Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җитәкчелеккә имтихан яки кырлар ни сөйли?

Киров өлкәсе басулары ягыннан килеп автобустан төшә торган җитәкчеләрне күргәч кырдагы печән әзерләү белән шөгыльләнгән «Кама» хуҗалыгы механизаторлары бераз аптырашта калдылар.

Автобустан төшүчеләрнең алларына чыгып нидер аңлаткан үз хуҗалыклары җитәкчесен күргәч, бераз тынычландылар тагын. Димәк, бик тә әһәмиятле эш белән йөриләр. Чөнки хуҗалык эшчеләре рәисләре Рәкыйп Нәкыйп улының буш сүз сөйли торган гадәте юк икәнен яхшы беләләр. Дөрестән тә, район күмәк хуҗалыклары җитәкчеләре өчен бу гадәти көн түгел, коллегалары алдында эшләнгән эш һәм җитәкче буларак та имтихан тоту көне иде.
Язгы кырда кемнең ничек эшләгәненә имтихан «Сосна», «Уңыш», Тукай исемендәге хуҗалык басулары белән танышудан башланган иде. «Уңыш» хуҗалыгында 500 гектарда игелә торган чөгендер басуларын караганнан соң, моның кадәр җирдә бу культураны игү кирәкме икән, дигән сорау туа. Технологияне сакламау, түбән сыйфатлы орлык чәчү һәм башка төрле кимчелекләр көз көне нәрсә күрсәтер икән.
Тукай исемендәге хуҗалык басулары карап торышка өметле, әмма тиешенчә ашлап та җибәрсәләр, шәп буласы да бит. Үсентеләрнең ашлама соравы күренеп тора. «Арбор», «Якты юл» хуҗалыкларның иген кырлары күңелдә канәгатьләнү хисе калдырды. Кунырлыларның чөгендер басуы сокланырлык.
Язмамның башында искә алынган «Кама» хуҗалыгы терлек азыгы әзерләү белән төпле шөгыльләнә, бөртекле культураларның торышы да матур. Соңгы елларда уңай үзгәрешләр кичерүче «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгының Акман басуы да соңгы 2 елда мондый мөнәсәбәтне үзендә тойган. Басулар чиста, игеннәр куе һәм башкалары да саллы.
«Труд» хуҗалыгындагы соңгы елларда бара торган уңай күренеш иген кырларына да салынган. Күршеләре «Дуслык» хуҗалыгы да терлек азыгы әзерләүдә һәм игенчелектә яулаган үрләрен югалтырга уйламый. «Яңа тормыш», «Борнак» хуҗалыклары басуларында да тир түгеп эшләгән игенченең тырыш хезмәте юкка китмәгәнлеген күренә, бөртеклеләрнең башаклары тук, печән покослары калын.
«Борнак» хуҗалыгы рәисе Рәфкать Нәҗипов кырларны ашламыйча гына уңыш алып булмый шул, алдагы ел уңышы өчен ашламаны көздән үк алып куябыз, диде. Автобуста утырган «Агрохимсервис» җитәкчесе Наил Гыйләҗев аның ниятен хуплап, ярдәм итәрбез, диде.
«Смәел» хуҗалыгы басулары игенчелектә дәвамлы һәм уйлап эшләгәннәрен күрсәтә. Кукурузны игү, аннан яшел масса һәм бөртек алу тәҗрибәләре сокланырлык.
«Маяк» хуҗалыгында да игенчелек һәм терлек азыгы культураларын игү белән ныклап шөгыльләнәләр икән. «Бөрбаш» хуҗалыгының Алан ягы басулары күңелгә ятышлы, чүпсез һәм яхшы итеп эшкәртелгән.
«Татарстан»да тәҗрибә өчен төрле сорттан чәчелгән бөртеклеләрнең «мини» басулары хуҗалыкның игенчелек белән ни дәрәҗәдә җитди шөгыльләнгәннәрен сөйли. Монда һәр сортның өстенлеге, авыруларга каршы тора алу сәләте һәм башкалар анализлана. Игенчелектә һәм башка юнәлешләр буенча дистә еллар буе ирешелгән уңышлар шундый иҗади эш нәтиҗәсе шул.
Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык та да бөртеклеләрнең яңа сортларын сынауда, чәчүлек орлык җитештерүдә уңышлы эшлиләр һәм бу иген кырларында да күренә. «Сорнай», «Игенче» һәм «Алга» күмәк хуҗалыкларының чүп үләннәрсез кырларында иген башакларының зур булуы күңелне сөендерә, игенче-механизаторга рәхмәтнең иң олысын, иң җылысын җиткерәсе килә.
Кырлар буйлап кичке сәгать 8гә кадәр дәвам иткән эшлекле сәяхәткә йомгак ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин түбәндәгеләрне белдерде: «Басуларның яхшы торышы киләчәк муллыкка нигез булып тора һәм бу барлык игенчеләрнең, механизаторларның, белгечләрнең һәм хуҗалык җитәкчеләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе.
Һәр кеше - җитәкче, агроном, механизатор, амбарда эшләүче үзенең вазыйфасын намус белән башкарганда гына нәтиҗә матур була. Яхшы уңышка ныклы нигез салынган, инде хәзер шуны югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык көчне куйыйк.
Комбайннарның әзерлеге, кадрларны туплау, амбар хуҗалыгын тәртипкә китерү мәсьәләләре белән көндәлек шөгыльләнергә кирәк. Кырларның бүгенге торышына, игеннәрне тәрбияләү мәсьәләләренә килгәндә, барлык хуҗалыкларга да диярлек «бишле» куярга мөмкин». Шулай, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре җитәкчелеккә имтиханны әйбәт тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250