхтәмов белән Фәнис Вәлиуллин «Яңа тормыш» хуҗалыгының терлекчелек фермасында гына түгел, үзләре яшәгән Яңгул авылында да билгеле һәм хөрмәтле кешеләр.

Үзләре генә түгел, гаиләләре дә шундый. Ә югыйсә, Рәхимҗан да, Фәнис тә гап-гади терлекчеләр. Рәхимҗанның тормыш иптәше Гөлзадә дә терлекче, сыерларны бозаулату эшли. Фәниснең тормыш иптәше Фәридә Балтачка йөреп балалар бакчасында эшли. Ир-егетләрнең икесенә дә үз хуҗалыкларындагы эштән дә өлеш күп кала. Чың ир зарлана белми. Рәхимҗан белән Фәнис менә ничә еллар инде район терлекчеләре арасында алдынгы урыннарда баралар. Намуслы хезмәтләре өчен районкүләмендә күп тапкыр бүләкләнделәр, республикага да чыктылар.

Рәхимҗан Әхтәмов белән Фәнис Вәлиуллин узган ел 633 центнер артым алдылар. Быелгы эш күрсәткечләре дә күпләргә үрнәк булырлык. Биш айда һәр үгезнең 972 грамм тәүлеклек үсешен тәэмин иткәннәр. Ә соңгы айда ул 1275 грамм тәшкил иткән. «Яңа тормыш»та терлекләр карауда ир-егетләр күп эшли һәм бик матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Ришат Минһаҗетдинов, Рашит Баһаветдинов яшь бозаулардан, Илдус Фәйзрахманов, Таһир Газизуллин, Мансур Мөдәрисов 6 айдан 18 айга кадәрге таналардан айдан-айга югары артым алалар. Ир-егет кайда да ир-егет инде. Терлекчелектә дә ирләрчә эш күрсәтә беләләр.

Фото: http://rustoria.ru/images/content/g960x504/62/62d2c7b612012aae31e4d8a2e10e23cd.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250