Җирне җиренә җиткереп эшкәртмибез, диде Фәргать Зиннәтович (+фоторепортаж)
30 март көнне «Агрохимсервис» базасында «Сервис-Агро» җәмгыяте укулар оештырды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән Фәргать Зиннәтович 2014 елдан бирле игенчелектә үсеш булуын ассызыклап үтте. - Ләкин җирне җиренә җиткереп эшкәртми башладык. Аңлагыз, 1 тиен кертмичә генә 5 тиен алып булмый. 1-2 миллионлык агулагыч (протравитель) алабыз, ләкин ул безгә файда түгел, ә киресенчә зыян китерә. Чөнки без аны дөрес кулланмыйбыз. Шуңа да быелгы язгы кыр эшләренә керешкәнче, алдагы елларда булган ялгышларны анализлап, аларны кабат җибәрмәскә иде, - диде ул.
Биредә күрсәткеч материаллар да бик күп мәгълүмат бирергә сәләтле иде. Әйтик, орлыкның биологик яки химик ысул белән агуланганы, агуланмаганы һәм ике мәртәбә күбрәк агу кертелгәне ничек үсеш алганы күрсәтелде. Шуннан чыгып орлыкларны агулау максатлары һәм алгоритмы, нинди агу сайларга кирәклеге сөйләнде. Ашламалар куллануның планнарын төзү озак сроклы системага нигезләнергә тиешлеге ассызыкланды. Анда конкрет кырларның үзенчәлеге, соңгы агрохимик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчү урыннары исәпкә алынырга тиешлеге әйтелде. Вегетация чоры дәвамында минераль тукландыруны җайга салу, үз чиратында, туфракка һәм үсемлекләргә ясалган оператив анализ күрсәткечләре буенча башкарылырга тиеш диелде.
Әлеге чарада «Сервис-Агро»да җитештерелгән «BATYR» агрохимикатының берничә төре тәкъдим ителде. Аларның үрнәкләре узган ел үзләренең басуларында - Арчаның «Игенче» һәм «Кырлай» агрофирмаларында сыналган. Ә быел инде әлеге микроэлементлар өстендә эшләүче белгечләр аны республикага, шул исәптән безнең районга да сатарга әзер. «BATYR»ның рапска, бәрәңгегә, кукурузга һәм башка төр игеннәрнең үсешенә тәэсир итүен күреп, дөрес слайд аша гына әле, аның белән кызыксынучылар табылды. Иң беренчеләрдән булып «Азык» җитәкчесе Сәйдәш Исрафилов бәяләрне белеште. Аннан соң районыбызның баш агрономы Мәсхүт Гарипов та үзен кызыксындырган сорауларны бирде, шулай ук кайбер кимчелекләргә дә тукталып үтте. Әлбәттә, яшь белгечләр олы ихтирамга лаек агрономыбызга бары рәхмәтле булып, аның әйткән сүзләре буенча киләчәктә өйрәнәчәкләрен дә җиткерделәр.
Алдарак тәҗрибә уртаклашулар булды дигән идем. Кукуруз игү буенча Сәйдәш Мәгъсүмович үз белгәннәрен түкми-чәчми сөйләп, хәтта ахырдан сорау бирер җирлек тә калдырмады. Ничә еллар укып белем алган белгечләр аның тәҗрибәсеннән алып сөйләгән һәрбер сүзне диккать белән тыңлап, язып та бардылар. «Кырлай» агрофирмасы агрономы Алмаз Сабиров та бәрәңге үстерү буенча сөйләгәндә бөтен залны үзенә каратып тотты. Бары үз тәҗрибәсе белән тупланган фотолар аша ул этаплап эшен аңлатты, югары уңышның серләре белән бүлеште.
Ә практик өлештә орлык агулаучы машина һәм «Агросельмаш» җитештерә торган авыл хуҗалыгы техникалары белән якыннан танышу оештырылган иде.
Язгы чәчү алдыннан оештырылган әлеге чара бик кирәкле дә, файдалы да иде. Аның шулай булуын Габделхәй Кәримовка җиткерелгән рәхмәтләрдән дә аңлап була иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев