Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Искәндәр Шакирҗанов 30 елдан артык руль артында

Искәндәр абыйның тормыш иптәше Фәйрүзә ханым фермада хезмәт куя, уллары Фәнис әтисе кебек үк тракторчы

«Игенче» хуҗалыгында хезмәт куючы Искәндәр Шакирҗанов белән аралашабыз. Документта 1989 елда эшли башласа да, техника янында аннан күпкә алдарак кайнаша башлый ул.

– Әтиемнең абыйсы Илдар, бертуган абыем Илгиз Шакирҗанов алдынгы тракторчылар иде. Илгиз абыем район депутаты да булган, районның Мактау тактасында торган кеше. Үземнең хезмәт юлымны да мин абыйларым эшләгән «Т-150» тракторыннан башлап җибәрдем, аннан «КСК»да, «К-701»дә, «ДТ-75» тракторында да эшләдем. Хәзер менә «МТЗ-1221»дә хезмәт куям, тагын бер кечкенә тракторым да бар әле. «МТЗ» белән җир эшкәртү, сенаж ташу эшләрен башкарам, кышка бульдозер тагып юллар эттерәм, – дип үзе һәм хезмәте белән таныштырып үтте Искәндәр абый. Шакирҗановлар гаиләләре белән хуҗалыкта дисәм дә дөрес булыр. Искәндәр абыйның тормыш иптәше Фәйрүзә ханым фермада хезмәт куя, уллары Фәнис әтисе кебек үк тракторчы. Тик яраткан эшеннән берникадәр вакытка аерылып торырга туры киләчәк әле аңа, чөнки көзге чакырылыш белән армия сафларына хезмәт итәргә китә. Кызлары Нәфисә әлегә мәктәптә, 8 сыйныфта белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев