Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иртә торсаң ит пешә...

Татар халкының эш, хезмәт, максат, кыюлык, тәвәккәллекне чагылдырган мәкальләренең күбесе «Кызыл юл» хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш, фидакарь хезмәтенә туры килә сыман. Бу хуҗалыкта инде ничәнче ел уракка иртә керешәләр һәм беренчеләрдән булып тәмамлап та куялар.

Хезмәтне шушылай оештыруны бик отышлы, дип саныйлар монда. Чөнки, болай да тыгыз көндәлек авыл хезмәтенә бер көне елны туендыра торган урып-җыю, көзге чәчү мәшәкатьләре килеп өстәлә. Шөкер, хуҗалык хезмәтчәннәре бу бурычларны тиешенчә, җиренә җиткереп башкаралар.

Районның хуҗалык җитәкчеләре бу хуҗалыкта еш булып, алдынгы тәҗрибә белән даими танышалар, менә атнаның сишәмбе көнендә җитәкчеләр баш агрономнар белән Чутай авылы янында урнашкан басуда бу җирлектә район терлекчелеге өчен гаять әһәмиятле булган кукуруз игү серләре белән таныштылар.2021 ел көзендә бу җирлектә кукуруз җитештерү буенча махсуслашкан «Пионер» фирмасы оештырган «Силослы Кыр көне» дип аталган чараны күпләр хәтерлидер. «Кызыл юл» хуҗалыгы бу фирма белән инде 5 ел хезмәттәшлек итә, фәнни тикшеренүләр алып барыла, технологияләр, аерым сортлар сынала. «Пионер» компаниясенең «7043» сортлы гибриды узган ел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 85-87 центнер уңыш биргән иде. Күрсәтерлек эшләре, уртак-лашыр тәҗрибәләре дә бар кызыл юллыларның.

Ә бу тәҗрибә уртаклашуны «Казан Агрохимсервис» оешмасының кукуруз культурасы буенча төп белгече Булат Шакиров алып барды. Язгы чәчү барышында тәҗрибә басуына 8 җитештерүченең 30 төрле гибриды чәчелгән. Аларның һәркайсы тиешле технология белән эшкәртелә, тәрбияләнә. Быелгы һава шартларында безнең җирлектә үзен яхшы күрсәткән гибридлар, аларның үзенчәлеге, чәкәннәрнең ничек формалашуы күрсәтелде. — Хәзерге вакытта яңадан-яңа сортлар, гибридлар барлыкка килеп тора, бу базарда конкуренция бик көчле, һәркем үз товарын тәкъдим итәргә, сатарга тырыша, — дип башлады сүзен Булат әфәнде. — Сезгә без кукурузның бер генә төрле гибридын алырга кушмыйбыз, бу безнең оешманың эшчәнлеген ниндидер киртәләр белән чикләп куйган кебек булыр иде. Без хуҗалык җитәкчеләренә, баш агрономнарга чагыштырыр өчен мөмкинлек бирәбез, шуның өчен тәкъдим иткәндә сайлап алу хокукы үзегездә, — диде ул. Дөрестән дә, алдагы елларда үзен яхшы күрсәткән кайбер гибридларның торышы быел күпкә кайтыш, димәк уңыш та ким булачак. Кукуруз туфракның торышына, табигатьнең көйсезлегенә бик тиз җавап бирә, тамырдан икешәр булып чыккан үсенте дә, икешәр чәкән барлыкка килүе дә шуның нәтиҗәсе икән. Вакытлы-вакытсыз явып киткән яңгыр да чәкәннең формалашуына тәэсир итә, ди белгеч.

"Кызыл юл«да нәкъ шулай гибридларның төрлесен сынап карыйлар, «Лимагрейн» компаниясенең «Эмилен» гибриды — 100 гектар, «Кросби» гибриды 150 гектар мәйданга чәчелгән. «Пионер» компаниясенең «7043» сортлы гибридына өстенлек бирелгән, ул 400 гектар мәйданда игелә. — Үзебезнең сортларны да онытмыйбыз, — ди хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. — Алдагы елларда кукурузның «РОСС-140» гибридына өстенлек бирсәк, быел исә «Золотой початок» гибридлары кулландык, ул 200 гектарда игелде, җитешүенә, табигать шартларына карап, 200 гектардан артык кукурузны бөртеккә алырга планлаштырабыз, — ди җитәкче. Ул кукуруз эшкәртүдә механизаторлар Фирзәр Сафиуллин һәм Ранил Замалиевның хезмәте зур икәнен билгеләп узды. Алар 27 апрельдән басуда, кукуруз чәчүдә, аны тәрбияләүдә тырышып эшлиләр.

Бу хуҗалыкта орлыкчылык юнәлешендә зур үзгәрешләр баруын җитәкчеләр, белгечләр үз күзләре белән күрделәр. Хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин әйтүенчә, 2021 елда алар республикада орлыкчылык буенча махсус хуҗалык булып теркәлгәннәр. Узган ел районда беренчеләрдән булып заманча орлык хәзерләү, эшкәртү үзәген булдырганнар.

Орлыкны культурасына карап аеру, сайлау механизмы компьютер аша көйләнүче бу корылманы сафка бастыруга 14 миллион 600 мең сумнан артык чыгымнар тотылган. «ОЗФ-50» маркалы орлык чистарту техникасы һава һәм төрле махсус рәшәткәләр аша барлык төр культураларны аера, төрле катнашмалардан чистарта, сортларга бүлә. Аның «ПСМ-25» агрегаты белән бергә эшләтү һәм өстәмә «Сапсан» маркалы фотоэлемент куелган сепаратор белән тулыландыру сортлы орлык булдыруда яңа мөмкинлекләр ача. Фотосепараторның бәһасе 6 миллион 800 мең сум дип әйткәч, башта кыйммәт тоелды, ди хуҗалык рәисе, уйладык-уйладык та алдык, чөнки бүгенге заманда орлыкчылык тармагына таләпләр зурдан. Заманча, камил машина үзләре өчен генә түгел, читтән килүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Мондый мөмкинлектән беренчеләрдән булып Тимирязев исемендәге хуҗалык файдаланган инде.

Ашлык амбарында башкаладан килгән белгечләр катнашында узган сөйләшү бигрәк тә баш агрономнарга файдалы булгандыр, чөнки орлыкчылык өлкәсендә агымдагы елның 1 сентябреннән керә торган үзгәрешләр һәркемгә кагыла.

«Кызыл юл» хуҗа-лыгында игенчелекнең һәр өлкәсенә, шул исәптән чәчүлек орлыгы хәзерләүгә, җир эшкәртүгә зур игътибар бирелә. Узган ел җирләрне тагын да тирәнәйтеп эшкәртергә, бәһасе 7 миллион сумнан артык булган, HORSCH компаниясенең «Тигр» агрегаты сатып алынган. Күпьеллык үләннәрдән, кукуруздан бушаган мәйданнарны эшкәртергә менә дигән агрегат, икән дип фикерләштеләр киңәшмәдә катнашучылар. Узган ел бу агрегат белән 1600 гектар мәйдан инде эшкәртелгән. Рапс чәчәргә җир әзерләү өчен дә бик кулай булып чыккан ул. Быел исә, заманча агрегат белән эшкәртә торган мәйданнарны тагын да арттырырга исәплиләр.

Кыска гына вакыт аралыгында «Кызыл юл» хуҗалыгында булып, семинар-киңәшмәдә катнашучылар үзләре өчен байтак яңалыклар алдылар, алдынгы эш үрнәкләре белән таныштылар. Фикерләргә, алга барыр өчен эшне күзалларга җирлек бар, урыннарда һәркем уңай мисалларны яңадан бер уйлап, аларны тормышка ашыру чарасын күрерләр, диде район башлыгы Рамил Нотфуллин киңәшмәне йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы