«Ишәк белән ат узышмас», яки ни өчен районда атлар саны кимегән...
Районның терлекчелек тармагында өч айлык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәнең беренче өлеше Шушма болынында урнашкан, «Сосна» хуҗалыгы тарафыннан районның чабышкы атлары өчен төзелгән торакта тәрбияләнүче атлар белән танышудан башланды.
Моннан нәкъ бер ел элек хуҗалык җитәкчеләре шушында җыйналып, районда чабышкы атлар тәрбияләү мәсьәләләре турында фикерләшкәннәр иде. 36 аргамакка исәпләнгән, 9 миллион 600 мең сумга салынган торак буш торырга тиеш түгел, диелде ул киңәшмәдә. Хуҗалыклардагы чабышкы атларны шушында туп-лап, аларны ярышларга хәзерләү, өйрәтү бүгенге көн таләбе һәм атларны туп-лау бурычы һәр җитәкчегә җиткерелде. Әмма кайбер хуҗалык җитәкчеләре район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан куелган бурычны үтәүгә «бармак аша» гына караганнар. Ни кызганыч, «Дуслык», «Игенче», «Яңа тормыш», «Кызыл юл», «Смәел», «Алга», «Уңыш», Тукай исемендәге хуҗалыклардан чабышкы атлар китерелмәгән. Югыйсә, Сабантуйлар җиткәч, җитәкчеләр, бездә атлар юк инде, ат чабышларын үткәрә алмыйбыз, дип зарланырга тотыналар. Әйтергә оят, кайбер җирлек Сабантуйлары инде ат чабышларыннан башка гына уза башлады. Район башлыгы Рамил Нотфуллин әйткәнчә, Сабантуй көнне генә ат барлыкка килми. Бу сөйләшү татарның «ишәк белән ат узышмас», дигән макәлен искә төшерә. Дөрестән дә, Сабантуйларыбыз чын милли бәйрәм булсын, дисәк, аның бизәге – атлардан, чабышкылардан башка булмый. Районда икешәр чабышкы ат тотучы шәхси хуҗалыклар бар, ә мөмкинлеге нинди зур булган хуҗалыклар бу мәсьәләгә салкын карыйлар, дип ассызыклады район башлыгы. Бу мәсьәләне уңай якка хәл итү өчен җитәкчеләргә бурыч йөкләнде, ул үтәлер, дип ышанабыз. Райондашларыбыз, бигрәк тә балалар арасында популярлаша бара торган атлар белән кызыксыну кимемәсен, үссен, дәвам итсен иде.
Киңәшмәнең район утырышлар залында дәвам иткән өлешендә дә атларның санын сак-лап калуга, бу өлкәне үс-терүгә зур игътибар бирелде. Ә бу тармакта хәл ителәсе мәсьәләләр аз түгел. 2023 елның өч айлык нәтиҗәләре буенча хуҗалыклардагы атларның баш саны 1341 булган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 56 башка кимрәк. Соңгы елларда саны даими артып барганда, 2023 елга аяк атлагач, атларның баш саны кимүе матур күренеш түгел. Бүгенге көндә «Татарстан» (167 баш), Тимирязев исемендәге хуҗалык (140 баш) атларны иң күп асраучы хуҗалыклар. Ә инде атларны иң аз тотучылар исемлегендә иң соңыннан «Борнак» (35 баш) һәм «Активист» (31 баш) хуҗалыклары бара. «Кызыл юл»да атларның баш саны узган елдан 24 башка, «Дуслык»та 22 башка кимрәк, бу хуҗалыклар, узган ел ахырында буазлык-ларын тикшереп, кысыр калган бияләрен иткә озату белән аңлаталар. «Уңыш» хуҗалыгында 33 аттан бары 3 ат калган. Атлардан колын алу быел 1 апрельгә 19 баш булса, узган ел да шул сан булган.
Терлекчелек буенча өч айлык төп күрсәткечләрдән күренгәнчә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 4 процентка, сыерларның баш саны – 5, сөт җитештерү – 10, ит җитештерү – 3, мөгезле эре терлек ите җитештерү 6 процентка күбрәк булды. Агымдагы елның 1 апреленә район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 42365 булып, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1697 башка күбрәк. «Татарстан» – 615, «Дуслык» – 196, «Сосна» хуҗалыгы 183 башка арттыра алдылар. Шул ук вакытта мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүгә юл куйган хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, «Бөрбаш» хуҗалыгында баш саны кимүнең төп сәбәбе – 108 баш терлекне артык сату булса, «Якты юл», «Активист», Тукай исемендәге хуҗалыкларда бозау алу узган елга караганда кимрәк булган, шуның өстенә Тукай исемендәге хуҗалыкта терлек үлеме дә күпкә арткан. «Алга» хуҗалыгы да елны 23 баш яшь терлекне киметеп башлаган. Бу очракта яшь терлекне тәрбияләүдә кеше факторы беренче урынга чыга, терлекчеләрнең, белгечләрнең кулга-кул тотынып эшләве җитмәвен танырга кирәк. Бозау алу район буенча бу чорда 26 башка кимрәк булганда, «Татарстан» хуҗалыгы 135 башка, «Кызыл юл» 98 башка күбрәк бозау алган. Бозау алуны узган елдан киметкән «Якты юл», «Бөрбаш», «Борнак», «Уңыш» хуҗалыгы белгечләренә бу мәсьәләгә барлык җитдилеге белән карарга кирәк. Иң авыр хәл Тукай исемендәге хуҗалыкта, монда өч айда 125 баш бозау ким алынган, болай барса, калган тугыз айда 325 баш бозауга кимрәк булачак.
Район хуҗалыкларында агымдагы елның өч аенда 30312 тонна сөт савылды, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 10 процентка артык, яисә 2737 тоннага күбрәк булды. «Татарстан» – 509, «Смәел» – 287, «Кызыл юл» 275 тоннага күбрәк сөт җитештерделәр.
Ел башыннан сөт эшкәртү комбинатларына 28888 тонна сөт уртача һәр килограммы 31 сум 49 тиеннән сатылган. Районның 8 хуҗалыгы сөтне 33 сум 26 тиен – 31 сум 50 тиенгә сата алдылар. Хуҗалыклар арасында сөтне иң югары бәягә «Татарстан», «Активист» хуҗалыклары сатты. Иң түбән бәя «Смәел»дә – һәр килограммы 29 сум 5 тиен булды.
Сөтне сату бәяләренең төшүе хуҗалыкларның икътисадына нык тискәре йогынты ясады. Өч айлыкта бу артык сизелмәсә дә (бу чорда сөтнең бер килограмм бәясе 2сум 79 тиенгә кимегән), бәяләрнең кимүе дәвам итә һәм бу хәлнең күпмегә баруы турында фаразлап булмый. Өч айда шушы вәзгыять аркасында күмәк хуҗалыклар 81 миллион сум акча югалттылар. Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин әйтүенчә, бу югалтуларны бары тик сөт җитештерүнең күләмен арттырып кына капларга мөмкин. Ә бу җиңел эш түгел. Чыгымнарны киметәбез, дип кушыла торган төрле өстәмәләрдән дә баш тарту дөрес юл түгел. Бу очракта технологик чылбырның һәр өлкәсенә ныклы күзәтчелек урнаштыру зарури.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Хәлим Рәхмәтуллин, районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов күмәк хуҗалыкларда көтүне яңарту мәсьәләләренә аеруча басым ясадылар. Анализ ясаган чорда төрле сәбәпләр аркасында 1491 (шул исәптән таналар) баш сыер көтүлектән чыгарылган. Район башлыгы Рамил Нотфуллинны бу сан нык гаҗәпләнергә мәҗбүр итте. – Өч айда 100 башлык 15 тулы абзар савым сыеры гамәлдән чыгарыла, бер елга исәпләгәндә 100 башлык 60 абзар савым сыеры юк, 6000 баш сыер дигән сүз, уйлап карагыз, җитәкчеләр, монда утырган зоотехниклар, мал табиблары! Бозауны сыер итәр өчен кимендә өч ел вакыт кирәк, ә без шушының кадәр малны җиңел генә исәптән төшерәбез. Менә кайда ул экономия, менә шушыларны исәпләргә кирәк, югыйсә, катнашмалар кыйммәт, дип терлек азыгына өстәмәләр алмаска сәбәп эзлибез, – дип ассызыклады Рамил Нофуллин.
Җыелышта язгы кыр эшләренең барышы, авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрү мәсьәләләре каралды, хуҗалыкларда хезмәтчәннәргә хезмәт хакын вакытында һәм тулаем түләү турында күрсәтмәләр бирелде. Һәр хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакы кимендә 40 мең сум булырга һәм аны үтәү һәр җитәкченең бурычы, дип, район башлыгы тарафыннан ныклап әйтелде.
Хәлим Рәхимуллин,
Вакыйф Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев