Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җитте замана - сыер берьюлы дүрт бозау китергән

Бу - сирәк һәм уникаль очрак.

(Чүпрәле, 23 июль, “Татар-информ”, “Туган як”, Рәшит Фәтхулов). Чүпрәле районында сыер берьюлы 4 бозау китергән. Бу - уникаль һәм сирәк очрак “Цильна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшләүче сыер савучы Лилия Раимова төркемендә булган, дип хәбәр итә район газетасы.

“Березка” кушаматлы сыерның бозаулары якынча 20шәр килограммлы булып туган.

“Гадәттә сыерлар - бер, сирәк кенә ике бозау китерә. Берьюлы өч бозау туу очрагы 7 мең сыерга бер генә туры килә. 25 ел эшләү чорында 4 бозау китерү очрагы булганы юк, бу – могҗиза”, - диде хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Раимов.

“Березка” бозаулаганнан соң үзен яхшы хис итә һәм тәүлегенә 35 кг нан артык сөт бирә.

 

Фото: chuprale-online.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игезәк бозаулар