Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Каенсарда тракторлар заводы ачканнар диярсең (+фото)

Тракторларыбызда мотоблок моторы утыра, ә запас частьлары машинаныкы

Безнең якта бар эшкә дә булдыра торган алтын куллы кеше бар, халыкка да яхшылыгы тиеп тора, дип мактадылар Каенсар авылыннан Фәнил Гыйләҗетдиновны.

Каенсар бик матур, төзек авыл. Аның кешеләре дә уңган-булган икәненә шаккатасы да юктыр. Урам тулы кар көртләре, бары капка төпләре генә чиста итеп арчылган. Фәнил абыйлар хуҗалыгында да шундый хәлләр, кардан уңдык быел, дип көлешәләр тормыш иптәше Әлфия апа белән. Урамда кар күп булса да, ишегалдында җыелган кар күрермен димә. Үзләре ясап чыккан трактор белән түгеп торалар икән анысын. Трактор ишегалды күрке булып горур гына басып тора, Фәнил абый иҗат җимеше белән таныштырып, алай да, болай да итеп хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтә. Чыннан да күңелен биреп эшләп, бу эшнең остасы икәне күренеп тора.

Әтиләре Нурхада хезмәт юлының күпчелек вакытын җитәкче урыннарда эшләсә дә, балалары үскән чорда механизатор булып, техникага мәхәббәтне дә шул вакыттан уята алган ул. Нурхада абыйның уллары сәпидләренә прицеп, матайларына арба ясап хитләнәләр, тора бара бортлы УАЗга да прицеп ясыйлар, тегермән дә коралар, агач эшкәртү станогын да җыеп куялар. Алай да Фәнил абый киләчәген төзелеш белән бәйләп, шул юнәлештә белем ала һәм колхозда төзелеш бригадиры булып эшли. Әтисе, энесе Фәнис белән Фәнил абыйларның хәзер яши торган йортларын төзеп чыгалар. – Данлыклы 90нчы еллар иде ул, юклык вакыты, алай да йортны күтәреп, башка чыгу насыйп булды үзебезгә. Бер кеше дә чакыртмадык. Йорттагы һәрбер бизәк тә үзебезнеке. Аннан тыш авылыбыздагы һәм күрше авылдагы йортларны күтәрүдә дә, тәрәзә рамнарын эшләүдә дә хезмәтебез күп булды, – дип искә ала Фәнил абый башкарган эшләрен.

Колхозда сигез ел төзүче, уналты ел амбарда кладовщик булып эшли әңгәмәдәшем. – Ындыр табагында эшләгән вакытта үзебез элетрик та, эретеп ябыштыручы да идек, шуннан өйрәндек тә инде техниканы сүтеп җыюны. Сәламәтлегем какшау сәбәпле эшемнән китәргә туры килде, өйдә тик тормыйм дип, энем Фәнис ясаган тракторны күреп, үзем дә ике ел элек әлеге эшкә алынып карарга булдым һәм энемнең ярдәме белән башкарып та чыктым. Безнең тракторларны күреп башкалар да заказ бирде, аларга да эшләп бирдек. Әле дә сатыласы бер тракторыбыз бар. Бер трактор җыеп чыгу өчен атна-ун көн вакыт җитә, бары запас частьлар табу гына вакытны күп ала. Тракторларыбызда мотоблок моторы утыра, ә запас частьлары машинаныкы.Алай да бу эшләр белән кышын гына шөгыльләнеп була, ә елның башка вакытында хуҗалыктагы эш тә җитәрлек. Дәүләт программасы ярдәмендә крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлеп, мөгезле эре терлек үрчетеп җибәрдек. 50 гектар печән җиребез бар, үзебездән артык калганын сатабыз, – ди оста куллы Фәнил абый.

Иркен, матур, җылылык бөркелеп торучы йортларында өч бала тәрбияләп үстерәләр, кызлары әниләренең ярдәмчеләре булса, уллары хуҗалыктагы эшләрне җитез генә башкарып, әти-әнисенә зур терәккә әйләнә.

Бүген инде Фәнил абый да, 26 ел таналар группасында хезмәт куйган Әлфия апа да өйдә торалар. Фәнил абыйны тормыш бик сынаса да, ул аның каршында тезләнергә ашыкмый, бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгәсенә планнар корып, тырышып яши бирә.

– Кечкенә авыл яшәсен, бетмәсен, дип башка җирләргә чыгып китми, шушында – туган җирдә калырга ният иттек һәм моңа бер дә үкенмибез, – ди авылның чын патриоты Фәнил абый.

Гыйләҗетдиновлар йортыннан чыкканда үземдә дә бер генә теләк иде, әлеге гаиләгә Аллаһы Тәгалә тигезлектә әле озак еллар яшәргә насыйп итсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев