Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ишетми калмадыгызмы яки атлар чыннан да Балтач күрке (+фоторепортаж)

Районыбызда ат чабышлары елдан-ел киңрәк масштабта үтә

Хәзер, гадәттәгечә, Сабан туенда гына түгел, зуррак бәйрәмнәр саен да юртакларны җилдертәбез. Узган шимбәдә генә дә Балтач “Ат – ил күрке” дигән бәйге үткәреп, чабыш сезонын япты. Алдагы атналарда комачаулаган яңгырны бу юлы кар алыштырды, тик ул гына атларыбызга киртә була алмады.

“Сабантуй” ял паркына чабышкы атлар гына түгел, бизәлгәннәре дә, йөк ташыр өчен җигелгәннәре дә җыелган иде бу көнне.

Бәйрәм чарасын район башлыгы Рамил Нотфуллин башлап җибәреп, һәркемгә күтәренке кәеф, уңышлар теләде. Ә уңышлар бигрәк тә җитәкчеләргә кирәк иде. Чөнки бу көнне рәисләрне ат туару һәм җигү буенча тәүге тапкыр сынап карадылар. Иң беренче эшкә алынган җитәкчеләр арасыннан бары “Бөрбаш” җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов кына берүзе, ягъни ярдәмчесез әлеге эшне башкарып чыкты. Дөрес, ахырга таба тагын табылды андый тәвәккәл җитәкчеләр. Тик күбесе машина руле тотып йөреп, ат җигүнең нәрсә икәнен онытуын раслады. Көч-дәрман бирүләр, шаяртулар белән әлеге чара ахырына якынлашты. Аннан йөк ташулар башланып китте. Биредә һәрбер хуҗалыктан ике кеше арбага капчыклы йөк һәм печән түкләре төяп, тиешле пунктка алып барып җиткерергә тиеш иде. Әй тырыштылар да  соң катнашучылар, кемнеңдер йөге ярты юлда төшеп калды, кемдер финиш сызыгына “сызгырып” керде, кемдер тамашадан көлә-көлә күңел ачты. Тын гына ява башлаган кар астында ат чабышларына да старт бирелде. Алар рәхәтләнеп чабып, суыкта да җиңүләргә ирешеп буласын дәлилләде. Күркәм мизгелләрне күзәткән тамашачылар үзләренең яраткан юртаклары өчен җан атып тордылар.

Бүләкләү өлеше дә бик матур узды, чөнки һәркемнең күңеле күтәренке иде,  бәйрәм, чыннан да, күңелле һәм матур үтте. Ат туару һәм җигү буенча “Сосна” җәмгыяте җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков – беренче, “Арбор” җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов (рәсемдә сулда) – икенче, “Бөрбаш” җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов өченче булды. Район башлыгы аларны котлап, бүләкләр тапшырды.

Ат җигү ярышларында рәисләрне генә түгел, башка оешма-предприятие җитәкчеләрен дә сынап карарга кирәктер, бәлки. Чөнки кискен ярышлар вакытында читтән генә күзәтергә мәҗбүр булган җитәкчеләребез үзләре үк тә шундый фикерләрен җиткерделәр.

Йөк ташу буенча, гомуми хуҗалыклар арасындагы җиңүчеләр, җиңүгә ирешкән җайдаклар да пьедесталга күтәрелә торды. Ә кар тын гына әле генә чабышкылар калдырган эзгә ак келәм булып ятып, үзе үк тә быелгы сезонның ябык булуын ишарәләде.

Сезон ябылуның төп иганәчесе «Татарстан» авыл хуҗалыгы җәмгыяте булды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ат чабышы