Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Көшкәт авылы халкын яшәткән дә, эшләткән дә ферма бу. Шуңа да бик кадерле.

Биредә эшләүчеләр эш шартларыннан да, хезмәт хакыннан да бик канәгать.

«Яңа тормыш» җәмгыятенең Иске Көшкәт авылында урнашкан дуңгызчылык комплексында бүгенге көндә 3621 баш дуңгыз исәпләнә.

Моннан өч ел элек әлеге фермага килгән булды, ул чакта дуңгызларның баш саны – 3200 тирәсе, эшләүчеләр – 32 (хәзер исә 19 кеше), ферма мөдире Фәрит абый Гарипов иде, хәзер инде ул лаеклы ялда. Ул чакта да Фәрит абый Африка чумасы яный, дип фермага кертмәгән иде, бу юлы да кереп булмады.

Алабугада килеп туган вәзгыять янә комплекс территориясенә якын да китерми. Бик саклыйлар монда дуңгыз малын – тәрәзәләргә бер кош та очып кералмаслык итеп сеткалар куелган, дуңгызларны тышка чыгармыйлар, кардалар сүтеп атылган, территория 2 метрлы койма белән әйләндереп алынган, эчкә техника кертү катгый тыела, комплекс янында ят транспорт та торырга тиеш түгел хәтта, озатасы дуңгызларны да тышкы якта төйиләр, чит кешене абзарларга якын да китермиләр.

Дуңгыз малын ничек тә саклап эшләргә-яшәргә тырыша «яңа тормыш»лылар. Сәүдәдә дә дуңгыз итенең яхшы үткән чагы, соңгы елларда килосы 85-90 сум йөрсә, хәзер 120-125 сумнан сатыла. Дуңгыз итенә сорау зур. Әлеге комплекстан аена 250 баш тирәсе дуңгыз сатып баралар. Шуңа да ниятләре изге – яман чирләр эләктерми генә, акча чыганагын саклап калу, эш урыннарын югалтмау. Биредә эшләүчеләр эш шартларыннан да, хезмәт хакыннан да бик канәгать. Уртача хезмәт хаклары 31 мең сум. «Эш хакы яхшы бездә, хуҗабыз да бик әйбәт, эшләгән кешегә хакын да кызганмый, түли, ни сорасаң шуны бирә, ярдәм итә», ди Искәндәр Батыршин. Хезмәт хакына өстәмәләргә генә игътибар итсәң дә эш кешесе өчен куанып куясың – вакцинация ясаучыларга – 2000 сум (15 төрле вакцина гына ясала малларга), пенсиягә чыгып эшләүчеләргә өстәмә – 2000 сум (чөнки яшьләр юк, булсалар да фермага килмиләр), санитар көннәрдә ферманы чистарткан өчен тагын өстәмә... Болар әйтелгәне генә әле, ә әйтелмәгәне күпмедер?! Эш җиңел түгел биредә, әмма эшләгәнне күрә белгәч, нәтиҗәле булсын дип, күңел биреп, тырышып эшлиләр. Шуңа да күрсәткечләре югары, балалату бүлегендә үсеш 300 грамм тирәсе, симертүдә 400-500 граммга кадәр. Җәмгыять кассасына узган ел 37 миллион ярым сум акча керткәннәр, аннан алдагы елны 31 миллион ярым сум булган. Балалату бүлегендә Людмила Раимова, Светлана Анисимова, Марина Данилова, ирле-хатынлы Алеша һәм Галина Байгильдина, үстерү бүлегендә Алеша Павлов (берүзе 880 баш дуңгыз карый), Михаил Исаев, симертүдә Галина Туктарова, Зоя Платунова, механик Иван Филиппов, кочегар Геннадий Филиппов, слесарь Алексей Бегашев, ярдәмчеләр Юрий Исаев, Николай Платунов, ясалма орлыкландыручылар Надежда Филиппова, Нина Исаева, тегермәнче Валентин Данилов, мал табибы Алмаз Хәйруллин үз эшләренә җаваплы караучы намуслы хезмәткәрләр. Дуңгыз караучылар иртәнге 6 сәгатьтә эшкә киләләр дә көндезге сәгать 10 да кайталар, төшке аштан соң янә киләләр һәм сәгать 4 тә кайталар. Дуңгызлар алдындагы ашау яхшы, Яңгулдан силос китерәләр, фураж, люцернадан печән оны ясап ашаталар, аена 280 меңлек кенә биокушылмалар, 140 меңлек ясалма сөт бирәләр (мондый өстәмәләр елына миллион сумнар тәшкил итә), әле аларны җәмгыятьнең йөк машинасы белән, айга ике тапкыр, Казандагы «ТехноКорм» сәүдә компаниясеннән барып алалар.

Дуңгыз балаларының үлеменә каршы да җай тапканнар, Владимир каласындагы өлкә ветеринария лабораториясенә барып, вакцина ясатып алып кайтканнар, әнә шуның белән күпләп үлүгә чик куя алганнар.

- Иң мөһиме, комплекста хезмәт кешесенә шартлар тудырылган, - ди Илгизәр Батыршин.- Киенү-чишенү бүлмәләре бар, душлар эшли, яңгулдан килүчеләр транспорт белән йөри. Аннан соң, дуңгыз балалары да җылытылган идәннәрдә йөри бездә, камералар куелган: бар да күз уңында, ветстанция хезмәткәрләре килеп, абзарларны бушлай дезинфекцияли. Авыл халкы да, биредә эшләүчеләр дә ферманың киләчәге якты булсын, дип тырыша. Аларга бу ферма моңарчы да кадерле иде, хәзер дә кадерле, алга таба да, афәтләргә дучар булмыйча, шулай булып калса иде.

Фоторәсемдә: ферма мөдире -  Искәндәр Батыршин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, сүз юк булдырып эшләгән кешегә