Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Июль аенда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен халыкка 25 миллион 300 мең сумнан артык акча түләнде

Июль аенда шәхси хуҗалыклардан 1704 тонна сөт җыйнап тапшырылды. Моның өчен халыкка 25 миллион 300 мең сумнан артык акча таратылды. Узган ел бу айда сөтнең 1 килогаммы 14 сум 79 тиеннән алынган булса, быел 7 тиенгә кыйммәтрәк булды.

Сөт тапшыручыларга бирелгәне район буенча уртача 13 сум 89 тиен тәшкил итте. Һәр килограмм сөттән 97 тиен тотып калынган. Узган ел бу айда тотып калынган өлеш 1 сум 25 тиен иде. Моны сөт җитештереп тапшыручылар турында район җитәкчелегенең кайгыртуы нәтиҗәсе дип тә карарга кирәк, тапшырылган сөтнең 1килограммыннан 1 сум 20 тиеннән дә күп акча тотып калмаска кушылды. Июль аенда райондагы 45 сөт җыючының 16сы шушы норма буенча, ә тагын 16сы 1 сумнан ким алып калды. Бу айда да халыкка иң күп акчаны сөтне үзләрендәге җәмгыятьләр аша сатучылар түләде.
Сводкадагы беренче графада сөт җыючының исем-фамилиясе, икенчедә - ул сөт тапшырган хуҗалык исеме, өченчедә - 1 килограмм сөтне сату бәясе, дүртенчедә - аның халыкка түләнгән өлеше:
Сөт җыючының И.Ф.
Хуҗалык исеме
Сату бәясе, сум
Халыкка түләнгән, сум
Айсаф Сафиуллин
Дуслык
16,14
15,69
Галим Гыйльманов
Тукай исем
16,38
15,20
Эльмир Зыятдинов
Якты юл
15,80
14,80
Дания Сәйфелганиева
Татарстан
15,03
14,41
Гөлзидә Фатыйхова
Смәел
15,25
14,25
Кадрия Хаҗиева
Смәел
15,25
14,25
Антонида Васильева
Смәел
15,25
14,25
Римма Закирова
Кызыл юл
14,90
14,25
Венера Яковлева
Татарстан
14,84
14,24
Резеда Әсхәдуллина
Арбор
14,74
14,09
Гүзәл Дәминова
Татарстан
14,60
14,01
Раил Газизуллин
Тимирязев исем
14,71
14,00

Җәмгыятьләр аша эш йөрткән сөт җыючылар каян алып шулай кыйммәтрәк түли соң? Июль аенда кабул итү пункларында җәмгыятьләрдән китерелгән сөтнең 1 килограммының базис бәясе 15 сум 50 тиен булган. Ә халыктан сөт җыеп тапшыручыларга 14 сум 50 тиен.

Шулай да мөстәкыйль эшләүче сөт җыючылар арасында да юнь бәягә сатып, халыкка да әйбәт түләүчеләр бар.
Сөт җыючының И.Ф.
Авыл исеме
Сату бәясе, сум
Халыкка түләнгән, сум
Сөнгать Һадиев
Шода
14,81
14,30
Раушан Хәбибуллин
Субаш
14,92
14,00
Хәмдия Хәбибуллина
Субаш
14,67
14,00
Харис Муллагалиев
Куныр
14,72
14,00
Мәлик Гобәйдуллин
Көшкәтбаш
14,90
14,00

Июль аенда халыкка тапшырган продукцияләре өчен иң түбән хак түләүче сөт җыючыларны да күрсәтеп үтик:
Сөт җыючының И.Ф.
Авыл исеме
Сату бәясе, сум
Халыкка түләнгән, сум
Заһир Габбасов
С. Сәрдегән
14,39
13,31
Марат Гобәйдуллин
Яңгул
14,42
13,31
Равил Шәймехәммәтов
Алан
14,51
13,31
Мөдәрис Габдрахманов
Б. Сәрдегән
14,42
13,31
Хәлим Әүхәтшин
Әтнә
14,58
13,38
Рәис Садыйков
Көек
14,59
13,39
Кафил Әхмәдуллин
Пыжмара
14,57
13,40
Илдар Гафиуллин
Чепья
14,50
13,40
Айрат Гайнуллин
Чепья
14,28
13,40

Авыл халкы сыерны гаиләсенә өстәмә акча кертү нияте белән асрый, сөтен һәрвакыт юнь бәягә сатасы килә. Кем әйбәт түли шуңа тапшырырга тырыша. Конкуренциядә төшеп калмас өчен шушы хакыйкатьне онытмасагыз иде, хөрмәтле сөт җыючылар.
Рафис Вәлиев,
Хәлил Нәкыйпов.
Фото: http://www.resbash.ru/stat/2/6907

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250