Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җитәкчеләр кырларга чыкты (+фото)

"Сосна” басулары белән таныштыруны хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков үз өстенә алды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин районның авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре белән берлектә игеннәрнең торышы белән якыннанрак танышу максатыннан рейдка чыкты.

Җитәкчеләр "Сорнай" басуларында булганнан соң, "Сосна" җәмгыяте кырларын күзәтте. Биредә алар Тәлгать Зарипов чәчкән 100 гектарлы "Бурлак" сортлы сабан бодае басуында булды.

- Игеннәрнең өлгереше, билгеле инде, туфракны ашлауга аны эшкәртү төренә һәм орлыкларның сортына һәм сыйфатына карый. Бертөрле үк культураларның тәрбия төрле  булганда нәтиҗәләре дә аерыла. Ашлама туплауга карата ел башыннан куелган таләпләрнең үтәлеше менә шунда ачык күренә дә инде. Шулай ук гербицидлар кулланмау, корткыч-бөҗәкләргә, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәшмәү яки тиешенчә башкармау үз нәтиҗәсен яшерә алмый, - диде район башлыгы басулар белән танышып йөргән чакта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев