Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Искечә шартларда уңышка ирешеп булмый. Килешәсезме?

«Сосна» җәмгыятенең заманча мегафермасы бер еллап эшли. Биредә башта 200 баш сыер булса, бүгенге көндә инде сөтлебикәләр саны 523 башка җиткән. Әле киләчәктә арттырырга планлаштыралар. Тагын бер яңалыклары – бер атна тирәсе элек сыерларны өч тапкыр савуга күчкәннәр. Яңа ферма үзен аклаганмы, киләчәктә тагын нинди яңалыклар көтәргә, бүгенге язмабыз шулар хакында.

2020 елның декабрь аеннан кулланылышка тапшырылган мегаферма турында «Сосна» җәмгыятенең баш зоотехнигы Айдар Әхмадуллин белән сөйләшеп уздык. Айдар инде биредә үзе дә дистә елга якын эшли. Пүскән егете көн саен туган авылыннан Соснага килеп хезмәт куя. Үз эшен биш бармагыдай белүче, ишеткән мәгълүматларның уңай һәм тискәре якларын үлчәү тәлинкәләренә салып, үзләренә яраклаштырырга сәләтле белгеч ул. Хезмәт юлын зоотехник буларак башлап җибәрмәсә дә, башыңа төшкәч, өйрәнәсең инде, дип елмая. Без укыган вакытта өйрәткәннәр белән хәзер инде эшләп булмый, гел укырга, камилләшергә, замана белән бергә атларга кирәк, ди.

– Яңа фермабызда эшли башлаган көннән алып, әлегә кадәр без бары тик аның уңай якларын гына күреп эшлибез һәм ник берничә ел элек үк мондый мегаферма салырга батырчылык итмәдек икән, күптән югары нәтиҗәләргә ирешкән булыр идек, дип үзебезне шелтәлибез. Чөнки искечә шартларда эшләп, уңышка ирешеп булмый инде хәзер. Бүгенге көндә яңа мегафермада барлыгы 523 баш сөтлебикә бар. Шуның 78ен Киров өлкәсеннән алып кайттык, алар нәселле маллар, ә калганы үзебезнекеләр. Биредә безнең савым залы аерым урнашкан, анда бер савылганда 48 сыер керә ала, ә гомумән алганда барлыгы 1200 баш сыер савыла ала. Сыер савыласы урынга кереп басуга, махсус чиплар ярдәмендә аның турындагы мәгълүмат укылып, компьютерга керә һәм әгәр дә анда сыер авырып киткәне яки башка бер мәгълүмат чагыла икән, бу сыер савылып беткәннән соң кире торагына чыгып китә алмый, икенче урынга кереп кала һәм аны инде мал табиблары карый. Әлеге мегафермада безнең дүрт категория сыерлар бар, алар раздой группасы, яңа бозаулаган таналар, сөтне киметкән сыерлар һәм сөттән туктату чоры. Бер атна элек өч тапкыр савуны оештырып җибәрдек. Ул әлегә сынап карау өчен эшләнә, әгәр дә сөтнең күләмен арттыруга ирешә алсак, киләчәктә эшне шулай дәвам да итәчәкбез. Мегаферма төзелгәнчегә кадәрге сөтнең күләме белән бүгенгесенең аермасын чагыштырып карасак, ул дүрт тонна ярымны тәшкил итә. Ә инде сөт артуның төп факторлары булып, яңа фермадагы микроклиматның бик уңайлы булуы, чиста җылы су эчүләре, күпме кирәк шуның кадәр ашаулары алдында булуы, үз иркендә торуы, ягъни бәйләүдә тормавы да, саву системасының ярым автомат булуы да тора. Шулай ук сенажларны да яхшырак сыйфатлы итеп салырга өйрәнеп киләбез. Сөтнең мул һәм сыйфатлы булуы турыдан-туры азыкка да бәйле бит, – дип эшләре һәм аның уңай яклары турында сөйләп узды Айдар.

Биредә тагын бер бик яхшы яңалык бар, бу мегаферма белән генә чикләнеп калмыйча, икенчесен төзергә дә алынганнар. Инде быел көз анысы да үз эшен башлап җибәрер. Яңа торакны маллар белән тутыру проблемасы юк, чөнки әлегә 100 башлык 4 сыер абзарлары, аннан тыш 400 баш таналары да бар. Мөмкинлек булса читтән 50 баш тана алуны да планлаштыралар. Ә инде киләчәктә савым сыерларыннан буш калган торакларны башка терлекләр өчен үзгәртәчәкләр.

– Мегаферманы төзегәнче Тәтеш, Саба, Әтнә районнарына барып, карап өйрәндек, андагы коллегалардан уңай һәм тискәре якларын сораштык, шулардан нәтиҗә ясап, яңа торакны үзебезгә ярак-лаштырып эшләдек. Ә инде быел төзеләсен инде хәзер үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әзрәк үзгәртәчәкбез. Ләкин саву режимының ярым автомат булуы калачак, чөнки без бу ысулның маститка каршы әйбәт булуын нәтиҗәдә күрдек. Ә инде маститлы сыерларның бик аз булуы сатыла торган сөтнең сыйфатлы һәм күп күләмдә булуында да чагыла. Бүгенге көндә без барлыгы 18 тоннадан артыграк сөт савабыз һәм 17 тоннадан артыграгын сатабыз. Өч савуга күчү әлеге күләмне тагын да арттырыр дип ышанабыз. Башка райондагы коллегалар белән аралашкан вакытта алар тояк авырулары булачагын искәрткән иде, без инде моны булдырмас өчен, саву залыннан чыккан вакытта махсус ванналар эшләп куйдык, сыер шуның аша чыгып китә һәм андагы файдалы элементлар белән тояк эшкәртелә, – дип эш тәҗрибәләре белән бүлеште Айдар.

Биредәге белгечләр коллективын бик көчле һәм бердәм команда дип ассызыклап үтте Айдар. Без яңалыкны ишетеп кайтып әйтүче генә, ә өйрәнү, аны эштә куллану барысы да белгечләр кулында. Бүгенге көндә ирешелгән барлык уңышлар да аларның тырышлык нәтиҗәсе, дип селекционер Рәсимә Вәлиева, лаборант Айгөл Гарипова, мал табиблары Раил Хәйруллин белән Рәсим Гомәров, осеменаторлар Ранил Зәйнуллин белән Рәнис Ганиевның хезмәтләренә югары бәя биреп үтте ул.

Рәсимә Вәлиева биредә селекционер гына түгел, әле ферма мөдире дә икән. Тумышы бе-лән үзе Малмыжныкы ул, Сос-нага кияүгә килгәннән бирле фермада эшләгән. Сыер сауган, дуңгызчылыкта махсус укып, осеменатор булып эшләгән, аннан шул фермага мөдир итеп билгеләгәннәр, дуңгызлар бетеп, танага күчкәч тә мөдирлек вазыйфасын башкарган. Бүгенге көндә аның карамагында ике абзар 2-6 айлык бозаулар, 6-12 айлык һәм 12-18 айлык таналар.

– Иртән эшкә килүгә башта шул фермаларны йөреп чыгам. Эшчеләр килгәнме, азык кергәнме, малкайлар тәртипме, аннан соң гына селекционер эшенә тотынам. Анысының эше компьютер белән турыдан-туры бәйле инде, бөтен төр мәгълүматны шунда кертәсе. Аннан Айгөл белән контроль савулар үткәрәбез, бөтен белгечләр бергә үлчәү, номерлау, малларны аеру эшләрен башкарабыз, – ди Рәсимә ханым. Сөт җибәрергә накладнойлар тутырып утыручы лаборант Айгөл Гарипованың эше тыгыз булса да, ул да үзенә йөкләнгән бурычлар белән таныштырып үтте.

– Көненә биш рейс сөт китә, иртәдән эшем шуның белән башлана. Аннан соң инде үзем мөдирлек итә торган фермаларга йөреп чыгам. Алар миндә өчәү, берсе симертү үгезләре, икенчесе 12-18 айлык таналар һәм өченчесе бозаулар вакытлары җиткән таналар. Барлык вазыйфаларны да җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз. Биредәге командабыз, чыннан да, бердәм, мал табиблары, осеменаторлар белән бергә эшлибез. Бергә-бергә эшләгәндә генә уртак нәтиҗәгә ирешеп була, – ди Айгөл.

Ферманың эшчәнлеге белән танышырга килгән вакытта сыерлар савылып бетеп, сыер савучыларның саву залын юган чаклары, ә оператор Илфат Закировның сөтләрне экспресс-тест ярдәмендә тикшергән чоры иде.

– Махсус савытка сөтне алып, тестны шунда тыгабыз, әгәр анда дүрт кызыл полоска чыга икән, димәк, сөтнең сыйфаты яхшы, әгәр инде шуның берсе генә чыкмыйча кала икән, димәк, я антибиотик бар, я башка берәр укол ясалган. Андый вакытта инде сөтне түбәнрәк бәядән алалар, – дип аңлатып үтте Илфат.

Яңа мегаферма белән Илнар Шамилов мөдирлек итә. Аның кул астында  алты сыер савучы хезмәт куя, алар – Чулпан Хәбибуллина, Кәүсәрия Гәрәева, Илсөяр Гәрәева, Ләйлә Ганиева, Марат Сәйфетдинов һәм Энҗе Әскарова.

Алар арасыннан иң күп еллар эшләүче Кәүсәрия апа белән аралашып алдык. – 35 ел сыер савучы булып эшлим инде, дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. Сөтне кул белән ташыган вакытта башланган иде хез-мәт юлым. Ул чакларда бөтен эш кул хезмәтенә бәйле иде бит. Ашауны ат белән кертәләр, аны сәнәк белән маллар алдына салабыз, он складыннан онны тутырып алып килеп, аны һәрберсенең алдына сибеп чыгабыз, чиләк-көянтә белән барда ташыйбыз, бозаулату, бозауны карау үзебезгә иде... Ул еллар белән хәзерге эшебезне чагыштырам да, нишләп башта ук шушындый фермада эшләмәдек икән дим. Монда эш бермә-бер җиңел, малларны саву залына кертергә өйрәткәндә генә авыр булды. Кырыйдан савып өйрәнелгән терлек, арттан саудыруга авырдан ияләште. Хәзер инде барысы да көйләнде, – дип сөенә Кәүсәрия апа. Аның белән бер сменада хезмәт куючы Марат Сәйфетдинов белән Ләйлә Галиева әле озак эшләмиләр. – Минем өч кенә ел әле яңадан сыер сава башлаганга, аңарчы почта тараттым, – дип сүзен башлады Ләйлә ханым. – Дөрес, сыер саву эшен башкарганым булды элегрәк, хәзерге белән чагыштырырлык түгел шул инде. Хәзер барысы да заманча. Көнгә өч тапкыр эшкә киләбез. Автобус һәркайсыбызны капка төбеннән алып китә һәм кайтарып куя. Икенче көнне көне буе ял итәбез, – ди Ләйлә ханым.

Әлеге мегафермада азык кертү хезмәтендә Илгизәр Нуриев, Дияз Гарипов, Раушан Мәрданов, Әмир Муллагалиев эшли. Он складында Сөнгать Муллагалиев барлык кушылмаларны үлчәп биреп тора. Тирес чыгару эшенә Айнур Нуриев, Рамил Галләмов һәм тракторчы Фәнис Сабитов җаваплы.

Биредәге коллек-тивның бердәм булуы сүздә генә түгел икәненә үземә дә инанырга туры килде, эш нәтиҗәләрендә дә яхшы чагыла ул. Эшләренә сөенеп, андагы уңыш-ларына куанып, алларына куйган максат-бурычларына ирешеп, газета битләренә тагын да зурырак яңалыклары белән чыгарга язсын сезгә, «Сосна» җәмгыятенең ферма коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев