Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җитештерми акча булмый

Быел биш айда районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре 25294 тонна, узган елның шул чорындагыдан 298 тоннага күбрәк сөт җитештерделәр. Бу артыклык «Яңа тормыш» хуҗалыгында - 111, «Сорнай»да - 83, «Бөрбаш»та - 77, «Якты юл»да - 75, «Татарстан»да - 64, «Алга»да һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларда 63әр тонна тәшкил итте. Әмма 6 хуҗалыкта...

Узган елгыдан артык җитештерү исәбенә генә дә, район буенча сөт биш айда 5 миллион 717 мең сум өстәмә акча кергән. Бу өстәмә район хуҗалыкларында түбәндәгечә (мәгълүматлар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды, күрсәткечләр мең сумнарда)

Яңа тормыш 2191

Сорнай 1606

Бөрбаш 1496

Якты юл 1468

Татарстан 1317

Тукай исем 1251

Алга 1247

Тимирязев 1012

«Борнак», «Кама», «Кызыл юл», «Сосна», «Смәел» хуҗалыклары да сөтне биш айда узган елның шул чорындагыдан күбрәк җитештереп өстәмә меңнәр алдылар. Ә шул ук вакытта сөтне узган елның биш аендагы дәрәҗәдә генә җитештерсәләр дә «Активист» хуҗалыгы кассасына 2 миллион 414мең, «Игенче»гә 1 миллион 857 мең сум өстәмә акча кергән булыр иде. «Уңыш»та бу югалту бигрәк тә зур - 3 миллион сумнан артып китә. Алар бүген дә һәр сыердан көн саен 3 - 4 килограмм сөтне узган ел шушы көннәрдәгедән ким савалар. Көн саен 1,5 тонна сөтне былтыргыдан ким саталар. «Активист»та хәл җәйгә кергәч уңай якка үзгәрде, узган елгы үрне үтеп эшлиләр. Биш айда узган елга карата чигенеш ясаган «Маяк», «Арбор», «Труд» хуҗалыкларында да июнь аенда савымны арттырдылар һәм узган ел шушы көннәрдәгедән шактыйга күп савалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан терлекчелектәге биш айлык нәтиҗәләр буенча «Борнак»та үткәрелгән семинар-киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында сөт терлекчелегенә аеруча тирән анализ ясалды. Сыерлар рационындагы азыкның 25 - 30 процентын яшел масса белән тулыландарарга тәкъдим ителде. Сыерларны кардаларда тотуның кирәклеге күрсәтелде. Кардаларда малларга эчәр өчен тәүлек дәвамы су булу зарур.

Район хуҗалыкларында сыер ите узган ел биш айдагыдан 175 тоннага күбрәк җитештерелде. Акчага әйләндергәндә бу 17 миллион194 мең сум дигән сүз. Хуҗалыкларда ул түбәндәгечә булды. Беренче сан - быел биш айда узган елның биш аендагыдан артык җитештерелгән сыер ите (тонналарда), икенчесе - шуның өчен кергән акча (мең сумнарда)

Сосна 48 5117

Труд 23 1980

Борнак 19 1751

Яңа тормыш 14 1553

Татарстан 14 1415

Смәел 16 1407

Кызыл юл 13 1203

«Кама»,Тимирязев исемендәге, «Якты юл», «Алга», Тукай исемендәге, «Игенче», «Бөрбаш» хуҗалыкларына да итне узган елның биш аендагыдан күбрәк җитештерүдән кассаларына өстәмә меңнәр керде. Ә менә «Дуслык», «Маяк», «Сорнай», «Активист», «Уңыш» югалттылар.Хәзер үгезләрне ачык һавада симерткән, алларыннан яшел массаны, суны өзмәгән, концентрат азыкларны җәлләмәгән хуҗалыклар оталар. Соңгы айда симертүдәге үгезләрдән «Яңа тормыш»та 1275 грамм тәүлеклек артым алдылар. «Кама», «Арбор», «Борнак», «Алга»да да ул 900әр граммнан күбрәк булды. Иң түбән артым «Игенче»дә - 580 грамм. Тукай исемендәге, «Труд», «Сорнай» хуҗалыкларында да май аенда һәр үгезнең тәүлеклек артымы 700 граммга да җитмәде.

Фото: http://irecommend.ru.q5.r-99.com/sites/default/files/product-images/76252/myaso-moloko.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250